Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Балыкларның көчле коралы

Күп кенә балыкларда һөҗүм итү һәм саклану өчен көчле корал — агу бар.

Агу бүлеп чыгара торган бизләр йөзгеч сөякләре яки инәләр һәм чәнечкеләр тирәсендә була.

Диңгез шыртлакасына кулыңны чәнечтерсәң, бөтен кулың шешеп чыгар! Хәтта судак, җәен һәм башка «гади» балыкларның чәнечкеләре дә бик нык авырттыра һәм җәрәхәте озак төзәлә.

Кайбер балыкларда, мәсәлән, электрлы скатларда һәм елан балыкларда, электрлы җәеннәрдә электр тогы эшли торган аерым әгъза була. Әгәр дә кеше шушындый балыкка кагылса, ул аңа шактый көчле итеп электр тогы белән бәрә... Шулай сугып ул кечерәк балыкларны, бакаларны үтерә яки миңгерәтә, һәм алар җиңел генә ерткычның азыгына әйләнәләр.

Ике ысул белән сулау

Һавадагы кислородны сулаучы хайваннар су астында берничә минуттан артык яши алмыйлар, үләләр. Судан тартып чыгарылган балык та, шулай ук, бик тиз «йоклап китә».

Ләкин үзләре өчен ят шартларда берникадәр яши алучы балыклар да бар. Күп кенә балыклар тире белән дә сулый алалар. Мәсәлән, табан балыкта тире белән сулау бик нык үскән. Ул кислороды аз булган суларда яши ала һәм юеш мүккә салып бер урыннан икенче урынга күчергәндә дә үлми. Еланбалыклар да сусыз озак яши алалар. Аларның кипкән күлләрдән күп сулы күлләргә яки елгаларга таба төнлә белән юеш, чыклы үләннән шуышуларын бик күп мәртәбәләр күзәткәннәр.

Макроподның ничек сулавын исегезгә төшерегез әле. Ул өстәмә рәвештә сулый һәм, һава шарларын авызында әйләндереп, суны кислород белән баета. Соңыннан аны лабиринтка куа. Аның саңак өстендәге шушы әгъзасы яхшы үскән. Шул өстәмә рәвештә сулау макроподка һәм башка лабиринтлы балыкларга акмый торган, кислородка ярлы булган суларда яшәргә мөмкинлек бирә.

Бу гаҗәп җайланмаларны: ике төрле юл белән сулауны да, гәүдә төзелешен дә, төсләрен үзгәртә алуны да, безнең сөйләгәннәребезнең барысын да, һәм тагын сөйләячәкләре – безнен барысын да, балыклар, яшәү өчен көрәшеп, бертуктаусыз үзгәреп торган тормыш шартларына ярашып, күп гасырлар һәм меңнәрчә еллар буе үзләрендә булдыра килгәннәр.

Фото Фрипик сайтынннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев