Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Каз-кыз (әкияти тамаша)

Менә мин сезгә бер әби белән бабай, аларның оныгы белән булган хәлне сөйлим әле.

АЛЫП БАРУЧЫ. Сезнең барыгызның да әбиләре һәм бабалары бардыр. Алар сезне бик яраталардыр, кызык-кызык әкиятләр сөйлиләрдер, үзегезгә матур оекбашлар бәйлиләрдер, тәмле ризыклар белән сыйлыйлардыр һәм сезне бик тә ярталардыр.

Менә мин сезгә бер әби белән бабай, аларның оныгы белән булган хәлне сөйлим әле. Игътибар белән тыңлагыз, алар сезнең әбиегез белән бабагызга, ә малай үзегезгә ошамаган микән?

Шулай бервакыт аларның ишегалдына кыр казы килеп төшкән. Әби белән бабай моңа бик сөенгән.    
        
        Әби, бабай.

    ӘБИ. Картым, кара әле, кыр казы түгелме ул?
    КАРТ. Каз ! Казның да ниндие әле! Кыр казы!
    ӘБИ. Бахыркаем, канатларын имгәткән түгелме?
    КАРТ. Менә ни өчен бүтәннәрдән аерылып калган икән ул! Әнә, кыр казлары көтүеннән егылып төшкән ул! Бөтерелеп-бөтерелеп әйләнәләр бәгырькәйләрем!
    ӘБИ. Курыкмагыз, без аны әйбәтләп тәрбияләрбез, икенче тапкыр безнең өебез өстеннән үткәндә ул сезнең белән очарлык булып терелер.
    КАЗЛАР.    
        Кыйгак -кыйгак-кыйгак,
        Барыр җиребез ерак.
        Барып җитим дисәң,
        Көчле канат кирәк!

    КАЗ.Кыйгак-кыйгак-кыйгак,
        Калам сездән елап.
        Калмас идем елап
        Таза канат кирәк.

    КАЗЛАР. Кыйгак-кыйгак! Барыр җиребез бик ерак! Яңадан күрешә алмасак — бәхил бул! Исән булсак — тагын күрешербез! Хуш! Хуш! (Китәләр.)
    АЛЫП БАРУЧЫ. Кыр казы әкренләп терелгән. Карт белән карчык аның терелүенә сөенсәләр, очып китәр дип көенгәннәр. Хәзер аларның кыр казын бер дә үзләреннән еракка очырып җибәрәселәре килмәгән.

    КАРТ. Очып китәр инде бу, безне ташлап китәр, үзебезне ятим итәр. Әйдә, без аны читкә җибәрмик. Канат очын киссәк, беркая да китә алмас.
    КАРЧЫК. Шулай итик, булмаса. Хәзер кайчы алып чыгам. 
    КАЗ. Сез минем канат очын кисмәгез, мин сезне ташлап беркая да китмәм, бары тик авыл читендәге күлдә йөзәргә генә рөхсәт итегез.
    КАРТ. Үземнең дә кулым тартмый иде канатларыңны кисәргә. Тик бер дә читкә җибәрәсе килми бит. Бик яраттык үзеңне. Ярар, китмим дигәч, кисмибез.
    КАЗ. Рәхмәт. Бу яхшылыгыгызны гомергә дә онытмам. 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шуннан соң әби белән бабай каз очып китәр дип курыкмыйча яши башлаганнар. Кыр казы көне буена күлдә йөзгән, күл тирәли очып йөргән.
    Карт белән карчыкның шәһәрдән кайткан оныгы булган. Ул да күлдә су коенырга яраткан. Кыр казы күл уртасында йөзгән, ә малай су читендә чупырдаган.

    МАЛАЙ. Мин дә тиздән үсәрмен,
         Күлне иңләп йөзәрмен.
         Казны куып тотармын,
         Аны кочып йөзәрмен.

    Йөзәм, йөзәм! Күл уртасына керәм! Казны тотам! Тоттым!

    АЛЫП БАРУЧЫ. Кар кызы белән икәүләшеп йөзмәкче булган икән, шул чагында әллә каян карчыга килеп чыккан да кыр казын күтәреп алып та киткән. Малай карчыганың аягына ябешкән икән, ул да карчыга белән күккә менеп киткән. Тик карчыга кыр казын күтәреп озак оча алмаган. Аякларына малай ябешкән булгач, ул тиз арыган.

    КАРЧЫГА. Аякларымны җибәрсәнә, миңа авыр.
    МАЛАЙ. Кыр казы белән икебезне күлгә илтеп куйсаң, җибәрермен.
    КАРЧЫГА. Кыр казы минем үземә кирәк.
    МАЛАЙ. Ярар, алайса, миңа күктә очуы да бик рәхәт. (Карчыганың каурыйларын     йолка.)

        Бер каурыең — күлгә төшсен,
        Бер каурыең — җилгә очсын.
        Бер каурыең — уңга китсен,        
        Бер каурыең — сулга китсен,
        Каз белән мин очып китик,
        Бик еракка барып җитик,
        Кыр казларын эзләп табыйк.

    КАРЧЫГА. Тукта! Бөтенләй канатсыз калдырасың! Илтәм, күлегез белән бергә кадалып китегез!

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шулай дигән дә ул аларны күл янына кире илтеп куйган.

    КАРЧЫГА. Күрсәтермен әле мин сезгә моның өчен күрмәгәнегезне!
    МАЛАЙ. Күрсәттерсәләр күрсәтерсең. Хәзер мин күрсәтеп карыйм.

    АЛЫП БАРУЧЫ. Малай үзенә карчыга ни күрсәтергә җыенганын көтеп тормаган, кулына таш алып, карчыгага томырган. Карчыга егылып төшкән дә кара еланга әйләнгән.

    КАРА ЕЛАН. Аһ син, әшәке малай! Хәзер мин сезне буып үтерәм!

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тик кара елан үз ниятен тормышка ашыра алмаган, күктән уктай атылып бөркет төшкән һәм еланны күтәреп бик биеккә — болытлар өстенә үк менгән дә аны ычкындырып җибәргән. Елан җиргә бәрелеп кисәкләргә таркалган.
    Шуннан соң кыр казы гүзәл кызга, ә бөркет батыр егеткә әверелгән.

    ЕГЕТ. Рәхмәт сезгә, әби, бабай , батыр малай, сез безне явыз аждаһа кулыннан коткардыгыз.
    ӘБИ. Казлы булдык дигән идек, кызлы булганбыз, хәзер инде аны бездән алып китәрсең микәнни?
    КАРТ. Кайгырмыйк әле, карчык, казыбызның кыз булуына сөенергә генә кирәк.
    ЕГЕТ. Кайгырма, әби, кайгырма, бабай, кайгырма, малай, беребез кызыгыз, беребез улыгыз, ә сиңа. энекәш, абый белән апа булырбыз.

    АЛЫП БАРУЧЫ. Әби белән бабай, аларның оныклары моңа бик тә сөенгәннәр. Шулай булмыйча, кызлы да, абыйлы да, апалы да булып кара әле!

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев