Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

19 сентябрь - смайликның туган көне

Без балалар белән әлеге көнне билгеләп үтәргә булдык.

– Балалар, сез ничек уйлыйсыз, безгә смайликлар нәрсә өчен кирәк һәм без аларны кайда кулланабыз? (Балаларның җаваплары)

– Смайлик сүзе нәрсәне аңлата соң? (Балаларның фаразлары)

"Смайлик" – инглиз теленнән кергән сүз, «елмаючы» дигәнне аңлата. Елмаючы кеше йөзенең график сурәте ул.

Виртуаль аралашу вакытында безгә әңгәмәдәшебезнең тавыш интонациясен һәм мимикасын җитми. Смайлик шуны алыштыра да инде. Чөнки кайвакытта әңгәмәдәшебезнең сүзләренә караганда аның  интонациясе мөһимрәк була. Шуңа күрә смайликлар бик популяр. 

Смайликның барлыкка килү тарихы

Смайликны 1963 елның декабрендә Америка рәссамы Харви Болл ясый. Ул вакытта Америкада эре иминият компанияләре бергә кушыла башлый. Бу бик озак һәм авыр процесс була. Компанияләр үз хезмәткәрләренең кәфен күтәрергә, клиентлар белән эшләгәндә елмайтырга тырышалар. Алар 1963 елның декабрендә рәссам Харви Боллдан берәр позитив символ булдыруын сорыйлар. Рәссам моны 10 минут эчендә башкарып чыга. Ул схематик рәвештә ясалган елмаючы йөз була.

Смайликларның беренче сериясе сары билгеләр сыйфатында чыгарыла. Бу логотип зур уңыш казана башлый. 1970 елларда Испаниядән абыйлы-энеле егетләр смайликка «Have a Happy Day!» («Көнегез уңышлы үтсен!») дигән слоган уйлап тапканнан соң аңа дөньякүләм танылу килә.

Мондый девиз белән смайлик шундук хитка әйләнә һәм аны төрле эмблемаларда, открыткаларда, футболкаларда, бейсболкаларда  — кыскасы, сатарга мөмкин булган бар җирдә бастыра башлыйлар.

– Балалар, без сезнең белән смайликның барлыкка килү тарихын белдек. 

– Ә хәзер без сезнең белән бер иҗади бирем эшлибез. Сез кәгазь битләренә үзегезнең яраткан смайликларыгызны ясарсыз, аннары "Синең смайлигың нәрсә турында сөйли" дигән әңгәмә уздырырбыз.

(Балалар үз түгәрәкләренең әһәмияте турында кызыксынып сөйләделәр).

Смайлик ярдәмендә мимика һәм пантомима үсешенә уеннар 

"Кәефне бел"

Бу уенның бурычлары

  • Балаларда игътибарлылыкны үстерү, сөйләмнең эмоциональ халәтен аера белү.
  • Билгеле бер эмоциональ халәтне, кәефне тавыш белән тапшыра белүне үстерү.

Уен кагыйдәләре:

Балаларга төрле хисләр сурәтләнгән карточкалар җыелмасы тәкъдим ителә. Бала үзенең карточкасын башкаларга күрсәтми. Шуннан соң алар чиратлашып рәсемнәрдәге хис-кичерешләрне сурәтлиләр. Тамашачылар аларның нинди хисләр күрсәтүләрен чамаларга тиеш. Уен балаларның үз хисләрен дөрес белдерергә һәм башка кешеләрнең хисләрен "күрә" белергә ярдәм итәчәк.

"Хисләр кубигы"уены

Бу уенның бурычлары:

  • Мимика ярдәмендә кәефне тапшыра белүне үстерү.
  • Эмоциональ кәефне диагностикаларга өйрәтү.

Уен барышы:

Бер бала кубикны ыргыта һәм мимика, кул хәрәкәтләре ярдәмендә шакмактагы эмоцияне сурәтли, ә башкалар аның нинди эмоция икәнен белергә тиеш, аннары шакмактагы рәсем башкаларга да күрсәтелә.

Җиһаншина Эльвира Хәмитовна, Питрәч районы, Шәле авылы "Тургай" балалар бакчасы.

Фоторәсем Фрипик сайтыннан.


Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар? «Яхшы hәм начар» темасы буенча тәрбия сәгате эшкәртмәсе. Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/stsenariylar/narsa-ul-iaxsy-narsa-ul-nacar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев