Кызыл китап битләреннән...
Бүген Кызыл китапка кертелгән һәм иң аз калган өч төрле хайван белән танышабыз.
Хәзерге көндә дөнья зур адымнар белән алга атлый. Кешенең тормышы көннән-
көн яхшыра бара. Әмма без үзебезнең кече дусларыбыз турында онытмаска
тиешбез. Төрле экологик проблемалар аркасында күп кенә хайваннар саны
кимегәннән-кими бара. Хайваннарны саклар өчен, дәүләт Кызыл китап төзегән.
Минем сезне бу китапка кертелгән һәм иң аз калган өч төрле хайван белән
таныштырасым килә.
Амур юлбарысы.
Ул Русиянең көньяк-көнчыгыш өлешендә яши. Хәзерге көндә
амур тигрының саны 600 гә кадәр җитә. Аның тыгыз, озын йоны бар. Шуңа күрә ул
тайга суыкларыннан курыкмый, ә аның кара йон сызыклары дошманнарыннан
яшеренеп торырга булыша. Хайванның аяклары шактый киң — алар тирән карда
йөрергә булышалар. Амур юлбарыслары еллар дәвамында бер мәйданда яшиләр.
Ризык булмаса гына, алар бүтән урынга күченергә тотыналар.
Нарвал.
Бу имезүчеләр классына керүче хайван Гренландия янындагы
Франц Иосиф җире, Төньяк океан киңлегендә яши. Хайванны су тирәнлегендә
очратырга мөмкин, яр буенда ул бик сирәк очрый. Нарвал боз арасында яшәргә
җайлашкан. Калын май катламы аны түбән температурадан саклый. Азык өчен
хайван 850 м тирәнлеккә чума ала. Анда ул төрле балыклар белән туклана.
Ак аю.
Аның төп билгесе – ул беркайчан да туңмый, хәтта иң түбән температурада
да. Ак аю үзләре өчен таныш булган территорияләрдә генә кышлый. Шулай ук
аларның дошманнары да очрый. Иң куркыныч дошманы касатка икән.
Һәр ел саен күп кенә Кызыл китапка кертелгән хайваннар броконьерлар
тарафыннан да юк ителәләр. Әлбәттә инде, бүгенге көндә бу проблема белән
дәүләт көрәш алып бара.
Дусларым, сирәк һәм юкка чыгу куркынычы янаган хайваннар турында
мәгълүмат алу бик файдалы булыр дип уйлыйм.
Алинә Минхатыпова, Спас районы Иске Рәҗәп авылы, 10нчы сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
1
0
Молодец, Алинә. Сиңа зур уңышлар телим.
0
0