11 сентябрь — Бөтендөнья кыргый табигать фондының туган көне
Бу көнне балалар белән ничек үткәрергә?
Фондның тарихы 1961 елда Швейцариянең Женева күле яр буендагы кечкенә Морж шәһәрчегендә башлана. Дөнья аның барлыгы турында бер елдан соң гына, фондка нигез салучылар дөньяның барлык илләре хөкүмәтләренә кыргый хайваннарны саклау буенча Бөтендөнья Хартиясенә кул куярга өндәп мөрәҗәгать иткәч кенә белә.
Бүгенге көндә Бөтендөнья кыргый табигать фонды — дөньяда иң эре хөкүмәтнеке булмаган халыкара табигатьне саклау оешмасы булып тора. Ул үз программаларын тормышка ашыруга акчаларны шәхси затлардан, хөкүмәтләрдән, халыкара агентлыклардан һәм компанияләрдән хәйрия акчалары рәвешендә ала. Ул аерым биологик төрләрне, туфракны, ландшафтларны, су һәм һаваны саклау белән шөгыльләнә.
Фондның символы итеп Кызыл китапка кертелгән хайваннарның берсе — Панда сайланган. Логотипның прототибы — Лондон зоопаркындагы Чи-чи пандасы. 1961 елда аны фондка нигез салучыларның берсе Питер Скотт күреп алган һәм ясаган. Россиядә Фонд 1994 елда эшли башлаган.
Бу көнне балалар белән ничек үткәрергә?
- Балаларга табигатьне яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәклеге турында сөйләргә.
- Халыкара табигатьне саклау оешмасы — Бөтендөнья кыргый табигать фонды турында сөйләргә.
- Балаларга табигать турында әдәби әсәрләр укырга:
Абдулла Алиш «Куян кызы», «Койрыклар», «Сертотмас үрдәк»
Рабит Батулла «Колакчын Тафи»
Әхсән Баян «Җил яратучы күркә»
В. Орлов «Живой Букварь»,
И. Подлесная «Как умывается ежик»,
Н. Калтыков «Рысь»,
Н.Бацанов «Кто умеет так реветь»,
Т. Белозеров «Барсук»,
Т. Патракеев «Лиса»,
Н. Филимоненко «Лес — наш друг»,
Л. Потапов «Мудрая природа» һәм башкалар.
- Балалар белән хайваннар рәсемен ясарга.
- Балалар өчен «Табигатьне сакла» викторинасын үткәрергә.
- Бала белән «Кыргый табигать дөньясында» мультсериалын карарга.
Табигатьне бергәләп саклыйк!
Шәкүрова Лилия Рифкатовна, Казан шәһәре Яңа Савин районы 401нче балалар бакчасы.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев