Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Атлар нинди төш күрә? Иң карт атка ничә яшь?

Иң акыллы ат укый да белә.

Җир шарында бу хайванны иң кыска сүз белән атап йөртүчеләр – төрки халык. Без аны «ат» дибез. Иң озыны Көньяк индеецлары телендә — «Оквилауп акламарукоаллунакланата».

 

Борынгы бабалары

Атлар Җирдә 60 миллион ел элек барлыкка килгәннәр. Аларның борынгы бабалары – эогиппуслар. Бу хайваннарның буе 30-40 см, ә авырлыгы 5 кг булган дип исәпләнә. Элек аларның аякларында тояклар булмаган, алар соңрак хасил булганнар. Эогиппусларның алдагы аякларында дүрт йомшак бармак, ә арткы аякларында өч бармак булган. Алар үсемлекләр белән генә түгел, вак хайваннар һәм бөҗәкләр белән дә тукланганнар. Атларның борынгы бабалары тропик урманнарда яшәгәннәр.

Якынча ун мең ел элек кешеләр атларны ияләштерә башлаганнар. Төрле мәгарәләрдәге борынгы рәсемнәр шул хакта сөйли.  Атлар Борынгы Кытай, Борынгы Греция мифологияләрендә дә очрый.

 

Атлар нинди төш күрә?

Ат аягүрә басып йоклый ала. Элек, бу аларга ерткычлар һөҗүм иткәндә бик тиз качып котылырга мөмкинлек биргән. Атлар баскан көенчә көненә 12 сәгатькә кадәр йокларга мөмкиннәр. Ләкин тулысынча ял итәр өчен алар тәүлегенә 2-3 сәгать булса да ятып йоклап алалар.

Йоклаганда атлар төшләр күрә икән, хәтта гырлыйлар да. Йокыга талган атны күзәтсәң, аның алгы, арткы аяклары тартышканын күрергә, шулай ук әкрен генә кешнәвен һәм пошкыруын да ишетергә мөмкин.  Алай гына да түгел, галимнәр атларны төсле төшләр күрә дип тә белдерә.

 

Иң карт атка ничә яшь?

Атларның уртача гомер озынлыгы 25-30 ел. Тарихка кереп калган иң озын гомерле  ат – Олд Билли (Карт Билли). Ул 1760 елдан 1822 елга кадәр яшәгән. Аңа 62 яшь булган!

Кешеләргә билгеле иң зур ат Сампсон кушаматлы булган. Ул 1846 елда Англиядә туган. Аның буе 220 см, ә авырлыгы 1520 кг тәшкил иткән.

 

Иң акыллы

Дөньядагы иң акыллы ат –  Калифорниядә яшәүче Лукас. Аны хәтта Гиннеслар китабына да керткәннәр. Лукас чабыш аты булган, ләкин аның карьерасы уңышсыз дип табылган. Шуннан аны бер тренер алган да төрле һөнәрләргә өйрәтә башлаган. Ат үтә дә акыллы булып чыккан. Лукас башын селкеп сорауларга «әйе», «юк» дип җавап бирә ала. Үзенә аткан предметларны тота, качышлы уйный. Төрле командалар үти, мәсәлән, муенында обруч әйләндерә, пируэтлар ясый. Ул үбә дә белә әле. Лукас хәрефләр, саннар таный. 5 хәрефтән торган сүзләр төзи. 5кә кадәр саный белә. Шулай ук ул предметларның төсен һәм формаларын аера ала. Менә сиңа мә!

 

Сукыр зоналар

Җир өстендә яшәүче хайваннар арасында атлар иң зур күзләргә ия, дөресрәге, күз алмаларына. Атлар бик яхшы күрәләр, ләкин аерым бер ераклыктагы предметларны фокуска ала алмыйлар. Алар караңгыда кешедән  күпкә яхшырак күрәләр. Атларны башта дальтониклар дип уйлаганнар, чынлыкта алар төсле итеп күрә икән.  Атларның койрык артында һәм алгы тояклары алдында «сукыр зона»лары бар. Анда ул берни дә күрми, шуңа күрә аның янына арттан килергә ярамый. Хайван моны һөҗүм итү дип кабул итәргә һәм саклана башларга мөмкин. Атка якынлашканыгызны белдереп килсәгез, яхшырак булыр. Атларның һәр колагында 16 мускул, бу 180 градуска колагын борырга мөмкинлек бирә. Атлар хуҗасын абзарга кергәнче үк, аяк тавышларыннан таный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев