Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Тукай – сүнмәс йолдыз

Мәктәпкә әзерлек төркемендә бәйрәм кичәсе үткәрү өчен сценарий.

Максат: Г. Тукай шәхесенә һәм иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлар:

-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, сакларга, матурлыгына соклану; халык уеннарын, шагыйрь әсәрләрендә бирелгән геройларны рольләрдә уйнатып, эстетик ләззәт, артистлык сыйфатлары тәрбияләү;

-үстерү: Иҗади фикер йөртүче шәхесләр үстерү;

-белем бирү: Г.Тукай әсәрләрен өйрәнү аша сөйләм телләрен баету.

Җиһазлар: Бәйрәмчә итеп бизәлгән зал, арткы планның сул ягында урман, уң ягында өй, болын, елга күренешләре, балалар өчен костюмнар, уеннар өчен атрибутлар (чәчәкле чиләк, алтын тарак, капчык, “бүре башы”).

Техник чаралар: Музыкаль центр, СD - дискларда төрле язмалар: “Тукай маршы” Ф.Яруллин; “Тукай абый” җыры З.Туфайлова сүзләре, М.Шәмсетдинова көе;  “И туган тел” җыры Г.Тукай сүзләре, татар халкы көе. Су тавышы, кошлар сайравы язылган диск.

Зал бизәлеше. Зал бәйрәмчә бизәлгән. Стенада Г. Тукай портреты. Чәчәкле гөлләр куелган. “Г.Тукай – татар халкының бөек шагыйре” дигән темага китап күргәзмәсе. Шунда ук Тукай әсәрләренә ясалган балалар рәсемнәре урнаштырыла.

Алдан үткәрелгән эшләр: Балалар белән табышмаклар, шигырьләр, әкиятләр, җырлар, җырлы-биюле уеннар өйрәнү, уйнау, диск язмаларында шагыйрь әсәрләренә язылган көйләр тыңлау, әңгәмәләр үткәрү.

Тәрбияченең әзерлек эшләре: Ата-аналар, тәрбиячеләр  белән эш, рәсемнәр ясау; Акбай, Күбәләк, Кәҗә белән Сарык, бүреләр, Шүрәле геройларына костюмнар табу, уйнаучы геройларга кирәкле атрибутлар эшләү, СD-дискларда язмалар әзерләү.

                                     Бәйрәм барышы.

Ф. Яруллинның Тукай маршы яңгырый. Балалар залга кулларына чәчәкләр тотып, бәйрәмчә киенеп керәләр  һәм ярым түгәрәк булып басалар.

Беренче алып баручы (Г. Тукай портреты янында сөйли): Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Сөекле шагыйребез күптән арабыздан китсә дә халык аны онытмый. Бу көннәрдә аның һәйкәленә чәчәкләр куялар. Әйдәгез, без дә аның портреты янындагы вазага чәчәкләребезне куйыйк. (Бер - бер артлы тезелешеп Г.Тукай портреты янына чәчәкләр куялар).

Икенче алып баручы: Бүген татар халкының сөекле улы, шагыйрь, бөек Г.Тукайның тууына 134 ел тулды. Г.Тукай 1886 нчы елның 26 апрелендә Арча районының Кушлавыч авылында, мулла гаиләсендә туган. Габдулла бик яшьли ятим калган. Ул ач, ялангач яшәгән, салкын тидереп бик иртә авырый башлаган. Кешеләрне, балаларны һәм тормышны яраткан. Күп шигырьләр, әкиятләр иҗат иткән.

(Су тавышы, кошлар сайравы, тамчы тамуы тавышлары ишетелә). Яз килдеме – Тукайны искә алабыз. Тукайны искә алдыкмы -  яз килә! Табигатькә генә түгел, күңелләргә дә! ...Һәркем күңеле белән Тукайны аңлый. Шуңа яз да кыска вакытлы гына булмас, ул мәңгелек яз – Тукай язы, телебез – җаныбыз язы булыр кебек.

1 нче бала:  Апрель ае белән бергә

                      Җир йөзенә Тукай туган.

                     Кояш кебек күңелләргә

                     Мәңге сүнмәс нуры тулган.

2 нче бала: Апрель аен бик яратам

                     Ямьле язда булганга.

                    Күңелемә якындыр ул,

                    Бәлки, Тукай туганга.

3 нче бала: Тукай абый өйрәтә

                    Туган телне сөяргә.

                    Телебезне саклар өчен

                    Янарга һәм көяргә.

“Тукай абый” җыры (М. Шәмсетдинова көе, З.Туфайлова сүзләре).

4 нче бала:  Бөек Тукай туган көн бит!

                      Күңел шуңа шатлана.

                     Яз һәм Тукай

                      Гел янәшә атлый,

                      Шау чәчәккә төреп җиһанны. (Балалар урындыкларга утыралар).

Алып баручы: Мин сезгә табышмак әйтәм

                            Игътибар белән тыңлагыз,

                            Тукай абый әсәреннән

                            Җавабын да табарсыз.

Ал да гөл, үзе оча, аны бел. (Күбәләк)

Җиңелчә көй яңгырый. Залга күбәләк булып киенгән кыз “очып” керә. Артыннан чәчәкле чиләк тоткан кыз бала күренә.

Кыз: Монда ничек күңелле! Нинди матур чәчәкләр! (Күбәләк чәчәкләр арасында “оча”. Кыз күбәләкне куа).

                Нинди матур күбәләк!

                Сөйләшикче бергәләп.

       Шигырь. “Бала белән күбәләк” Г.Тукай сүзләре.

Алып баручы. Балалар, мин табышмакны башлыйм, сез дәвамын әйтегез:

Ишек төбендә ята,

Куян күрсә ... (җан ата).   (Эт).

(Эт өргән тавыш ишетелә, өй артыннан тәгәрәп Акбай чыга).

Ике малай.  “Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштерәләр.

                 Күмәк бию “Хоп-хоп”.

Залның урман күренеше ягыннан бүреләр улавы ишетелә, бераздан үзләре дә чыгалар.

1 нче бүре. Ууу – ашыйсым килә! Пешәме инде боткаң?

2 нче бүре. Уу, ите юк – пешсә дә. Нинди тәме бар соң?

1 нче бүре (шатланып). Үзләре киләләр.

2 нче бүре. Кем ул?

Бүреләр (бергә). Безгә таба килә Кәҗә белән Сарык.

 Пешерәбез ... у-у-у ... казанга салып.

Өй артында Кәҗә белән Сарык тавышы ишетелә.

      – Мәә, син тот!

      – Әй лә, син тот!

      – Син тот.

Капчыкның ике ягыннан тотып, Кәҗә белән Сарык киләләр.

Кәҗә (телгә килеп). Мә-ә! Исәнмесез дуслар, бүре әфәнделәр.

Беренче бүре (икенчесенә). Ашыйбыз бу икәвен тотабыз да.

У – у, шәп булды, ит табылды боткабызга.

Кәҗә. Микикики, кайгырмагыз, бездә ит күп.

           Ул ит белән һәркайсыбыз булырбыз тук.

           Ник карыйсың, тиз бул әлә, тиз бул, Сарык

           Капчыктагы бүре башын китер алып. (Сарык капчыктагы “бүре башын” ала, бүреләр куркып бер – берсенә карашалар).

Кәҗә (кыюланып).

    Микикики, микикики,

    Капчыктагы бүре башы бит унике.

    Аһ, уңмаган, юләр Сарык, надан Сарык,

    Моннан зуррак бүре башын китер алып!

Беренче бүре. Ничек качыйк?

Икенче бүре. Туктагыз, мин тиз генә су китерим.

                          Суы бик аз, безнең ботка пешәр коры. (Китә).

Беренче бүре. Беләсезме, аңарга бит ярдәм кирәк.

                           Икәү барсак, китерербез суны тизрәк. (Китә).

Кәҗә. Сарык абзый,

            Утыр аяк бөкләп, каршы утка,

            Ашап алыйк тәмле ботка.

Кәҗә белән Сарык аяк бөкләп утыралар, шул чак Су анасы тавышы ишетелә.

Су анасы. Тукта! Тукта! Качма! Качма! И карак!

Кәҗә (сискәнеп). Урманга килгәндер безнең хуҗабикәбез. Тотып алмасын тагын.

Сарык. Сызабыз! (Чыгып китәләр).

Бер малай чыга, “басмадагы” алтын таракны  күреп ала.

Малай. Алтын тарак! Җен оныткан, ахыры, калган тарагы басмада. (Кача).

Музыка яңгырый. Су анасы керә.

Су анасы. Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак. (Зал буенча куышып үтәләр).

Качма, качма! Тукта, тукта и карак!

Су анасы. Кайсыгызда, кем алды минем алтын таракны?

1 нче алып баручы. Су анасы, бездә андыйлар юк, ул әкияттәге малайдыр.

Су анасы. Ярый алайса, мин сезгә ышанам. (Чыгып китә).

Музыка уйный, Шүрәле керә.

1 не алып баручы. Нәрсә бу? Качкынмы, җенме?

                                   Я өрәкме, нәрсә бу?

                                  Кот очарлык бик килешсез,

                                  Әллә нинди нәрсә бу?

Шүрәле. Шүрәле мин, Шүрәле! Курыкмагыз, мин усал, начар Шүрәле түгел. Ә менә минем турыда җыр беләсезме?

Балалар. Беләбез.

Җыр. “Шүрәле” ( Э.Хәкимова көе, З. Хөснияр сүзләре). (Шүрәле балаларны кытыклап йөри).

Шүрәле. Балалар, сезгә бәйрәмгә килгәндә Кәҗә белән Сарыкның капчыгын таптым. Карыйм, капчык эчендә күчтәнәчләр. Мәгез кабул итеп алыгыз! Ярый балалар, сау булыгыз!

Балалар. Рәхмәт, Шүрәле.

2 нче алып баручы. Менә, балалар, безнең күңелле бәйрәмебез ахырына да җитте. Халкыбызның Тукай сүзләренә иҗат ителгән “Туган тел” җыры белән кичәбезне тәмамлыйбыз.

  Сәнгатебез күкләрендә –

  Кояшыбыз, аебыз,

  Бар җиһанга күренерлек

  Кадерле Тукаебыз.

Җыр “Туган тел” (Г.Тукай сүзләре, татар хаык көе).

                             

                                 Кулланылган әдәбият:

1. Зарипова З.М., Каримова Ф.С. Туган телем – Тукай теле. – Яр Чаллы, 2009.

2. Нуруллин И.З. Габдулла Тукай. – Казан: Тат.кит. нәшр., 1979.

3. Исмагилова С.Г. Туган тел – очар канат. – Чаллы: “КАМАЗ” нәшр., 1994.

4. Кашапова М.Ф. Уйныйк әле балалар. – Казан: Мәгариф, 2011.

5. Ягъфаров Р.Ф. Татар халык иҗаты. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1993.

6. Кашапова М.Ф. Телләр белгән ил ачар. –Казан: Хәтер - 2011.

54 нче «Очкын» балалар бакчасы тәрбиячеләре  Гыймадиева Г.З., Багаветдинова Г.И., Чаллы шәһәре  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев