Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Август сынамышлары

Сынап карыйк.

15 август – әгәр җил төшкә кадәр кояш уңаена әйләнеп, төштән соң, киресенчә борылса - аяз көннәргә ишарә.

16 август нинди, 19 декабрь шундый.

17 августта нинди ноябрь ае да шундый булыр.

18 августта көндез аяз булып, кичкә таба болытлар куера башласа, һава торышы бозыла.

19 августта нинди һава торышы булса, Покрау (14 октябрь) һәм гыйнвар да шундый килер.

20 августта кояш чыккач, томан таралып бетсә, көннәр матур торыр.

21 августта җил көчле була икән, атна-ун көн җилле булыр.

22 августта чык никадәр күп төшсә, иртәгесе көн эссерәк булыр.

23 августта елга-күлләр өстендәге су тын икән, кыш тыныч, бурансыз булыр. Көн уртасында дулкыннар күренсә, кыш суык килер.

24 августта кояш чыкканда яңгыр яуса, ул берничә көнгә сузылыр.

25 августта яңгыр яуса, «әбиләр чуагы» кыска булыр. Җылы һәм аяз булса – ак гөмбә уңар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев