Кислород белән тәҗрибәләр
Элек һаваны бары тик бер генә матдәдән тора дип уйлаганнар.
Кислород белән тәҗрибәләр
Кислород - иң күп таралган элемент. Билгеле булганча, атмосфераның 21 % ы кислородтан тора. 16 км калынлыктагы җир өслеге - литосфера - яртылаш кислородтан, гидросфераның (су бассейны) 89 % ы кислородтан тора.
Үсемлекләр, хайваннар, кеше кислородтан башка яши алмыйлар, тереклек дәвам итсен өчен, кислород кирәк. Промышленностьта һәм техникада ул оксидлашу реакцияләре өчен кулланыла. Химик кушылмаларның күбесендә кислород бар. Чиста кислород алу өчен, составында бу элемент күп булган матдә кирәк. Техникада моның өчен һава һәм су кулланыла. Җиһазлар катлаулы һәм кыйммәт. Лабораториядә исә шартлар башка, һәм кислородны табу өчен гади җиһазлар кулланалар.
Кызыклы катнашма
XVIII гасырның ахырына кадәр һаваны бары тик бер генә матдәдән тора дип уйлыйлар. Пристли һәм Лавуазье тәҗрибәләр нәтиҗәсендә һаваның ике элемент кушылмасыннан торуын ачканнар. Йөз елдан соң Рэлей һәм Рамзай һава составындагы инерт газлар барлыгын исбатлыйлар.
Коры һаваның төзелеше түбәндәгечә:
Азот |
78,095 % |
Кислород |
20,939 % |
Диоксид углероды |
0,031 % |
Инерт газлары |
0,935 % |
Аргон |
0,933 % |
Калган инерт газларга 0,002 % ы туры килә, 1 м3 һавада 15 мл неон, 5 мл гелий, 1,1 мл криптон, 0,08 мл ксенон бар.
Гелийны әле дә табигый газлардан табалар. Бу янмый торган газны аэростатларны һәм һава шарларын тутыру өчен кулланалар, водолазлар кислород белән гелий катнашмасын су астында эшләгәндә сулыйлар.
Шулай ук аны астма белән авыручыларны дәвалаганда да кулланалар. Башка инерт газларны тыгызланган һаваны бер-бер артлы парга әверелдерү реакцияләре нәтиҗәсендә табалар. Неонны көндезге лампалар, реклама көпшәләре ясаганда кулланалар, чөнки ул, электрга тоташтыргач, кызыл-сары төс бирә. Аргон ябык атмосферада эретеп ябыштыруда кулланыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев