Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Курай көче (сценарий)

Әкияти фольклор жанры.

Чал тарихтан ишетелә сыман
Гармун чыңы, курай авазы,
Дан казанган татар дөньясында
Гөслә, тальян, кубыз һәм сазы...

Бабай печән чабып йөри. Әби печән әйләндерә. Бер кырыйда баян, йон эрләү өчен каба, башка инструментлар...

Бабай баянда уйнап "Озату" җырын җырлап утыра бүкән өстендә. Бер куплет беткәндә шалтыр-шолтыр килеп, чиләк, йон эрли торган каба тотып әби керә. Бабай моны күреп тиз баянын куя, аннан чалгы белән печән чаба башлый, (җырлый)
«Батыр егет печән чаба дисәнә
Үтми аның чалгысы, дисәнә
Үтәр иде чалгысы, дисәнә
Анда кызлар кайгысы, дисәнә... » Әби. (матур итеп бабайга карап елмаеп ала, кулын селти җиңелчә)

Һай җаным, һай бабай!
(Шул вакыт бер, яки берничә кыз или малай керә, карап торалар. )
Малай. Исәнме, бабай! Нишлисең?
Б-й. Исәнме, улым, исәнме. Утын ярам, утын. (көлә)
М. Иии, бабай шаярма инде, утын ярмыйсың бит.
Б. Соң, улым, күргәч ник сорыйсың соң?
М. Минем әти болай чапмый дачада, аның моточалгысы бар. Ә бу... (чалгыга күрсәтә) фууу, прошлый век бит...
Б. Аның каравы, улым, чалгы җырын берни дә алыштырмый. Ә ул сезнең мотосикл чалгыгыз колакны тондыра, фәрештәләрне качыра ул. Аның белән чабуның бер тәме дә юк аның.
М. Бабай, син карт бит инде, үзең һаман кызлар дип җырлыйсың...
Б. (көлә) Күңел картамый ул, улым.
М. Бабай, минем сиңа деловой предложение бар иде.
Б. Улым, татарча сөйләш , яме.
М. Ярый. Миңа бабай, фолькор кирәк.
Б. Фольклор белән дөнья тулган, улым, кая карама фольклор. Менә печән чабу, мәсәлән, «Аулак өй», әнә гармун, кара, улым, кошлар сайрый, ул да фольклор, әнә күршеләр кияү мунчасы якты — фольклор, болындагы кичке уеннар, наза, йөзек салыш, барысы фольклор!
М. Бабай, аларны инде кырык тапкыр кабатлап, таптап бетерделәр бит, яңачарак кирәк иде.
Әби. Бабай җаным, башын катырма баланың, иң җиңел дигәнен сөйләп, күрсәтеп бир.
Б. (оныгына карап куя, сокланып) Әәә... Алааай. Ярый, ярый, улым, хуплыйм , хуплыйм... Мин үзем дә бик өнәп бетермим кабатлануларны. Гомер буе үз сукмагымны үзем салдым. Бервакытта да кеше яккан учакта кул җылытмадым...
Яңача дисең инде сииин ...тыңла алайса, тыңла... Бу — әкияти фольклор жанры! Әбисе, син дә тыңла... Бераз ял да булыр үзеңә. Унсигез яшең түгел, унтугызыңны тутырып киләсең... (кет-кет көлә).
Әби. Иии, син индее ( Елмая...Сәнәген ташлап, каба ала, йон эрләргә утыра.)ярый, ярый, тиз тот түлке яме, бабай, эш күп.
Б. Ярар, эш бүре түгел, урманга качмый! Менә, улым, мәкаль дә фольклор, борынгы әби-бабаларыбыздан мирас... Алтын мирас! Эш турында кем нинди мәкаль белә, я..?
Әби. Бабай, ялыктырма, сөйлә теге әкияти жаныр-манырыңны, әйдә.

Б. Ярый, ярый. Борын-борын заманда бер патша булган. Хатыны ел саен кыз бала тапкан. Ә патша кайгыра икән, картаеп килә бит, кемгә калдырырмын патшалыкны, имеш. Бер имче карчыктан киңәш сорый бу, ничек малай алып кайтырга. Карчык киңәш бирә, баш астыңа йоклаганда балта салып йокла ди. Патша шулай итә, алтын балта сала мендәр астына. Ә патшаның хатыны, моны ишетеп тора, үзе дә бер балта сала, чиста көмештән ясалганны. Ә тугыз айдан тупырдап торган ике баһадир малай алып кайта. Шатлыкларының чиге булмый, бөтен патшалык өч көн, өч төн бәйрәм итә. Ә малайлар ай үсәсен көн үсә, ел үсәсен ай үсә.

Аларга Марат һәм Нарат дип исем кушалар. Исемнәре охшаш булса да, малайлар икесе ике төрле була. Марат озак йоклый, тәмле ашап, уеннар ярата. Ә Нарат киресенчә, бик иртә тора, тырышып күп итеп укый, эштән соң гына уеннарга бирелә.

Ә көннәрдән беркөнне патшалыкка яман хәбәр килә. Каф таулары артыннан еланнар һөҗүм итә. Алар бик күп була, ә гаскәр башы Бөек Елан бик явыз ди имеш. Барысы да куркып кала. Патша малайларына әйтә, мин инде карт, еланнар патшасына көчем җитми, бөтен өмет сездә ди. Марат гәүдәгә тазарак булгач, беренче булып ул чыга алышка.

Алар өч көн, өч төн сугышалар. Тик Бөек Елан Маратны җиңә һәм патшага әйтә, иртәгә икенче улыңны җиңсәм, патшалыгың, бөтен мал-мөлкәтең миңа күчә. Сиңа бер төн бирәм ди икән. Нарат озак уйлап тормый, үзенең алган белемнәренә таянып эш итә. Камышлыкка барып төз генә камышларны кисеп алып кайта, аларны билгеле бер озынлыкта кисеп көпшәләр ясый, көпшә астына бер тишек, өске ягына тагы 7 тишек ясый. Бик матур уен коралы — курай килеп чыга. Уйнап җибәрә, барысына да ошый. Нарат патшаны да, әнисен дә, Маратны да уйнарга өйрәтә.

Икенче көнне Бөек Елан көрәш мәйданына Наратны чакыра. Нарат кулына курай тотып чыга. Елан эче катып көлә, «бу камыш кисәге белән мине кыйнамакчы буласың мәллә!!!» ди, аңа башка еланнар да кушылып көләләр. Ә Нарат елмаеп кына куя. Кураен алып татар көйләрен сыздырып уйный башлый.

Шулвакыт могҗиза була. Бөек Елан бии башлый, аңа башка еланнар кушыла. Нарат арый башлаганны күреп патша, аннан соң патшабикә, ул арыгач Марат, янә Нарат уйный, бертуктаусыз курай моңы агыла... Күпме вакыт шулай дәвам итә, анысы миңа мәгълүм түгел, тик еланнар арып-талып йокыга талалар.

Алар йоклаган чакта патша сорый малайлардан, нишләтик боларны? Марат кылыч белән башларын белән чабыйк ди. Ә Нарат әйтә, юк, кан кою кирәкмәс, алар йокыдан торгач карарбыз ди. Иң беренче Бөек елан уяна. Ә шушы вакытта, гонаһ шомлыгына каршы, патшаның биле тота, кузгала да алмый. Бөек елан шул вакыт ыжгырып патша янына килә! Барысы уйлый, патшаны чага да үтерә хәзер дип, ә тегесе бер савыт сорап ала да, шунда агуын чыгара. Савытны патшабикәгә бирә, шуның белән патша билен сөртергә куша, патша шундук савыга. Менә шул гомердән еланнар адәм балаларына тими башлыйлар. Иң мөһиме, аларга тимәскә генә кирәк.

Менә шундый фольклор сезгә, оланнар. Татар халкының борынгы уен коралы курай!!!
Кечкенә генә, гап-гади , камыштан ясалган курай!!! Татар моңы белән нинди кодрәтле ул!!!
Берәр нәрсә аңладыгызы соң? ( көлә)

М. Әйе, бабай, аңладык.
Б. Нәрсә аңладың инде?
М. Таш атканга аш ат.
Б. Менә! Вәт, әйтәм бит, мәкаль дә бит фольклор, татарда бик күп алар...
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
Эше барның ашы бар.
Беләге юан берне егар, белеме бар меңне егар.
Менә шулай, улым... Мин синең Нарат кебек тырыш, белемле, һөнәрле, кыю һәм мәрхәмәтле булуыңны теләр идем...

(Монда мәкалнең яртысын, бабай әйтә, ә балалар калган яртысын әйтеп бетерү бәйгесе ясарга була. Табышмаклар әйтергә була). 

Бабай әкият-фольклор сөйләгәндә, икенче кырыйда КУРЧАКЛАР геройлар булып уйныйлар:
1.Патша.
2.Патшабикә.
3. Марат.
4.Нарат.
5. Бөек Елан.

КИРӘК ӘЙБЕРЛӘР:
/курай, баян, бүкән 2-3 , чалгы, сәнәк, йон эрләү кабасы. 

Марсель Шарапов. Арча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев