Үсемлекләр нәрсә ашый?
Үсемлекләр, яшелчәләр яхшы үссен, мул уңыш бирсен ашламалар кирәк. Ашламалар тарихы кайчан башлана соң?
Ашламалар турында беренче тапкыр 1825 елда искә алына. Ул вакытта сәүдә пароходы беренче тапкыр Гамбургка чили селитрасы төяп китерә. Йөк бик зур була, ләкин берәү дә аның нәрсә икәне һәм ни өчен китерелгәне белән кызыксынмый.
Ул вакытта туфракның уңдырышлылыгын арттыру омтылышлары аз булган. Туфракка тирес яки тирес сыекчасы кертү уңдырышлылыкны билгеле бер чиккә кадәр генә арттыра.
Туфракны известьләү, балчыклы яки комлы мергель белән эшкәртү дә башта уңышны күтәрә, ләкин уңдырышлылык тиз кими. Шуңа «известь кертү әтисен тукландыра, ә улын ач калдыра» дип сөйлиләр. Димәк, туфракка тагын башка матдәләр кирәк.
Нәрсә генә тәкъдим итеп карамыйлар! Үсемлек һәм хайваннардан алынган калдыклар да, вакланган иске-москы, тегермәндә тарттырылган каурыйлар да тәкъдим ителә. Бу тәкъдимнәрнең авторлары үсемлекләрнең үсүе өчен нәрсә кирәк булуын белмиләр. Аның өчен үсемлекләрне, туфрак һәм һава белән бергә системалы рәвештә күзәтергә, өйрәнергә кирәк.
Үсемлекләр сулыйлар. Моны беренче тапкыр XVIII гасыр азагында Голландия галиме Ингенхауз һәм Швейцария тикшерүчеләре Сеннебье һәм Соссюр ачыклыйлар. Үсемлекләр углекислый газ йота, туфрактан су һәм анда эрегән матдәләрне ала.
Күп тә үтми, бу сорауларга җавап табыла. Аны немец галиме Юстус Либих ача. Парижда 20 яшьлек студент органик булмаган химия һәм үсемлекләр химиясе арасында бәйләнеш булуын раслаган һәм беренче эшен тәкъдим иткән. Ул Гиссен лабораториясендә органик кушылмаларның составын ачыклаучы элемент анализы ысулын ача. Бу эше өчен Эрланген университеты аңа докторлык дәрәҗәсе бирә.
Теләсә кайсы үсемлекне анализлаганда, анда углерод, водород, кислород һәм азот булуын ачыклап була. Үсемлекне яндыргач, барлыкка килгән көлдән Либих башта элементларны ачыклаган, шул исәптән калий, кальций, магний, фосфор, күкерт, тимер, кремнийны да. Үсемлекләр аларны бары тик туфрактан гына ала.
Шулай бер-бер артлы Либих табигатьтәге күренешләрнең закончалыклы бәйләнешен ача: үсемлекләр туфрактан минераль матдәләрне суыралар, кеше үсемлекләрне җыеп алгач, туфрак минераль матдәләргә ярлылана, уңыш кими.
Либих: «Уңышы белән бергә крестьян үзенең кырын да сата», — ди. Җир хуҗасы басуны туклыклы матдәләр белән тәэмин итәргә тиеш. Тотылган минераль матдәләрнең, үсемлекләр алган өлешен туфракка кире кайтарырга, ягъни шул күләмдә ашлама кертергә кирәк.
Туфрак күбрәк калий, фосфор, кальцийга ачыга. Әлбәттә, Либих туфракка күпме минераль ашлама кертергә кирәклеген әйтә алмаган. Ул минераль ашламаларны кертүне көйләү өчен «минимум законы»н тәкъдим итә. Әгәр кайсы да булса туклыклы матдә җитмәсә, бу җитмәүне теләсә кайсы башка туклыклы матдә муллыгы кайтара алмый. Димәк, уңыш күләме иң аз күләмле туклыклы матдәгә, ягъни минимумга бәйле.
1840 елда Либих «Игенчелек һәм физиологиягә кушымта — органик химия» дип аталган китабын бастыра. 1841 елда аның тәкъдиме буенча Англиядә иң беренче суперфосфат синтезлаучы җайланма төзелә.
Либих тарафыннан тәкъдим ителгән әлеге ашлама — фосфатлар кушылмасын зәһәр калий һәм фосфор кислотасыннан алалар. Ләкин бу тәҗрибә максатка ирештерми, чөнки Либих әзерләгән ашлама составына азот керми. Ул бу элементны үсемлекләр һавадан ала дип уйлый. Шуңа күрә Либихка җирдә шактый күп тәҗрибәләр үткәрергә туры килә. Нәтиҗәдә ул азотның әһәмияте турында әйтелгән баштагы күп кенә фикерләреннән кире кайта.
Агрохимия шулай итеп беренче зур уңышка ирешә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев