Кабак һәм аның дуслары
Сабыйлар һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына курчак театры уйнар өчен нәни әкияти тамаша.
АЛЫП БАРУЧЫ. Кадерле балалар! Сезнең дуслык турында ишеткәнегез бармы? Ишетсәгез, белегез, дуслык булган җирдә кешеләргә генә түгел, җәнлекләргә дә, җәнлекләргә генә түгел, очып йөрүче кошларга, үсеп утыручы җиләк-җимешләргә, яшелчәләргә дә куркыныч янамый. Куркыныч булган чакларда исә дуслык коткара.
Дуслык менә шундый нәрсә ул, балалар.
Күптән түгел мин менә шундый бер кызык хәлгә тап булдым. Аны күргән бөтен кеше гаҗәпкә калды. Сез аның турыда ишетсәгез, дуслыкның кадерен тагын да ныграк белерсез, дип, сезгә дә сөйләргә булдым.
Шәһәрдән ерак түгел җиләк-җимеш бакчалары бар. Агачлар яз җиткәч яфракка бөреләнгәндә дә, көннәр җылынгач, чәчәк атканда да, җәйләрен җимеш белән капланганда да, ә көзләрен өлгергән җимешне җыеп алганда да куаналар икән.
— Матур булуы бик күңелле шул, — диешәләр алар. Ә җимешләр өлгергәч, вакытында җыеп алсалар, агачларда бер яфрак калмыйча коелып бетсә дә, тагын да күңеллерәк.
Менә быел да җимеш җыярга вакыт җиткән. Бакча хуҗалары сөенә-сөенә җимеш җыйганнар, куанганнар, ә агачлар тагын да ныграк сөенгәннәр. Кешеләрнең куанганын күрүе агачларга да күңелле шул.
Тик менә алар койма буенда үсеп утырган кабакны өзәргә онытканнар. Кабак моңа башта бер дә кайгырмаган. Хуҗасы тагын бераз үссен өчен калдыргандыр, дип кенә уйлаган. Ә хуҗасы аның турында бөтенләй оныткан. Кыш чыкмыйча бакчага килергә уйламаган да. Тик кабак бу турыда белмәгән. Үсәм-үсәм дип койма буендагы биек баганага менгән дә хуҗасын көтә башлаган. Шулай үсә торгач багана башына ук менеп җиткән. Берзаман аска караса, башы әйләнеп, чак кына егылып төшмәгән. Куркуыннан дер-дер калтырап селкенә башлаган. Ә аның янында гына үрмәкүч челтәр үрә икән.
КАБАК. Уф, башым әйләнә.
Мин кабак, таш кабак,
Үсеп җиттем бигрәк шәп.
Тәмле, баллы, татлы бәлеш
Пешерсәгез булыр шәп.
ҮРМӘКҮЧ.
Челтәр үрдем читәнгә,
Җилфер-җилфер итәргә.
Җилфердәмәсә читәндә
Челтәремә нишләргә?
Әй, син, тик кенә тор! Челтәрләремне ертасың. Ә минем челтәрләрем бик нәфис, алардан күбәләкләр үзләренә канатлар тегә. Менә мин соңгы челтәремне үрем бетерәм дә, челтәрләремне сандыгыма тутырам һәм йокларга ятам. Селкенмә, дим! Тукта әле, нишләп син шул хәтле биеккә мендең? Монда сиңа кыш чыгардай урын юк.
КАБАК. Хуҗамны көтәм мин. Аның килгәне күренмәсме, дип менгән идем.
ҮРМӘКҮЧ. Күренмимени соң?
КАБАК. Күренми шул. Әллә минем турыда онытты инде.
ҮРМӘКҮЧ. Киләсе кеше бөтенесе дә килеп бетте инде. Хәлең чынлап та шәптән түгел икән. Әйдә, мин ярдәмгә бүтән үрмәкүчләрне чакырам.
КАБАК. Кирәкми! Үзем төшәм. Уф... Башым әйләнә. Егылам, чәрдәкләнәм!
ҮРМӘКҮЧ. Әй, әй,селкенмә! Мин хәзер челтәрләрем белән сине тотып торам. Үрмәкүч туганнар! Килегез, сез дә ярдәм итегез!
Ярдәмгә үрмәкүчләр, кошлар килә.
КОШЛАР ҖЫРЫ.
Кабак, кабак, кабак,
Каян тора карап.
Биек менгәч кабак
Борын чөйгән харап.
КАБАК . Түземем җитми. Ычкынам, егылам...
КОШЛАР. Бичара кабак! Нишләр инде ул багана башыннан төшә алмаса?
ҮРМӘКҮЧ. Кабак егылып чәрдәкләнмәсен өчен челтәр ятьмә үрергә кирәк. Сез ул арада кабакны тотып торыгыз.
КОШЛАР:
— Көчебез җитәр микән?
— Ул шундый дәү, без бәләкәй...
— Аның каравы, без күбәү, ул берүзе...
— Тырышып карыйк булмаса...
— Җил дә исә башлады бит...Хәзер егып төшерә...
— Яңгыр да ява башлар...
Җилле, яңгырлы болыт күренә.
ҖИЛ. Мин исми торам.
ЯҢГЫР. Мин яумый торам.
БАГАНА. Мин дә тынымны чыгармыйм. Кабак кына егылып төшмәсен.
Үрмәкүчләр багана тирәсен челтәп ятьмә белән әйләндереп алалар. Ә кошлар кабак тирәсендә аңа ярдәм иткән булып очалар.
АЛЫП БАРУЧЫ.Үрмәкүчләр тиз-тиз генә кайсы элек үргән челтәрен чыгарып, кайсы хәзер генә үреп багана тирәсеннән агач башларына, коймага исәпсез-хисапсыз челтәрләр сузганнар, шуннан соң кабакны сабагыннан тарткалый башлаганнар. Тик төшерергә хәлләреннән килмәгән. Шуннан соң алар ярдәмгә кемнәрне чакырганнар дисезме?
Багана янында мәш киләләр.
ҮРМӘКҮЧ. Тычкан дуслар! Кая киттегез сез? Кабак төшен сез дә яратасыз бит.
Тычканнар килә.
БЕР ТЫЧКАН. Бик биек менгән бит. Шулай да тырышып карыйк әле.
АЛЫП БАРУЧЫ. Бер армия тычкан өскә үрмәләп менгән, ә бер армиясе аста калган. Өскә менгән тычканнар кабакны әйләндереп алганнар да ятьмә-члтәрләр ычкынып китмәсен өчен бер тәпиләре белән баганага, бер тәпиләре белән кабакка, бер тәпиләре белән челтәргә тотынганнар. Ә астагы тычканнар кабакны сабагыннан әкрен-әкрен аска тарта башлаганнар. Көн тартканнар, төн тартканнар, шулай итеп кабакны исән-имин тартып төшергәннәр болар. Кабакның бер генә җире дә сыдырылмаган хәтта.
ТЫЧКАННАР:
— Нинди зур кабак!
— Нинди матур кабак!
— Нинди батыр кабак!
— Нинди сабыр кабак!
КАБАК. Бик зур рәхмәт сезгә, дусларым. Мин сезне сыйлар идем дә, хуҗаларым янына кайтасым бар шул.
ҮРМӘКҮЧ. Мин аларга булышкан өчен үзем үргән челтәрләрне бирәм.
БҮТӘН ҮРМӘКҮЧЛӘР:
— Безнекен дә алсыннар...
— Алсыннар, рәхәтләнсеннәр.
ТЫЧКАННАР(куаналар):
— Бигрәк матур челтәрләр!
— Туй күлмәге өчен менә дигән!
— Тәрәзәләребезгә пәрдә итеп эләрбез!
— Бишеккә чыбылдык итәрбез!
КАБАК. Төшүен төштем дә ничек кайтырмын икән? Хуҗамның кайда яшәгәнен дә белмим бит. Үзе дә килмәс инде.
ҮРМӘКҮЧЛӘР. Без сиңа бүтән булыша алмыйюбыз, үпкәләмә.
КОШЛАР. Пип-пип-пип! Безнең дә кулыбыздан килми. Пип-пип-пип...
Очып китәләр. Кабак үзе генә кала. Куян керә. Кабакны әйләнеп йөргәч, шакый.
КУЯН. Тук-тук!!-тук! Кем син?
КАБАК. Мин- кабак. Мин сине беләм. Син- куян.
КУЯН. Каян белдең?
КАБАК. Яз көне әниеңнән адашып калгач, минем яфрагым астында төн үткәргән идең. Син дә, мин дә бик бәләкәй идек, бер-беребезгә сыенып җылындык. Ул төнне кырау төште. Син булмасаң, мин туңып үлә идем.
КУЯН. Мин дә син булмасаң, катып үлә идем.
КАБАК. Миңа хәзер берәү дә ярдәм итә алмас шул инде. Хәлләрем хөрти.
КУЯН. Урманнан куяннар чакырыйм әле. Алар ни дә булса эшләрләр.
Җитез куяннар, кайда сез? Кабак дус бәлагә очраган.
Куяннар .
КУЯННАР. Нинди тәмле кабак!
БЕР КУЯН. Ничек шул хәтле зур булып үстең син, ә? Серен безгә дә әйт әле. Болай үссәк, бүредән дә, төлкедән дә бөтенләй курыкмас идек.
ИКЕНЧЕ КУЯН. Куркыныч килгәндә, селкенә дә алмас идең әле.
КУЯН. Куян дуслар! Кабакны хуҗасына илтергә кирәк.
КУЯННАР ҖЫРЫ.
Кабак, кабак, кабак,
Тормыйк аңа карап.
Торсак шулай карап,
Була инде харап.
Кабакны тәгәрәтеп уйныйлар.
КУЯННАР:
-Булдырабыз аны. Булдырабыз бит?
— Ник булдырмаска? Булдырабыз!
— Куян дигәч тә, булдыксыз түгел без!
Кабакны тәгәрәтәләр. Тәгәрәтә торгач, бүре оясына килеи җитәләр. Бүре балалары сугышлы уйныйлар.
БҮРЕ БАЛАЛАРЫ:
— Карагыз әле, карагыз, нинди куркыныч нәрсә?
— Куяннар бит алар!
— Чынлап та!
— Нинди әзмәвер!
Бүре балалары куркышып төрлесе төрле якка йөгерәләр. Бүре оясыннан чыга. Куяннар бүреләрдән куркып, кабакны калдырып качалар.
БҮРЕ. Нәрсә бар анда?
КУЯННАР. Бүре өеренә эләктек! Нишләр инде, бичара кабак, без ичмасам качып котылдык.
БЕР КУЯН(икенчесенә).Йә, кабак кебек үсәсең киләме инде хәзер?
ИКЕНЧЕ КУЯН. Юк. Үзем генә булып калам.
Бүре кабакны иснәп карый. Бүре балалары бергә җыела.
БҮРЕ. Ит исе дә килми. Күтәрерлек тә түгел, сабы да юк. Нәрсә булыр икән бу?
БҮРЕ БАЛАЛАРЫ. Юкка куркышканбыз! Бер дә куркыныч әйбер түгел икән! Әйдәгез, без аны шар итеп тәгәрәтәбез!
Җырлыйлар:
Шар таптык, шаккаттык,
Тәгәрәтеп алҗаттык.
Тәгәрәтеп алҗаткач
Чак-чак калдык адашмый.
Бүре балалары кабакны тәгәрәтә-тәгәрәтә уйныйлар. Тәгәрәтеп уйный торгач, оядан читкә китәләр һәм уйный-уйный шәһәргә килеп керәләр. Кешеләр аларны күреп, йөгерешәләр.
ТАВЫШЛАР:
— Хоккейчы бүреләр килә!
— Күрми кала күрмәгез!
Саескан очып керә.
САЕСКАН. Ни бүләләр анда? Хоккей? Ур-ра, бүреләр дә хоккей уйный башлаган. Хәрәмләшмәгез, хәрәмләшмичә генә уйнагыз!
БҮРЕ БАЛАЛАРЫ:
— Син хәрәмләшәсең!
— Юк, мин хәрәмләшмим, син үзең хәрәмләшәсең!
АЛЫП БАРУЧЫ. Шул чагында кабак хоккей уйнаучы бүреләрне күрергә йөгереп килүчеләр арасында үзенең хуҗасын күргән һәм туп-туры аңа таба тәгәрәгән. Хуҗасы аны таныган һәм өенә алып кайткан. Өйгә кайткач, тәмле итеп кабак бәлеше пешергән. Бүре балаларын да сыйлар иде, тик алар әллә кайчан урманга элдергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев