Күке төкереген кем ясый
Табигать дөньясы бик серле ул, килешерсез? Анда без белмәгән әллә никадәр табышмак бар!
Биолог, Казан (Идел буе) федераль университетының «Бионанотехнологияләр» лабораториясе хезмәткәре, «Гыйлем» проекты волонтеры Сәрбиназ Шәйхулова да нәкъ шул фикердә.
Бүген (һәм киләчәктә дә) ул безне үзе ачкан дөнья белән таныштырырга әзер. Булачак биологлар, сорауларыгыз булса – языгыз! Бар да балачактан башлана! «Балачакта минем зур булмаган бөҗәкләр коллекциясе бар иде. Ул вакытта аларны җыю, саклау кагыйдәләрен дә тиешенчә белми идем әле. Биология юнәлешендә укыгач, бөҗәкләрне мыекчаларыннан алып аякларына кадәр өйрәнү бәхете елмайды. Хәзер исә бөҗәкләрне, язучы, Гарәфи абый Хәсәнов әйтмешли, «атмыйча аулыйм» – фоторәсемгә төшерәм; яшь бөҗәкләрнең җитлеккән бөҗәккә әверелгәннәрен күзәтергә яратам, үзгәрешләрен көндәлеккә теркәп барам», – ди биолог Сәрбиназ апагыз. Хәер, аңа әле бары тик 21 яшь кенә. Бүген Сәрбиназ Шәйхулова безне күбекле бөҗәкләр белән таныштырачак.
Күке төкереге түгел
Яз-җәй айларында үсемлекләрнең сабак-яфракларында пәйда булган ак күбекләргә игътибар иткәнегез бармы? Әгәр күкеләр ул күбекнең «күке төкереге» дип аталуын белә калсалар, «кәк-күк» дияр урынга «Тү-гел! Тү-гел!» дип кычкыра башларлар иде, мөгаен. Һәм хаклы да булырлар иде. Чөнки күкеләрнең монда бер катнашы да юк. Ә күке төкереген «төкерүче» җан ияләренең бу кошлардан 50 тапкыр кечерәк икәнен дә әйтсәк, тагын да гаҗәпләнерсездер. Аларның исемнәре ничек соң, кыяфәтләре нинди?
Күбекле бөҗәкләр
Бу тереклек ияләренең исемнәре җисемнәренә туры килеп тора: күбекле бөҗәкләр (латинчасы – Aphrophoridae), ә алар, дөресрәге, аларның кортлары белән күзгә-күз очрашу өчен, безгә күбекнең эченә кереп карарга кирәк булыр. Күбекле бөҗәкләрне урманнардагы үлән ярусларында, су буйларында һәм дымлы болыннарда очратырга мөмкин. Бөҗәкләрнең җитлеккән формалары – озынлыклары 5-7 миллиметр булган имаголар үз гәүдәләреннән 100 мәртәбә артып киткән аралыкка сикерергә сәләтле. Шуңа да карамастан, бу җан ияләре күбеккә күмелүче кортлары (личинки) – нимфалары белән аеруча дан казанган.
Йомыркадан чыккан кортларның гәүдә катламнары бик юка була. Шуңа күрә кояш нурлары астында кибүдән, салкыннардан, шулай ук дошманнарыннан саклану өчен, кортлар гәүдәләрен күбек белән каплыйлар. Моның өчен алар иң элек яфрак-сабакларда кечкенә генә тишек ясыйлар һәм шуннан үсемлек суын суыра башлыйлар. Үсемлек суларының бер өлешен тышка чыгарган вакытта бөҗәкләр, суга һава куыклары җибәреп һәм гәүдәләрендәге махсус матдәләрне (барлыкка килгән күбек тотрыклы булсын өчен) кушып, аны күбекләндеп җибәрәләр. Шулай итеп бөҗәкләр, йомыркадан чыгып, беренче тапкыр кабыкларын салганчыга кадәр күбек эчендә яшиләр. Июньнән алып сентябрьгә кадәр очрый торган җитлеккән күбекле бөҗәкләр исә күбек ясарга сәләтле түгел. Дөресен генә әйткәндә, күбекнең аларга кирәге дә юк: йөгерә белмәсәләр дә, көчле арткы аяклары бөҗәкләргә дошманнардан качарга да, кирәкле урынга сикереп күчәргә дә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев