Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Начар күрсәләр дә, шәп йөгерәләр!

Аның белән очрашкач, күзенә карарга һәм елмаерга ярамый.

Беркөнне авылда кичке тынлыкта безнең баш өстеннән генә кыр үрдәкләре очып үтте. Караңгы иде инде – тавышларыннан таныдык. Аннары инде дус-ишләр белән сөйләшеп киттек – берсе әйтә, минем әтинең танышы урман читендә аю күргән, ди. Икенчесе сүзгә кушылды – бер авылга урманда яши торган кабан дуңгызы төшкән икән. Өченчесе – трассада купшы койрыклы төлкегә юлыккан, имештер. Кыскасы, соңгы елларда урманнарны тынычлыкта калдыргангамы, бик тә якынайган икән бит безгә табигать. Тик бу җәнлекләр безнең өчен ни дәрәҗәдә куркыныч икән? Алай-болай каршыңа килеп чыксалар (Аллам сакласын!), үзеңне ничек тотарга, ничек сакланырга? Бүген шул турыда сөйләшәбез. 

 

Елан очраса

Татарстаныбызда дүрт төрле елан яши: тузбаш, кара елан, бакыр елан һәм дала еланы.  Кешеләргә күюбесенчә тузбаш һәм кара елан очрый. Тузбашны күбегезнең күргәне дә бардыр. Аның башының як-ягында сары таплары бар, койрыгы очлы. Бу елан агулы түгел. Кара елан урманнарда яши. Исеменнән күренгәнчә, ул кара төстә була, аның башы тузбашныкыннан киңрәк, койрыгы очлы түгел. Елан беренче булып һөҗүм итми, диләр. Шуңа да еланны очратсаң, тавышланма, кискен хәрәкәтләр ясама, аңа тимә, читләтеп кенә үтеп китәргә тырыш. Урманга барсаң, озын кунычлы резин итек киеп бар. Үлән араларын таяк белән тикшер, еланнар үлән арасында яшеренергә бик ярата. Алар шулай ук ташлар ауган агачлар асларына кереп ятарга ярата. Елан чаккан очракта тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыратырга кирәк.

Башында – куак

Сүз пошилар турында. Аларның зур мөгезләре, чыннан да, куак диярсең. 18 гасыр ахыры, 19 гасыр башында пошилар күпләп юк ителгән. Аларның тиресеннән патша хәрбиләренә кием теккәннәр. Мәскәү губернасында, Байкал артында пошилар бетерелгән булган. Тора-бара аларга ау тыелган. Бүгенге көндә Татарстандагы иң зур хайван – ул поши. Аның гәүдә озынлыгы өч метрга, биеклеге 2,3 метрга кадәр җитә. Ә авырлыгы 500-570 килограм тирәсе була. 2021нче елгы исәп алу буенча, Татарстанда 12 100 баш поши яши дип язылган. Поши матур булса да, бик куркыныч булырга мөмкин. Урманда аны очратсаң, якын барма. Аңа артың белән борылмыйча гына чиген. Әгәр дә инде поши сиңа таба килә башласа, берәр агач артына кач. Пошилар яхшы күрмиләр. Мөмкинлегең булса, агач башына үрмәлә. Поши бозавын очратсаң, тизрәк бу урыннан качарга тырыш. Юкса баласына куркыныч яный дип ана поши һөҗүм итәргә мөмкин. Пошилар бигрәк тә парлашу чорында бик агрессив була.

Начар күрәләр, шәп йөгерәләр!

Кабан дуңгызы булмаган урын безнең планетада бар микән? Евразия һәм Төньяк Африкада да киң таралган ул, Америкада да. Бездә – Татарстанда да кабан дуңгызлары яшәмәгән урман, мөгаен, юктыр.

Хәйран зур була икән алар! Озынлыклары 2 метрга да җитәргә мөмкин. Башлары зур, озынча... Күзләре кеп-кечкенә. Кызык үзенчәлек – кабан дуңгызының тешләре гомер буе да үсә – 8–10 см озынлыкка җитә, ди.

Кабан дуңгызлары 30ар-40ар дуңгыз бергә көтү булып яши. Алар үсемлек тамыры, имән чикләвеге, җимешләр белән дә, суалчаннар, төрле бөҗәкләр белән дә тукланалар. Начар күрәләр, аның каравы, шәп йөгерәләр. Шуңа күрә кабан дуңгызы күргәч, качып котылырга тырышу файдасыз.

Ә нишләргә, ничек сакланырга соң? Беренче чиратта, очрашмаска тырышырга кирәк – урманда кабан дуңгызының тояк белән казыган җирләрен күрәсез икән, читтәнрәк урарга тырышыгыз. Инде тавыш-тынсыз качарга соң икән, киресенчә, катырак тавышланырга кирәк, дип киңәш бирә белгечләр. Алар тавыш яратмый. Кабаннарны табак-савыт шалтыравы да, телефон тавышы да куркытырга мөмкин. Кечкенәләрен сыйпарга уйлый күрмәгез – якында гына, һичшиксез, олы кабан да булачак.  

Кабан ераграк икән, агачка менеп котылырга була. 1 метр биклеккә менә аласыз икән, саклану өчен шул да җитә. 

 Төлкегә елмаерга ярамый

Әкиятләрдән без төлкене хәйләкәр дип беләбез. Чынлыкта да хәйләкәр икән алар – чөнки читтән бик сөйкемле булып күренәләр, әмма һөҗүм итәргә дә мөмкиннәр. Шуңа күрә төлке белән очрашкач, аның күзенә карарга һәм елмаерга ярамый, дип кисәтә белгечләр. Елмаюны алар сигнал итеп кабул итә. Төлкегә күз кырые белән генә карап, акрын гына артка чигенергә һәм куркынычсыз ераклыкка качарга тырышырга кирәк. Агач башына менеп тә котылып була. Иң мөһиме – төлкегә арка белән борылмаска, селтәнмәскә, кычкырынмаска – төлкенең моны агрессия дип кабул итүе ихтимал.

Төлкеләр  арасында котыру чире белән авыручылар күп була икән, котырган төлке тешләгән очракта кешегә дә йога ул. Һәм вакытында вакцина ясалмаса, үлемгә китерә. Шунысы гаҗәп – сау-сәламәт төлке, кагыйдә буларак, кешеләрдән читләшә. Ә менә котырган төлке, киресенчә, кешеләр янына чыгарга, хәтта килеп сырпаланырга да мөмкин.

Азия якларында шундый риваять бар: 100 ел яшәгән төлке кешегә әйләнә ала дип саналган. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев