Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Мактанчык әтәч

Уртанчылар төркемендә нәниләр өчен әкият.

Максат: балаларның интеллектуаль активлыгын үстерү.

Тәрбия бурычы: балаларда дуслык, ярдәмләшү, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: әкиятләр турында булган белемнәрен ныгыту.

Үстерү бурычы: балаларның бәйләнешле сөйләм телен, сүзлек байлыгын үстерү.


Ишек алды күренеше. Уртада - койма, уңда – тавык кетәклеге. Сул якта - урман күренеше.

Алып баручы (музыка уйный):

-Борын-борын заманда, дип әкият сөйли башлыйлар. Бабайлар шулай сөйләгән, әбиләр шулай сөйләгән, бәбиләр шулай сөйләгән. Ә без алай итмибез, элеккегә китмибез.

Элек заманда түгел, ә безнең көннәрдә яшәгән, ди, бер әтәч, алдан ук әйтеп китәм, бик-бик мактанчык, бик кылтык булган ул кызыл әтәч. Ишек алдына чыгып, тәртип саклагандай, як-ягына каранып, эре генә атлап йөри икән. Шулай кукраеп йөргән-йөргән дә биек койма башына менеп кунаклаган бу.

Музыка уйный.

Тавыклар чыга, бииләр: җим эзләү, гимнастика ясау, ишек алдын чистарту хәрәкәтләре.

Музыка уйный.

Әтәч чыга, кукраеп йөри дә, койма башына менеп утыра.

Әтәч (канатларын кагып): –Кикриккүк, кикриккүк, мин шаһ әтәч. Чибәркәйләрем, тавыкларым минем, әйтегез, матурлардан матур кем , батырлардан батыр кем?

(Тавыклар бер рәткә тезелеп басалар)

1 тавык: Юк ул безнең патшабызга җиткән кеше.

2 тавык: Юк ул безнең шаһыбызга тиң кеше.

3 тавык: Юк ул безнең ханыбыз күк кеше!

4 тавык: Синнән дә акыллы,

5 тавык: Синнән дә матур,

6 тавык: Синнән дә батыр

Бергә: “Әтәч” юк бу дөньяда!

Әтәч: (тагын да кукраеп) Кемнең тавышы көчлерәк, кемнең аягы куәтлерәк, кемнең киеме барысыннан да матуррак?

1 тавык: Синең тавышың арысланныкыннан да көчлерәк.

2 тавык: Синең аякларың тимердән дә ныклырак.

3 тавык: Синең генә киемнәрең затлырак!

Бергә: Кыт-кыт-кыт!

Алып баручы: Әтәч, масаюыннан шартларга җитеп, кикриген тагын да югарырак чөеп җибәрде.

Әтәч: Кикрикүк! Кемнең башындагы таҗы затлырак?

(тавыклар әтәч алдына басып, башларын ияләр)

Бергә: Таҗлардан затлы синең таҗың!

Синең таҗын җем-җем итеп тора.

Алып баручы: Әтәч шулай мактанып торган, урман яклап килгән төлкене күрми дә калган.

(төлке агачлар арасыннан килеп әтәчне эләктереп ала да, урманга кача)

Тавыклар: Кыт-кыт-кытак! Патшабыз китте ерак!

(кайсы кая йөгереп чыгалар)

Урман аланы күренеше.

Төлке балалары түгәрәк буенча җырлап йөриләр.

1.Шушы бәйрәм көненә

Әни әтәч пешерә,

Менә нинди ул кара,

Менә шундый ул таза!

2.Бергәләшеп җыелып без

Әтәч итен ашарбыз!

Тәмле итеп ашагач,

Матур бәйрәм ясарбыз!

(кул чәбәкләп биеп алалар)

Поднос (подноста тавык түшкәсе) тотып, әни төлке чыга, хәрәкәтле бию ясый.

Төлке: Әйдәгез, балакайларым, тәмле ит белән сыйлыйм үзегезне (балалары белән кереп китә).

Алып баручы: Мактану начар гадәт ул,

Дусларым, сез аңлагыз!

Күп мактанып, кәперәеп,

Шушы хәлгә калмагыз!

Тәмам.


Актаныш районы Пучы авылы "Сандугач” балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Галина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев