Тылсымчы Арей күле
Күп еллар элек, Байкал аръягындагы тайгада тау һәм үзәннәр буйлап тылсымчы Арей йөргән.
ТЫЛСЫМЧЫ АРЕЙ КҮЛЕ
Күп еллар элек, Байкал аръягындагы тайгада ерткычлар гына яшәгән заманда, тау һәм үзәннәр буйлап тылсымчы Арей йөргән.
Юлында җәрәхәтләнгән җәнлекләр яисә кошлар очраса, ул, биленә таккан савытын алып, терек суы сибә икән дә, җәнлекнең ярасы, кошның канаты шунда ук төзәлә икән. Күпме генә сипмәсен, аның терек суы бердә кимеми икән.
Аның даны бик ерак киткән, бар да ярдәм сорап Арей катына агылганнар.
Күп еллар үткән. Арей инде картайган, тауларга менә алмый башлаган. Менә үлем сәгате җитүен сизгәч, ул, биек тау итәгендә урын сайлап, савытын шунда күмеп куйган да: «Син туктама, су, һаман йөгер, чирләгәннәрне дәвала, арыганнарга хәл керт, көчсезләргә көч бир!» — дигән һәм дөнья белән саубуллашкан.
Шул урында бервакыт су тибеп чыгып, күл җыелган, ә аннан инеш башланган.
Шәфкатьле тылсымчы хөрмәтенә күлгә аның исемен кушканнар дип сөйли борынгы риваять.
Арей күле Байкал аръягында, Чита шәһәреннән 230 километрда. Бу күлгә Черский һәм Яблоновый сырты тармакларының урманлы итәкләре белән чикләнгән матур Ингода елгасы үзәне буйлап барасы.
Күлнең суы чыннан да шифалы. Аның составында йод, радон һәм башка файдалы матдәләр бар. Күлнең астыннан чыгарыла торган ләм дә файдалы.
Тагын кояшлы көннәрнең күп булуын, искиткеч тәмле урман һавасын, комлы яр буйларын да өстәсәң, ял итеп дәвалану өчен моннан да шәп урынны эзлисе дә юк.
Тылсымчы Арей күле — кешеләргә көч һәм сәламәтлек бирүче гүзәл табигать хәзинәсе.
СӘЛАМӘТЛЕК ХӘЗИНӘСЕ
Кырымдагы Саки күленең шифалы ләме турында борынгы грек галиме Птолемей, борынгы Рим язучысы һәм галиме Өлкән Плиний дә язганнар. Ул балчык белән скифлар файдалануы да билгеле. Бу өлкәнең дөньядагы борынгы курортларның берсе булуы бик ихтимал.
Саки — дөньякүләм әһәмиятле куротларның берсе. Куе агачлык каплаган зур паркта, матур-матур буалар, фонтаннар, гөл түтәлләре арасында дәвалану йортлары тезелеп киткән. Янәшәдә генә — җылы сулы Кара диңгез.
Бу кечерәк кенә күл ике өлештән тора: берсендә — кыйммәтле шифалы ләм хәзинәсе, икенчесендә — шундагы тоз һәм химия промышленносте өчен чимал хәзинәсе.
Майланып ялтыраган һәм күкертле водород исе килгән кара ләм, күп төрле авыруларны дәвалап, могҗизалар ясый.
МИЛЛИОННАР ФАЙДАЛАНГАН КҮЛ
Кавказдагы Минераль суларга ял итеп дәваланырга килгән пассажирларны тиз йөрешле автобуслар төрле юнәлештәге атаклы санаторийларга — Кисловодск, Пятигорск, Ессентуки, Җелезноводскига ташыйлар.
Кавказның Минераль сулар районы — Җир шарындагы гаҗәеп урыннарның берсе. Табигать монда кешегә җир куенындагы күп төрле шифалы чыганакларны бүләк иткән.
Монда су эчертеп, ванна кертеп кенә дәваламыйлар. Пятигорскидан унике километрда, олы юл буенда, күзгә ташланмый гына Тамбукан күле ята. Юл белән янәшә генә түбәнлектә нинди хәзинә барын үтеп-сүтеп йөрүчеләр белми дә.
Тамбукан күлендәге ләм — дөньядагы иң файдалы, шифалыларның берсе санала. Монда дәваланып, сә¬ламәтләнеп кайтып китүчеләрнең исәбе-саны юк.
КЕЧКЕНӘ КҮЛНЕҢ БАЙЛЫГЫ
Болгариянең Кара диңгез буендагы Поморие шәһәре янында күл бар. Аның төбендә куе кара балчык ята. Аның файдалы булуын озак еллар беркем белмәгән.
Хәзер шуд балчыктан алынган матдә белән астма, бронхит һәм башка авыруларны дәвалыйлар. Теш пастасы "Поморин"да шул күлнең хәзинәсе.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев