Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

“Әдәпле бала” темасы буенча әхлак дәресе эшкәртмәсе

5-6 сыйныф укучылары белән әхлак дәресе үткәрү өчен сценарий.

Материалның исеме: Әхлак тәрбиясе

Темасы:  “Әдәпле бала”.

Аудитория: 5-6 сыйныф укучылары

Кисәк: тулы белем

Барышы.

Максат:

Балаларны әдәпле сөйләшергә, әти-әнине яратырга, төрле яшьтәге кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтү; сөйләм культурасы һәм тылсымлы сүзләр дөньясы белән таныштыру;

үз-үзләренә һәм иптәшләренә карата мәрхәмәтле караш тәрбияләү; рухи яктан әхлаклы шәхес формалаштыру.

Бурычлар:

  1. Балаларның эчке культурасын үстерү;
  2. Аралаша белү, ситуациядән дөрес чыга белү кунекмәсен үстерү;
  3. Әдәпле кеше һәм әдәплелек кагыйдәләре буенча үз фикерләрен әйтә алу күнекмәләре булдыру.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация

   

Укытучы:

– Исәнмесез, кадерле укучылар!

Хәерле көннәр сезгә! Көнне башлаганда укучылар, әйдәгез, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк. Елмаеп исәнләшик.( укучылар бер-берсенә карап елмаялар)

Бик зур рәхмәт сезгә. Матур итеп кенә урыннарга утырдык.

– Балалар, бүген без  сезнең белән әдәпле укучыга  нинди сыйфатлар хас булуы турында сөйләшәчәкбез.

  • Әдәпле булуны сез ничек аңлыйсыз соң?( укучылар фикерен тыңлау)
  • Әдәпле булу әнә шул “Исәнмесез” сүзеннән башлана да инде. Ул кешеләр белән аралаша белү, аларга игътибарлы, инсафлы булу дигән сүз. Һәркем башкалардан игелеклелек, ягымлы караш һәм хөрмәт көтә. Ләкин моның сере шунда: үзе инсафлы, тәрбияле, яхшы кешегә генә башкалар һәрвакыт яхшылык эшләргә тырышачак.

Сезгә фикер йөртү өчен бер хикәя укыйм. Тылсымы нәрәсдә икән, игътибар белән тыңлагыз.

(Слайд 1)

Урман юлыннан  ике  кеше - бабай  һәм  малай  бара. Көн  эссе. Аларның  бик  тә  су  эчәсе  килә.

 Юлчылар  кечкенә генә  инеш  буена  килеп  җитәләр. Тын  гына  челтерәп  салкынча йөгерек  су  ага. Алар, сусауларын  басар  өчен, иелеп  су  эчәләр.

– Суың  өчен  рәхмәт  сиңа, инешкәй, - ди  бабай. Малай  көлеп  куя.

– Бабакай,  ни  өчен  инешкә  рәхмәт  диеп  әйттең?- дип  сорый  ул  бабайдан, - инеш  җанлы  нәрсә  түгел  ләбаса,  ул  сезнең  сүзләрегезне  ишетми,  сезнең  яхшылыгыгызны  аңламый.

– Анысы  шулай. Әгәр  суны  бүре  эчкән  булса,  ул  рәхмәт  әйтмәс  иде. Без  бүре  түгел, кешеләр.

Кешенең  ни  өчен  рәхмәт  сүзе  әйткәнен  беләсеңме? Уйланып  кара  әле: бу  сүз  кемгә  кирәк?

Малай  җитдиләнеп, уйга  калды. Аларның  вакыты  күп,  барасы  юл  әле  ерак  иде...

–  Әйтегез  әле, балалар ,  ни  өчен  бабай  инешкә  рәхмәт  әйткән  соң?

– Кешеләрне  шифалы  суы  белән  сыйлаганы  өчен.

– Инеш  кешене  аңлый  аламы  соң?

– Юк.

– Шулай  булгач,  аңа  рәхмәт  әйтүнең  нигә  кирәге  бар?

(Бабакай  болай  фикер  йөртә: “Әгәр  инеш  суы  аңа  яхшылык  эшләгән  икән, сусавын  баскан  икән, димәк,  аны  аңлаган  кебек  тоелган. Бу  сүзне  әйтсәң, үзеңә  рәхәт  булып  китә.)

  • Ә  бүре  инеш  суын  эчәме? Алай  булгач, нигә  рәхмәт  әйтми?

(Укучылар  фикере.)

Әйтегез  әле, ни  өчен кеше рәхмәт  сүзен  әйтә?

  • Бу  сүз  яхшы, изге  эшләргә,  гамәлләргә  җавап  йөзеннән  әйтелә.

Аны  ишетү   һәркемгә  рәхәт.

(Слайд 2)

Сенең өйдә әби-бабайларыгыз бармы? Сез аларны хөрмәт итәсезме, яратсызмы?

Хәзер мин сезгә   бер бала  һәм әбисе турында Вәсимә   Хәйруллинаның  “ Гафу  ит” шигырен  сөйлим.

Әбиемне  үпкәләттем,

Эндәшми  дә,  көлми  дә,

Кулларына  асылынам,

Бар  икәнне  белми  дә.

 

– Әбием, зинһар, гафу  ит.

Сөйләш  инде, чибәрем.

Телисеңме, син  яраткан

Җырны  җырлап  җибәрәм.

 

Дуслашыйк  инде, әбием,

Үскәч  күлмәк  тегәрмен,

Өстәлеңә  би-ик  күп  итеп

Күчтәнәчләр  тезәрмен.

 

Сагызга  дигән  акчамны

Бирәм  сиңа - ал  гына!

– Бәбкәем, акчага  сатыла

Күлмәк  кенә,  бал  гына.

 

Гафу  итәм, тик  кесәдә

Йөрми  дуслык, татулык.

Алар  яши  шәфкатьле  сүз,

Мәрхәмәтле  эш  булып.

– Ни  өчен  әби  үпкәләгән? Олы  кешеләрне  үпкәләтергә  ярыймы?  Ни  өчен  ярамый?

“Яхшы сүз - җан азыгы, яман сүз - баш казыгы” дигән мәкаль ишеткәнегез бармы, балалар?

– Начар сүз әйтеп, өлкәннәрнең хәтерен калдыргансыз икән, гафу үтенегез. Үз гаебеңне таный белү, гафу үтенә белү – бик кирәкле сыйфат.

Нәтиҗә: Яхшы  сүз  дә  шәфкатьле  эш  кебек  икән. Ярамаган  сүзләр  әйтеп  кеше  күңелен  яраларга  ярамый  икән. Дуслык,  татулык  нигезе  булып  та  матур  сүзләр  санала.

– Шифалы, тылсымлы  сүзләрне  никадәр  күбрәк  куллансагыз, тормыш  шулкадәр  ямьлерәк  булыр, теләкләрегез  дә  тизрәк  үтәлер, кешеләр  дә сезгә  шәфкатьле, игътибарлы  булырлар.

  (Слайд 3)

      “Яхшы сүз – җан азыгы”

 Яхшы сүзне җаның тели синең,

 Начарлыктан күңел көрсенә

  Ә син үзең андый яхшы сүзне

  Әйтәсеңме башка кешегә?

Бу кагыйдәләрне исегездә калдырыгыз, укучылар!

  • Үз-үзең белән идарә итәргә, үз фикереңне тыныч кына әйтергә өйрән. Кычкырма, кешеләрнең кәефен бозарлык авыр сүз әйтмә.
  • Һәрвакыт ярдәмчел бул.
  • Иптәшләрең белән әйбәт мөгамәләне сакла: аларга кушаматлар такма, «тылсымлы» сүзләр әйтергә онытма, кешеләр белән очрашканда исәнләш, аерылышканда саубуллаш.
  • Әләкче булма.
  • Нинди дә булса бер эшне әйбәт башкара белүең белән масайма. Иптәшләреңне дә шулай эшләргә өйрәт.

 

  • Ә хәзер укучылар әз генә хыялланып алыйк. Әгәр без яхшылыкны күрсәк, нинди төстә булыр иде?
  • Яхшылыкны иснәп карасак, исе  нинди булыр иде икән?
  • Әгәр тотып карасак, дуслык нинди булыр иде?
  • Әйе. Балалар мин дә шулай уйлыйм. Ул шундый йомшак булыр иде, аны гел кысып яратып кына торасы килер иде.

 – Сөйләшүебезне  Ф.Яруллинның “Сорау һәм  җавап”  шигыреннән өзек белән     тәмамлыйсым   килә.

 

Һич  яхшылык  эшли  алмасаң  син

Кешеләргә  бик-бик  теләп  тә,-

Яхшы  теләк  телә,

Ул  да  кайчак

Зур  көч  өстәп  куя  йөрәккә.

 

– Балалар,тәрбия сәгатебез ахырына якынлашты, кәефләрегез ничек? Начар якка үзгәрмәдеме? Ничек инде, яхшы сүзләр турында сөйләшик тә, кәефләребез дә начарайсын, ди.

–  Ягез әле, үзегезнең кәефләрне белдергән күбәләкләрне кулларыбызга алыйк. Могҗиза барлыкка килүенә ышанасызмы? Дустыгызга әйтәсе килгән иң матур теләкләрне эчтән генә уйлагыз.

 Әгәр дә сезнең теләкләрегез яхшы булса, күбәләкләрегез очып китәчәк. Уйладыгызмы? Ә хәзер барыбыз бергә күбәләкләргә таба өреп, теләкләрне әйтеп очыртып җибәрәбез.

Менә балалар, чын күңелдән әйтелгән теләкләрдән, хәтта, күбәләкләрдә терелде. Бүгенге сөйләшүгә йомгак ясап,шуны әйтәсем килә:

Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк.

Матур эшләр, матур сүзләр бизәп торсын күңел түрен. Сау булыгыз!


Бохарова Резедә Зәкәрия кызы, ТР Мөслим муниципаль районы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп - интернаты тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев