Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Тургай

Тургай җыры берөзлексез 10-12 минут дәвам итә ала.

Тургай — безнең якларга яз көне кара каргалардан соң (апрель аенда) килә торган күчмә кошларның берсе. Ул басу-кырларда, көтүлекләрдә, болыннарда яши. Карасу таплы сары төстә булуы аңа чит-ят күзләрдән яшеренергә ярдәм итә.

Дошманыннан яшерер өчен, оясын үлән зур булып үскән җирдә ясый. Җәй буена ике мәртәбә бала чыгара. Ояда 4–6 күкәй була. Кошчыклар бик тиз үсә, инде 9–10 көннән ояны ташлап та китәләр. Күп тургайлар икешәр оя ясый.

Көз көне тургайлар, төркемнәргә берләшеп, басу-кырларга очып китәләр. Салкын көннәр башлангач, янә җылы якларга күченәләр.

Әлеге кошлар басу-кырлардан зарарлы бөҗәкләрне дә чүплиләр, чүп үләне орлыкларын ашап та файда китерәләр.

Тургайларның кабатланмас сайравы, гаҗәеп матур җырлары турында шигырьләр язылган, көйләр чыгарылган.

Бу кызык

  1. Тургай очкан вакытта сайрый. Көчле җил яисә салкын булганда гына, җиргә төшеп сайрарга мөмкин.
  2. Тургай бик тә чыпчыкка охшаган, беренче карашка алар «игезәкләр» кебек.
  3. Тургай ботакка кунмый диярлек, ул гел һавада, чөнки аның тырнаклары ботакка ябышу өчен җайланмаган.
  4. Россия территориясендә тургайларның 12 төрен очратырга мөмкин.
  5. Ата тургай бераз тәнәфесләр белән көненә 8 сәгатькә кадәр җырлый ала.
  6. Тургай җыры берөзлексез 10-12 минут дәвам итә ала.

Сайрый тургай, сайрый тургай —
Баласын җуйган бугай.
(Татар халык җырыннан)

Елый-елый шигырь язам,
Миңа кушыла тургай.
Тургай да минем шикелле
Баласын җуйган бугай.

Без — шагыйрьләр һәм тургайлар
Күккә менеп сайрыйбыз.
Җирнең бөтен манзарасын
Күк йөзеннән карыйбыз.

Талларга кунып сайрамый —
Күкләрдә сайрый тургай.
Син дә, улым, шул тургай күк
Күккә омтылдың бугай.

Тургай җырын тыңлый-тыңлый
Җылыйм да җылыйм шулай.
Сайрар тургай йөрәгемә
Оясын корды бугай.

Сайрый тургай, җылый тургай —
Баласын җуйган бугай.
Баласын җуйган тургай күк
Сайрап җылыйм мин шулай.

Гәрәй Рәхим


ТУРГАЙЛЫ ЯГЫМА (Мәрсия)

«Тургай» канатлар куя

Туган ягым – тургайлы як

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев