Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Сандыгы тирән - хәзинәсе бай

Татар халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Алып баручы: Хәерле көн балалар! Бүгенге очрашуны кроссворд чишүдән башлыйк әле.Сорауларга дөрес җаваплар табып без теманы белербез. Әйдәгез башладык!

Кроссворд сораулары:

1. Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.

2. Түтәлдә үсә, үзе бик ачы, тураганда елата. Нәрсә ул?

3. Әбинең 20 казы бар иде, 10 казы күлгә китте. Ничә каз ишегалдында калды?

4. Борын-борын заманда дип нәрсә башлана?

5. Г.Тукайның шундый шигыре бар. Аның исеме "Гали белән ..."

6. Татар алфавитында М хәрефеннән соң килүче хәреф.

7. Үзе бер бөртек, эче мең бөртек, башы җирдә, койрыгы – коймада. Ул нәрсә?

8. Кышын да, җәен дә, бер төсле кием кия.

9. Татар халык мәкален дөрес әйт! Әткәй шикәр – ... бал.

10. Г.Тукайның "Кызыклы шәкерт" шигырендәге көчекнең кушаматы ничек?

11. Мәкальне дәвам итегез! «Иң татлы тел – туган тел, әнкәм сөйләп торган ...»

– Балалар, укыгыз әле, нинди сүзләр язылган? ( Нәкый Исәнбәт).

– Кайсыгыз әйтә ала кем ул Нәкый Исәнбәт? (җаваплар)

Алып баручы: Нәкый Исәнбәт – күренекле татар язучысы, мәшһүр галим, шагыйрь, драматург, фольклорчы.

– Әйдәгез, үзебезне аның яшьлеге үткән чорга, аннан да борынгырак вакытка барган итеп хис итик. Ул чорга безне менә шушы серле сандык алып барсын. (сандык өсте ачыла)

"Син сазыңны уйнадың" җыры яңгырый. (Н.Исәнбәт сүзләре)

– Сандык - күп серләрне үзенә сыйдырган тарих ул. Анда татар халкының эшчәнлеге дә, осталыгы да, әбиләребезнең, әниләребезнең күңел серләре дә, шатлыгы да, моңсулыгы да, шатлык һәм кайгылары да тупланган. Бу сандык – әнә шундый хәзинәне саклый торган узган гасыр сандыгы. (сандыктан әйберләр ала барып, аларның эшләнеше, бизәкләре турында әңгәмә уздырыла. Сөлге, тастымал, кулъяулык, ашъяулык, чулпы, читек, түбәтәй, яулыклар алына. (Малайлар түбәтәй кияләр, кызлар яулыкларны озынча итеп бәйләп карыйлар)

"Ай бормалы" җыры яңгырый. ( Н. Исәнбәт сүзләре)

– Егетләр һәм кызлар әнә шулай матур итеп киенеп су буйларына, болыннарга уенга төшкәннәр, уйнаганнар, күңел ачканнар, гармун тавышы кичке авыл өстендә яңгырап торган. Аларның тавышын тыңларга әбиләр дә капка төбләренә чыкканнар, җиңгиләр түзмәгән, үзләренең яшь чакларын искә төшереп биеп тә җибәргәннәр.

(Сандыктан бала итәкле күлмәк, чигелгән алъяпкыч, җиңсә алына.)

– Ә менә шундый киемнәрне киеп, эшкә йөргәннәр, урак урганнар. Н.Исәнбәтнең урак уруны тасвирлаган "Уракчы кыз" шигыре бар.

Хәзер исә Н. Исәнбәтнең урак уруны тасвирлаган җырын тыңлыйк әле. ("Уракчы кыз" җыры яңгырый).

– Әйдәгез хәзер Нәкый агабызның тормышы һәи иҗаты белән танышыйк.

Нәкый Исәнбәт (Нәкый Сираҗетдин улы Закиров) 1899 нчы елның 29 декабрендә Өфә губернасы Зылатаус өязе (хәзерге Башкортстанның Салават районы) Малаяз авылында Сираҗетдин мулла һәм Таибә абыстай гаиләсендә туган. Исән булса аңа быел 120 яшь тулган булыр иде.

Аның туган авылы мәңге яшел чыршылар, наратлар белән бизәлгән Урал итәгенә урнашкан. Шунда ул башлангыч белемне ала.

1910 нчы елдан Уфада " Хөсәения " һәм " Галия " мәдрәсәләрендә укый .

Балачакта китапларны яратып, кат-кат укый торган булган. Озакламый Нәкый үзе дә шигырьләр яза башлый. "Шүрәле" исемле беренче шигырен язганда, аңа ун гына яшь була.

1914-1916 елларда, Казанда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укыганда, "Аң", "Сөембикә", балалар өчен чыгарылган "Ак юл" һәм "Балалар дөньясы" журналларында әсәрләре басылып чыга. Беренче әсәрләренә "Н.И.", "Кара сакал", "Мәргән" һ.б. псевдонимнары белән кул куя.

Булачак язучы 12 яшеннән башлап дәфтәренә мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар җыя башлый, халык авыз иҗатын җыю белән мавыга.

– Әйдәгез сандыкка күз салыйк. (сандыктан китапчыклар алына).

"Нәкый Исәнбәт – тел галиме" дигән китапчык.

1нче бала укый: " Н. Исәнбәт татар халкының 50 меңләп сүздән торган байлыгын җыйнап "Татар теленең фразеологик сүзлеге" н, бастыра. 200 меңгә якын сүзне үз эченә алган "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге" н төзи."

Сандыктан "Нәкый Исәнбәт – драматург" дигән китапчык алына.

2 нче бала укый:

"Нәкый Исәнбәт татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен тирәннән сурәтләгән 30 га якын драма, комедия, трагедия авторы. Алар арасында "Мулланур Вахитов", "Муса Җәлил", " Миркәй белән Айсылу", "Хуҗа Насретдин" кебек еллар буена сәхнәләрдән төшмичә уйнаганнары да бар."

"Нәкый Исәнбәт – тәрҗемәче" дигән китапчык.

3 нче укучы укый:

"Н. Исәнбәт оста тәрҗемәче буларак та танылды. Нәкый Исәнбәтнең хезмәте ярдәмендә бик күп язучыларның әсәрләре дә татар укучыларына барып ирештеләр. Рус халкының бөек шагыйре А.С. Пушкин, француз драматургы Мольер, азербайҗан шагыйре Низами, англиянең бөек язучысы Уильям Шекспир әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүче."

"Нәкый Исәнбәт – фольклорчы" дигән китапчык.

4 нче бала укый: "Ул халык җәүһәрләрен, бөртекләп җыеп, бер системага салып, халыкның үзенә кайтара.

Гомере буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен аерым җыентыклар рәвешендә бастырып чыгара: "Татар халык мәкальләре", "Татар халык табышмаклар", "Балалар фольклоры".

Алып баручы: – Нәкый аганың "Татар халык мәкальләре" китабында барысы 38670 мәкаль тупланган.

– Әйдәгез сезнең белән мәкаль әйтешеп, "Төенчек" уены уйнап алыйк.

Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнең беренче өлеше минем телемдә, икенче өлеше менә шушы төнчек төендә. Хәзер мин сезгә мәкальнең яртысын әйтеп, бу төенчекне сезгә бирәм. Ә сез мәкальнең икенче өлешен әйтергә тиеш. Әйтә алсагыз төенчекнең төене чишелгән дип санала. Уенны башладык!

Татар халык мәкальләре:

· Иң татлы тел туган тел - әнкәй сөйләп торган тел

· Туган ил ул була бер генә - туган илнең кадерен бел генә.

· Әткәй – шикәр, әнкәй – бал.

· Китап – белем чишмәсе

· Кем эшләми – шул ашамый.

· Әткәм йорты – алтын бишек.

· Туган телем – иркә гөлем.

· Әдәп төбе – матур гадәт.

· Инсафлының – теле саф.

· Эш сөйгәнне – ил сөяр.

– Нәкый ага Исәнбәтнең "Балалар фольклоры" китабында татар халкының бармак уеннары, бишек җырлары, әйтешүләр, такмазалар, үртәвечләр, такмаклар, алдавыч әкиятләр, театр уеннары, мәкальләр, табышмаклар, җырлы-сүзле төрле татар халык уеннары урнаштырылган.

– Әйдәгез хәзер шуларның кайберләре белән танышып үтик.

5 нче бала: – Мин такмаза сөйләп күрсәтәм.

Такмаза

И булдык кунак,

И булдык кунак:

Аш суының чиге юк,

Табагының төбе юк.

Шулпасының төбе юк.

Миңа тоттырдылар бер ярты кашык.

Шулпасын эчкән булам ташып.

Эчә торгач ташып,

Иренемне ерттым кашып.

Әлләки нишләтте:

Телләремне тешләтте!

6 нчы бала: – Ә мин бер әкият сөйлим

Алдавыч әкият

Борын-борын заманда торганнар, ди,

Агай-энеле ике туган.

Берсене исеме Сөйлә булган, ди,

Икенчесенең исеме Сөйләмә булган.

Беркөнне Сөйлә базарга киткән.

Киткән бу, киткән...Тукта, кайсысы өйдә калган?

– Сөйләмә.

– Алай булгач сөйләмим.

Алып баручы:

– Балалар, әйдәгез бергәләп уйнап алыйк.

( Татар халык уены "Без-без без идек ")

7 нче бала: – Мин дә бик кызык әкият беләм, тыңлагыз әле.

Алдавыч әкият

Борын-борын заманда булган, ди, бер бай.

Исеме – Акбулат.

Салдырган, ди бу Акбулат бик зур бер таш пулат.

Ишегенә салган, ди, бик зур йозак.

Сөйләр идем ул йозакны, сөйләве бик озак.

Алып баручы:

– Әфәрин, булдырдыгыз балалар!

Сандыктан "Нәкый Исәнбәт – шагыйрь" дигән китапчык алына.

8 нче бала китапчыктан түбәндәге сүзләрне укый:

" Н. Исәнбәтнең җырлары да күп. Шундыйлардан "Уракчы кыз ", "Бормалы су", " Гармунчы егет ", "Син сазыңны уйнадың" кебек күп кенә шигырләре җыр булып яңгырый "

"Нәкый Исәнбәт - балалар язучысы" дигән китапчык алына.

Алып баручы:

– Ул балаларның якын дусты. Аның нәниләр өчен язган "Балалар дөньясы", "Куянкай", "Куян маҗаралары", "Утыз ялган"," Мырауҗан агай хәйләсе" кебек әсәрләре бар. (Сандыкта язучының китаплары алына).

Нәкый ага Исәнбәтнең "Куянкай" исемле китабын укып сез ул иҗат иткән шигырьләр, мәсәлләр, уеннар, табышмаклар һәм мәкальләр белән таныша аласыз.

("Куянкай" китабыннан Н.Исәнбәтнең "Ни өчен куянның күзе кыегаеп, ирене ярылган" мәсәл укыла.)

9 нчы бала: Н. Исәнбәтнең "Ташбака белән куян" мәсәлен сөйли.

Әйдә, чабышыйк, дигән ташбака.

Әйдә... – дигән куян, мин риза.

Синең узышуың - бер көлке,

Бар, бара тор алдан син юлга!

Мин әлегә бераз йоклап алыйм,

Мин бит - куян, җилдән өлгермен.

Син бер кабат барып җиткәнче,

Мин йөз кабат урап килермен...

Шулай дигән куян... Йоклаган.

Күзен ачса, күрә бер заман -

Күптән барып җиткән ташбака...

Шулай узган бака куяннан.

Алып баручы: Балалар, әнә сандыктан 3 сүз чыгып килә, ягез, укып карыйк әле шуларны. ӘНКӘЕМ. ӘТКӘЕМ. ИЛКӘЕМ.

Алып баручы бала белән Н. Исәнбәтнең " Өч сүз"шигырен сөйли.

– Әйт миңа син өч матур сүз,

Уйлап әйт син, бәбкәем! –

Мин яраткан иң матур сүз,

Иң якын сүз – "Әнкәем"! –

Калмый аннан бер матур сүз,

Һәрвакыт син әйткәнең. –

Бергә әйткән ул матур сүз -

"Әткәем" дә "әнкәем"! –

Бар өченче бер матур сүз -

Ул матур сүз – "Илкәем"!

Анда бу йорт, төп бабамнар,

Илкәем – үз җиркәем. –

Н. Исәнбәтнең байтак шигырьләрен җыр итеп җырлыйлар. Чынлап та аның шигырьләре җырлап тора, һәрберсеннән диярлек моң агыла диярлек. Н. Исәнбәтнең "Туган ил" шигыре:

Китми күңлемнән минем һич

Шул сөекле илкәем;

Анда сөйгән ярлы халкым,

Анда сөйгән әнкәем.

Анда таңнар җәйге диңгез

Балкуыннан нурлырак;

Анда җырлар сандугачның

Сайравыннан моңлырак.

Кайда барсаң да, имеш, ди,

Бер кояш бар җиргә баш;

Юк, туган җирдә бүтән ул,

Анда тик чын, үз кояш!

Анда күк тә бик якын шул,

Җирдә үк йолдызлары, —

Күзләрен күрсәң, танырсың,

Нәкъ үз авылың кызлары.

Анда һәр кич киң басудан

Тәмле хуш ис аңкуы;

Анда айның җанга иркә

Һәм ягымлы балкуы.

Анда, сайрар кош шикелле,

Көй суза гармуннары,

Сызла иркен, тын һавада

Анда ил зар-моңнары.

Анда җырлый җирдә һәр таш,

Кул изи һәрбер агач.

Анда кайтсам, мин дә башка:

Анда мин дә сандугач! ( шигырьнең эчтәлеге буенча әңгәмә уздырыла)

- Ни өчен шигырь "Туган ил" дип атала? - Ни өчен герой туган илен ярата? Сез дә туган җиребезне туган шәһәребезне яратасызмы? (җаваплар)

– Әйе, Туган ил һәркемгә дә һәркайчан якын, кадерле. Туган җиребезне, туган телебезне барыбыз да Н.Исәнбәт кебек яратабыз.

– Сандык төбе дә, сере дә бик тирән. Хәзер генә сандыкның төбенә төшеп җитеп булмас. Әйдәгез инде чыгарылган хәзинәләрне сандыкка кире тутырыйк.

–Татар халкының рухи тормышында, сәнгать һәм әдәбиятында Нәкый Исәнбәт иҗаты күренекле урын алып тора. Игелекле хезмәтләре өчен Нәкый Исәнбәткә Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм Татарстанның Халык язучысы дигән исем бирелде.

- Балалар Нәкый Исәнбәтнең китапларын укыгыз, уйнагыз, дус һәм тату булыгыз, шат, бәхетле яшәгез!


Яр Чаллы шәһәре 22 нче филиал китапханәче Валеева Гөлнур Мансур кызы.

 

Кулланылган әдәбият:

1. Мәгариф журналы. 1994нче ел , № 4.

2. Исәнбәт Н. Балалар фольклоры. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1984.

КРОССВОРД ҖАВАПЛАРЫ:

1.Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган. (Китап)

2.Түтәлдә үсә, үзе бик ачы, тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган)

3.Әбинең 20 каз иде, 10 каз күлгә китте. Ничә каз ишегалдында калды (Ун)

4.Борын- борын заманда дип нәрсә башлана? ( Әкият)

5.Г.Тукайның шундый шигыре бар .аның исеме "Гали белән ..."(Кәҗә)

6.Татар алфавитында М хәрефеннән соң килүче хәреф (Н)

7.Үзе бер бөртек, эче мең бөртек, башы җирдә, койрыгы – коймада.Ул нәрсә? (Кабак)

8.Кышын да, җәен дә, бер төсле кием кия. (Чыршы)

9.Татар халык мәкален дөрес әйт! Әткәй шикәр – ... бал (әнкәй)

10.Г.Тукайның "Кызыклы шәкерт" шигырендәге көчекнең кушаматы ничек? ( Акбай)

11.Мәкальне дәвам итегез! Иң татлы тел – туган тел, әнкәм сөйләп торган ... ( тел)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев