Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Җәнлекләр дуслыгы

3-4 яшьлек балаларга бәйрәм кичәсе үткәрү өчен сценарий.

Максат: Балаларның  сөйләмен, сүз байлыгын арттыру, аларның  сәнгатьле сөйләменә  ирешү.

Бурычлар:

1. Балаларда  уңай  әхлакый идеаллар,  ярдәмчел булу теләге тәрбияләү, персонажларның гамәлләрен  дөрес бәяләү.

2. Театр уйнау  эшчәнлегенә  тотрыклы  кызыксыну  үстерү.

3. Эмоция, хәрәкәт, сүз  әйтелешендә, гәүдә  тотышында  балаларның   иҗади мөстәкыйльлегенә  ирешү, нәфасәти  зәвык тәрбияләү

Эшчәнлек барышы:

- Балалар, карагыз әле безнең арабызда бүген тылсымлы киенгән балалар бар. Кемнәр микән алар?

- Алар - артистлар.

- Балалар, сез театр карарга яратасызмы? Безнең балалар бакчасына да театр килә бит.

Театр вакытында үзеңне тоту турында балалар белән әңгәмә.

Хәзер без артистларны сәхнә артына озатабыз, ә без тамашачылар булырбыз.

Урман күренеше. Балалар астына качарлык зур гөмбә “үсеп” утыра. Яңгыр яуган тавыш ишетелә. Ширма артыннан гөмбә өстенә су сиптерелә.  Бер кыз чыга.

1 нче бала:

Җәйге бер матур көндә

Яңгыр ява шыбыр – шыбыр.

Бөҗәкләр йөгерешә

Ыбыр – чыбыр, ыбыр – чыбыр!

Кырмыска йөгереп йөри, качарга урын эзли:

Кырмыска:

- Яңгыр ява урамда

Иләкләп һәм чиләкләп.

Кая гына качыйм микән

 Утырыйм микән ипләп?

Гөмбә күрә, астына барып утыра

Күбәләк очып керә, туктый

Күбәләк:

Яңгыр ява да ява

Юешләнде күлмәгем

Башларын түбән игәннәр

Минем өем – гөлләрем.

- Мине дә качыр әле, кырмыска

Кырмыска аны чакырып кул болгый

- Пи-пи- диеп чыйнап арган хәлдә тычкан бара:

Тычкан:

-Исәнмесез дусларым,

Миңа урын табыгыз!

Юешләнеп беттем бит

Киң күңелле булыгыз!

Кырмыска аны чакырып кул болгый

Чыпчык очып йөри- йөри дә әкренәеп, туктап кала:

Чыпчык:

Исәнмесез, дусларым,

Канатларым авырайды.

Табыгыз миңа урын

Очар хәлем калмады.

Чыпчыкны да гөмбә астына кертәләр.

Сикереп- сикереп куян килеп керә:

 Куян:

Коткарыгыз, яшерегез,

Артымнан төлке килә.,

Йөгерергә хәлем бетте

Озакламый куып җитә.

Куянны гөмбә артына яшерәләр.

Хәйләкәр Төлке күренә, эзләнеп йөри, Гөмбә янына килә:

Төлке:

Дусларым, туганнарым,

Куян күренмәдеме?..... (Иснәп карый)

Исе дә килми Куянның

Артыннан киттем чабып,

Кызу – кызу йөгерсәм

Бәлки тотармын табып

Төлке китә, яңгыр да “туктый”

2 нче бала.

Шулай итеп җәйге яңгыр

Тиз генә үтеп киткән.

Тирә- яктагы үләннәр

Күптәннән инде кипкән.

3 нче бала:

Әйдәгез бергәләп

Куллардан тотышыйк,

Һәрвакыт без шулай

Елмаеп, дус яшик

Балалар түгәрәккә басалар, “Дустым бар” җырлы- бию башкарыла.

Кулланылган әдәбият: В.Г.Сутеев  “Под грибом”

Ләйсән Асадулловна Миннигулова,  Әминә Хадиевна Габрахимова, Чаллының 19нчы “Аленка” балалар бакчасы тәрбиячеләре. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев