2700 кеше авырлыгында?!
Җирдә иң зур хайваннар булып китлар санала. Мәсәлән, зәңгәр муенлы кит 32 метр озынлыкка кадәр үсә ала
Океан – күп җан ияләре өчен яшәү урыны. Җирдә иң зур хайваннар булып китлар санала. Мәсәлән, зәңгәр муенлы кит 32 метр озынлыкка кадәр үсә ала, ә бер өлкән затның теле зур фил авырлыгында.
Китлар һәм дельфиннар – гаҗәп җан ияләре. Аларның ата-бабалары җирдә 55 миллион ел элек – кешелек дөньясы барлыкка килгәнче үк яшәгән. Китларның ерак бабалары дүрт аяклы коры җир хайваннары булган. Шуннан соң алар ризык эзләп океанга киткәннәр. Молекуляр-генетик мәгълүматлар китсыманнарның куш тояклылар, аерым алганда, гиппопотамнарның якын туганнары булуын күрсәтә. Аларның тәннәрендә әле дә йон калдыклары бар. Шулай ук алар җылы канлы һәм үз балаларын сөт белән тукландыралар. Китлар хәтта бик салкын суда да йөзә, чөнки тире астындагы май катламы калын. Китлар һәм дельфиннар бер-берсе белән уйнарга сәләтле.
Китларның күп төрләре бар, әмма төп 3 классификациясе: борынгы китлар, мыеклы (яки тешсез) һәм тешле китлар, соңгысына дельфиннар керә. Китның уртача озынлыгы 22-27 метр тәшкил итә. Иң зур кит 1926 елда тотылган: аның озынлыгы 33 метр тәшкил иткән, ә авырлыгы 150
тоннадан да ким булмаган. Билгеле булганча, уртача кит 2700 кеше авырлыгында.
Рәсем Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев