Алар безгә ышана
Ясаган җимлегеңә кошлар килсә, һәрчак сөенеч. Кышлаучы кошларның нәрсә белән тукланганын төгәл белергә кирәк.
Песнәк
Песнәкне җир шарының төрле почмагында очратырга була. Аның 65 төре бар. Ул уртача 2-3 ел гына яши. Бер песнәкнең генә 10 ел яшәгәне теркәлгән.
Кешеләр песнәкләргә кышын ризык белән булышмаса, 10 песнәкнең 2се генә исән кала икән. Бу нәни кошчыкларны сыйлыйсың килсә, җимлеккә көнбагыш сал. Алар аны һәм башка төрле үсемлек орлыкларын бик яраталар. Ләкин көнбагыш кыздырылмаган булырга тиеш. Шулай ук туң май да бик файдалы. Аны җепкә бәйләп агач ботагына асып куярга була.
Кызылтүш
Элек-электән кешеләр кызылтүшләрне күргәч сөенгәннәр. Аларны яхшы хәбәрләр алып килүче кошлар дип атаганнар. Европада аларны еш кына йортта читлектә тоталар икән. Ләкин алар иректә яшәүче туганнарына караганда азрак яшиләр, ди. Кызылтүшләрнең фәнни атамасы латинчадан – «утлы, янып торган» дип тәрҗемә ителә.
Кызылтүшләрне миләш, балан җимешләре, тары ярмасы, көнбагыш белән сыйларга була. Язга якынлашканда җимлеккә йомырка кабыгы, бераз акбур да өстәргә кирәк.
«Рус попугае» (Чукыр)
Чукыр (Клёст) ылыслы урманнарда яши. Ата чукыр кызгылт, ә ана чукыр сары төстә була. Аларның томшыклары чалыш. Чукыр чыршы һәм нарат күркәләренең орлыклары белән туклана. Әнә шул орлыкны эләктереп алу өчен аларга чалыш томшык кирәк тә инде. Чукырлар иң салкын вакытта – кышның нәкъ уртасында бала чыгаралар. Чукыр кулга бик тиз ияләшә. Түшәм буйлап томшыгы белән ябышып йөри алганга күрә аны «Рус попугае» дип тә йөртәләр.
Җимлекләргә ноябрь ахырыннан март азагына кадәр ризык салып торырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев