Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

“Юл!” темасына балалар бакчасында квест-уен үткәрү өчен сценарий

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә  пространствода ориентлашуны үстерү буенча квест-уен.

Бурычлар:
Балаларның пространствода ориентлашу күнекмәсен, кызыксынучанлыгын, алган белемнәрен мөстәкыйль куллана белү сәләтен, сөйләм телен үстерү.
Балаларда уен барышында ярдәмләшү, бер-берсенә булышу, команда белән эшләү күнекмәләре тәрбияләү.
Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында алган белемнәрен ныгыту.


Сүзлек: сөйләмдә юл билгеләренең атамаларын ныгыту.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сөйләм үстерү, сәнгати-эстетик.
Методлар һәм алымнар: уен, ярыш, иллюстрацияләр карау, сорауларга җавап бирү, тәҗрибә.
Җиһазлар һәм материаллар: аудиоязмада бию өчен “Светофор” җыры, җырлау өчен “Светофорның өч күзе” минусовкасы; проектор, экран, слайдлар, смс-хәбәр; биремнәр белән конвертлар, һәр балага юл билгеләре белән конвертлар, яктылык кайтаргыч смайликлар; уенчык машина салынган ике банка, кайнар су белән термос; юл хәрәкәте билгеләре; сандык, салфетка, эмблемалар; карта-схема; ике мольберт, магнитлар; хәрәкәт юнәлешен күрсәтү өчен уклар, кул эше өчен кара төсле кәгазь, ак үзьябыштыргыч; “Җәяүле кичүе”, пазллар; ДПС посты; өстәлләр, урындыклар; төсле шарлар.


Эшчәнлек төзелеше
Оештыру өлеше. Психологик көйләү.
Проблемалы ситуация. Стёпа абый аудиоязмасы.
Табышмаклар.
Эксперимент.
Яктылык кайтаргыч элементлар.
Мольбертта ориентлашу.
Пространствода юл билгеләре буенча ориентлашу.
Кул эше “Җәяүле кичүе”.
Сюрпризны табу.
Йомгаклау өлеше.


Светофор төсендә киенгән балалар “Светофор” биюен башкаралар.
Тәрбияче: Балалар, нәрсә ул команда? (Б.җ.)
Тәрбияче: Әйдәгез, бер команда булып берләшик һәм көне буе кәефебез күтәренке булырлык итеп сәламләшик, бер-беребезгә елмаю бүләк итик. 
Хор: Без иртә белән

Бакчага киләбез,

Бер-беребезнең

Хәлләрен беләбез:

Инсаф: Сәлам, Руфинә!

Руфинә: Исәнме, Инсаф!

Зифа: Исәнме, Зилә!

Зилә: Сәлам, Зифага!

Артём: Исәнме, Мәрьям!

Мәрьям: Сәлам, Артёмга!

Юныс: Исәнме, Сәйдәш!

Сәйдәш: Исәнме, Юныс!

Иртәнге сәлам!
Тәрбияче: Мин сезгә команда белән уйный торган мавыктыргыч квест-уен тәкъдим итәм. Сез әзерме? (Б.җ.)
Проблемалы ситуация. Экранда Стёпа абый рәсеме, ул смс-хәбәр җибәргән:
“Хәерле көн, кадерле балалар! Сез мине таныгансыздыр инде, мин Стёпа абыегыз булам. Сезгә сюрприз әзерләдем. Сез аны төрле-төрле биремнәр үтәгәннән соң табарсыз. Биремнәр авыр, ләкин бик кызык. Юл йөрү кагыйдәләренә, билгеләргә нигезләнгән биремнәр светофор эченә яшеренгән. Һәр сынаудан соң сезгә пазл бирелер. Бөтен пазлларны җыеп бетергәннән соң сюрпризны табарсыз. Менә монда экран янында конверт, эчендә табышмаклар, шуннан башлагыз. Уңышлар сезгә!”
Төп өлеш
Тәрбияче: Менә “Стёпа абыйдан табышмаклар” дигән конверт. Балалар, экран каршына тезелешеп утырыгыз, табышмакны укыгыннан соң конверттан җавабын алып күрсәтерсез, дөреслеген экранга карап тикшерерсез. Игътибар!
Ак өчпочмаклы билге

Җәяүлегә киңәшче.

“Кыю атла юл аркылы

Мин булганда әйдәле!” (җәяүле сукмагы)
Юлда бик ачыксыгыз,

Ашханәне табарга

Сезгә ярдәмгә килер

Кайсы билге, кем әйтер? (ашханә – хезмәт күрсәтү билгесе)
Тынып тора моторлар,

Игътибарлы шофёрлар,

“Мәктәп!”, “Балалар бакчасы!”

Дип билгеләр торалар. (сак бул, балалар!)
Бу билгегә карасаң,

Сөенеп тә куярсың. 

Ярый әле автомобиль

Алмаганнар әтиләр,

Велосипедта гына

Йөрергә кирәк диләр. (Велосипедта йөрергә ярый)
Тәрбияче: Булдырдыгыз, бу сынауны уңышлы үттегез. Менә сезгә пазл (светофор). Димәк, без кая юл тотарбыз? (Б.җ.)
Тәрбияче: Безнең дустыбыз – светофор. Аңа атап өйрәнгән матур җырыбыз бар. 
Җыр “Светофорның өч күзе” 
Светофор янына баралар, тәрбияче кызыл түгәрәктән конверт ала.
Эксперимент “Томанда күз күреме”
Тәрбияче: Әйтегез әле, балалар, автомобиль йөртүчегә кайсы вакытта юл начар күренә: томанлы вакыттамы, аяз көндәме? (Б.җ.)
Тәрбияче: Бу сорауга җавапны дәлилләү өчен эксперимент үткәреп карарбыз. Экспериментлар лабораториядә үткәрелә. Безгә лабораториягә барырга кирәк. Менә монда юлны өйрәткән карта бар. 
“Светофорга арт белән борылып басыгыз. 1 шакмак – ул 1 адым, ә монда 3 шакмак, димәк 3 адым алга атлагыз һәм 1 адым уңга.
Лаборатория.
Тәрбияче: Балалар, өстәл тирәли тезелеп утырыгыз һәм күзәтегез. “Томанда автомобиль йөртүчегә юл начар күренә” дигән җавапны исбатлау өчен тәҗрибә үткәрербез. Менә алдыбызда ике бер үк зурлыкта пыяла банкалар. Беренче банка буш. Икенчесенә кайнар су агызабыз һәм өстен салкын капкач белән каплыйбыз. Кайнар сулы банкада һава нинди? (җылы) Кайнар һәм салкын һава кушылгач, томан хасил була. Кайсы банка эчендә машина яхшырак күренә? (буш банка) Томан ничек хасил була? Ул юлда нинди куркыныч тудыра? (юл начар күренә)
Нәтиҗә: томанда күз күреме начар була.
Тәрбияче: Әйе, сез хаклы, коллегалар, без моны исбатладык. Менә сезгә пазл (ДПС билгесе)
Тәрбияче: Юлда автомобиль йөртүче һәм җәяүлеләргә кем ярдәм итә? (юл-транспорт хезмәте)
Тәрбияче: Әйдәгез юл-транспорт хезмәте постына килегез.
Эче караңгы булырлык итеп капланган палатка – ДПС посты.
Тәрбияче: Эчен карагыз, нәрсә күрәсез? (Б.җ.) 
Палатка эчен фонарь белән яктырту: ә хәзер нәрсә күрәсез? (Яктылык кайтаргыч смайликлар)
Тәрбияче: Яктылык кайтаргыч элементлар ни өчен кирәк? (Б.җ.)
Тәрбияче: Дөрес. Сез сорауга җавап биреп кенә калмадыгыз, сез аны дәлилли дә белдегез. Менә бу яктылык кайтаргыч смайликларны күкрәгегезгә ябыштырып куйыйк әле. (ярты баланың уңъягына, яртысының сулъягына ябыштыру) Пазлны да алыгыз (Светофор)
Тәрбияче: Кая юл тотабыз? Эйе, Светофор янына.
Светофор янына киләләр һәм сары күзгә беркетелгән конвертны алалар. “Стёпа абыйдан 2нче конверт: мольбертта юл билгеләрен дөрес урнаштырыгыз” Балалар, ике командага күкрәкләрегездәге смайликларның урнашу тәртибе буенча бүленегез, кемнен смайлигы уңъякта – алар бер, кемнеке сулъякта – алар икенче команда булыр. 
“Җәяүле кичүе” билгесен өске сулъяк почмакка урнаштырыгыз.
“Сак булыгыз, балалар!” билгесен аскы уңъяк почмакка урнаштырыгыз.
“Светофор” билгесен уртага куегыз.
“Җәяүлеләр хәрәкәте тыела” билгесен өске уңъяк почмакка урнаштырыгыз.
“Медицина ярдәме” билгесен аскы сулъяк почмака куегыз.
Тәрбияче: Хәзер экранга карап дөреслекне тикшерегез.
Тәрбияче: Бик яхшы. Бу биремне дә җиңдегез. Менә сезгә тагын пазл (светофор) Стёпа абый безне янә светофор янына җибәрә. Соңгы яшел күздә соңгы бирем. Монысын да уңышлы үтәсәгез, сюрприз сезнеке булачак.
Яшел күздән фотография алу – анда гардероб сурәте.
Тәрбияче: Балалар, светофор төсләре тәртибендә тезелегез, күрсәтелгән уклар буенча хәрәкәт итәбез.
Гардеробта тагын бер конверт“Юл билгеләре буенча дөрес ориентлашыгыз”
“Җәяүлеләр хәрәкәте тыела” билгесенә карап туры килегез. Уңга борылып, “Медицина ярдәме” билгесенә кадәр барыгыз. Тагын барыгыз һәм “Җәяүлеләр кичүе” билгесенә тукталыгыз. Монда нәрсә җитми? (Б.җ.)
Әйе, алга бару өчен безгә кичү кирәк. Аны үзебез ясарбыз. (балалар “зебра” ясыйлар, аннары кичү аша юл аркылы чыгалар)
Тәрбияче: Менә монда тагын бер пазл бар “Сак булыгыз, балалар!” Шушы билгене эзләп табыйк.
Билге янында өстенә салфетка ябылган сандыкны табалар. Аның эченнән “Яшь инспектор” дигән эмблемаларны алалар.
Тәрбияче: Менә Стёпа абый сезгә нинди сюрприз әзерләгән, болар – “Яшь инспектор” дигән тамгалар, димәк сез хәзер яшь инспекторлар - юлларда тәртип саклаучылар. 
Балаларга эмблемалар тагыла. 
Йомгаклау.
Тәрбияче: Балалар, сезгә бугенге квест-уен ошадымы? Аеруча нәрсә ошады? Кайсы бирем бик авыр булды? Нәрсәләр белдек? Яңалыкларны кемнәргә сөйләрсез? Әйдәгез, матур җырыбыз белән уеныбызны төгәллик.
Җыр “Юлларда тәртип булсын”


Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Бөрбаш балалар бакчасы”, 

Тәрбиячеләр: Исрафилова Раилә Мөхәммәтфатих кызы, Хөсәенова Гөлфия Хәйдәр кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев