Илебездәге гаҗәеп күлләр
Безнең илдәге иң салкын һәм иң кайнар күл.
Мондагы күлләрне тасвирлап бетерә торган түгел... Мин аларның үтә күренмәле саф суларына, андагы утрауларның матурлыгына шаккатып сәгатьләр буе басып тордым.
В. И. Немирович-Данченко
Иң кайнар күл — Камчаткадагы Фумароль күле. Аның төбендә гайрәтле кайнар чишмәләр бәреп тора. Суның температурасы 50 градустан артык, шуңа күрә анда балык та, бернинди башка тереклек тә юк, ә җылы күл буенда кыш чыгарга исәпсез-хисапсыз кошлар очып килә.
Иң салкын күл — илебезнең төньягында зур Таймыр ярымтавында. Таймыр күле көнбатыштан көнчыгышка таба 200 километрга диярлек сузылган, бормалы яр кырыйларында сай култыклар күп. Кырыс төньяк табигатендәге көмеш сулы күл үзалдына тын гына җәйрәп ята, иң җылы вакытта да температурасы 5–7 градустан артмый. Җәй көне су өсте 2–3 айга гына ачылып, елның күп вакытында калын боз юрганы астында йоклый.
Бу күлдә сиг, голец, муксун дигән кыйммәтле балыклар яши, шыксыз ялангач таш утрауларда кызыл түшле козаркалар оя кора. Тирә-якта авыллар, шәһәрләр юк, кошларга, балыкларга иркенлек.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев