Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

«Алтын көз» бәйрәме

Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый.

Алып баручы: Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең ачы бураннары, яз — тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. 

Борын заманнарда бер авыл агаеннан
— Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме? - дип сораганнар.

Ул, һич тә аптырамыйча:
— Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы, - дип җавап биргән. Чөнки, балалар, барлык яшелчә, җиләк-җимешләр көз көне өлгерә. Көз безгә уныш, муллык алып килә. Менә шундый авыз өчен яхшы булган табигатьнең иң асыл, фасылында, без «Көз» бәйрәменә җыйналдык.

Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте. 

Урман кырларга
Килде матур көз.
Җәй үтте диеп
Үкенмибез без.

Ни арада җәй үткән
Алтын көз килеп җиткән,
Җимешлэр өлгергәч бакча
Бигрәк тә матур икән. 

Көз килде, уңыш булды,
Табын сый белән тулды.
Рәхим итегез, дуслар,
Көзге бәйрәмгә! 

Җыр «Яфрак бәйрәме»

А.Б.Көз, балалар, безгә үзе белән байлык, муллык алып килә. Көз җиткәч без бакчаларыбыздан бик күп яшелчә, җиләк-җимеш җыеп алабыз. Искә төшерик әле, без нинди яшелчәләр җыябыз?
— Помидор, кыяр, кәбестә, бәрәңге, кишер......
( Арып-талып, маңгаен сөртә-сөртә бабай килеп керә)
Бабай: Ой,арыдым,бигрәк арыдым. Абау, кая килеп эләктем соң мин?
А.Б. Бабай, без монда көз бәйрәменә җыелдык. Әйдә, утыр әле, безнең белән бергә синдә ял итәрсең.
Бабай: Әй, мин балаларны бик яратам. Үз оныкларым белән мин гел табышмак әйтешле уйныйм. Әллә сезнең белән дә уйнап алабызмы?
А.Б.: Әйдә, бабай, безнең балалар табышмакны отарга яраталар.

Бабай табышмаклар әйтә.
Турыйсың да турыйсың, тураганда елыйсың. (Суган).
Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр).
Утыра бер чүлмәк өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә).
Җир астында җиз бүкән. ( Бәрәңге ).
Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә. (Чөгендер).

Бабай: Булдырдыгыз, балалар, табышмакларны бик тиз оттыгыз.
А.Б. Бабай, без сиңа шигырьләр,биюләр биеп курсәтәбез әле.
Бабай: Рәхәтләнеп тыңлыйм балалар.

БИЮ : Гәмбәләр
Көз көннәре бик күңелле,
Бик күп җимешләр пешә.
Помидор карбыз өлгерә,
Алмалар өзелеп төшә. 

Көз килде. Үләннәр
Саргайды, шиңде.
Сап — сары яфраклар
Җиргә сибелде.

Кәрзин тулы алмалар,
Помидор һәм кыярлар.
Кәбестә, кишер, суган,
Безнең чиләкләр тулган. . 

Ә бәрәңге, бәрәңге,
Бәрәңгене күр әле.
Сап-сары бәрәңге белән
Безнең базыбыз тулды. 
Бабай: Әй, балакайларым, мин бит монда онытылып утырам икән. Сез бәрәңге турында шигырь сөйләгәч, исемә төште. Мин бит бакчадан бәрәңге алып кайта идем. Әй, картайгач һич кенә хәтер юк инде. Кая, бәрәңгемне мондарак алып куйым әле. Сез дә булышыгыз әле миңа, балалар.
(1-2 бала булышып капчыкны алып килеп җиткәндә бәрәңге таралып китә).
Бабай: Әй, Аллам, капчыгым тузган булган икән. Ничек кенә җыеп бетерергә инде.
А.б: Бер дә кайгырма, бабай. Балалар, бик тиз җыеп бирерләр. Башта синең бәрәңгеләр белән бер уен уйнап алыйк әле.
Уен: «Кем күбрәк бәрәңге җыя»
Бабай: Әйдә, мин дә карап торыйм әле. Бигрәк җитезләр, уңганнар икәнсез.
Балалар мин сезнең янда яшәреп киттем. Сезнең белән бик күңелле булды.(Уйланып башын тота)
Мине бит әбиегез бәрәнгегә дип җибәргән иде,югалткандыр инде .Кайтып китим тизрәк. Саубуллашып чыгып китә.

Җырлы бию «Матур уен»
Тәрбияче: Ә безнең бәйрәмебезнең төп кунагы — Алтын Көз күренми нигәдер.
А.Б.Бергәләп чакырып алыйк:
— Көз,көз, кил безгә!
Көзсылу:
Исәнмесез, нәни дуслар,
Сезне күреп килдем мин
Матур бәйрәмегез икән,
Йөзегездән белдем мин.

Мин — Көз. Килдем сезгә.
Көзге байлык кулымда.
Муллык белән байлык телим
Кем очраса юлымда.
Тәрбияче: Балалар, бу бит Көзсылу үзе, безнең яраткан көзебез. Матур итеп исәнләшик әле.
-Исәнме көз, алтын көз!
Безне сагынып килдеңме?
Агачларга куакларга сары чуклар элдеңме?
Көзсылу: Саумысыз, нәни дусларым,
Сезне сагынып килдем мин,
Тәрбияче: Көзсылу, синең кулыңда нәрсә?
Көзсылу: Кулымда — кәрзин, кәрзинемдә — файдалы яшелчәләр.

Җыр «Көз һәм балалар җыры»

Тәрбияче: Көзсылукай, безнең балалар көз турында шигырьләр дә өйрәнделәр.
Осень, осень золотая 
Хорошо, что ты пришла
Ты и яблок, ты и хлеба
Ты и меду принесла 

Көз, көз, көз 
Сине көттек без
Алма кавын һәм карбызлар 
Өлгерми синсез.

Менә көз килде 
Салкынча, җилле
Агачларда яфраклар
Саргайган инде. 

Уңыш җыелды
Һәм кошлар китте.
Матур көз ае
Килеп тә җитте. 
Көз: Булдырдыгыз, балалар. Әле мин үзем белән матур яфраклар да алып килгән идем. Әйдәгез әле, шул яфраклар белән биеп алыйк.
Көзге яфраклар белән бию
Көз: Балалар, сез бик матур биедегез. Ә хәзер урыннарыгызга утырыгыз.
Көзсылу: Кадерле балалар, миңа китәргә вакыт. Сезнең белән бик күңелле булды. Бигрәк матур җырладыгыз, биедегез, уйнадыгыз, шигырләр сөйләдегез. Барысы өчен рәхмәт сезгә. Мин сезгә көз күчтәнәчләре өләшәм. (Алмалар тарата).
Алдагы көннәрдә дә
Телим сезгә уңышлар.
Муллыкта, рәхәт тормышта
Яшәгез, нәни дуслар! (Китә)

Балалар: Сау бул, Көзсылу!


Балык Бистәсе районы Котлы Бүкәш «Дуслык» балалар бакчасы, тәрбияче Кәримова З.Г. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев