Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Әдәби әсәрләрне сәхнәләштерү аша татар сөйләменә өйрәтү

А.Алишның «Куян кызы» әкияте текстын өйрәнү аша татар теленә өйрәтү дәресе.

Мин, Хайруллина Сәрия Сәйфетдин кызы, Казан шәһәренең "Адымнар — белемгә
һәм бердәмлеккә юл күптелле мәгариф комплексы«нда эшләүче укытучы буларак,
укучыларны татар теленә өйрәтү, кызыксындыру өчен дәресләремдә төрле
технологияләр, алымнар кулланам. Дәрестә укыганны ныгыту максатыннан
укучылар белән дәрестән тыш эшчәнлекне бергә бәйләп алып барам. Мәктәптә
оештырылган «Яшь талантлар» театр түгәрәге җитәкчесе буларак , укучыларны
кечкенә күләмле әдәби әсәрләрне сәхнәләштерү аша татар сөйләменә өйрәтергә
тырышам. Ә шушы рольле уен, сөйләшү, аралашу аша аларда татар теленә һәм
әдәбиятына кызыксыну уяна.

Бүген мин сезгә А.Алишның «Куян кызы» әкияте текстын өйрәнү аша эш
тәҗрибәм белән таныштырырга тырышырмын.
1 төркем видеоны тавышландыра . (1.37-2.30). Аннары дәвамын 2 төркем уйнап
күрсәтә.
3 төркемгә сораулар:
-Куян кызы нинди?
-Әнисе нинди?
-Тиен нинди? ( ярдәмчел, чын дус)
-Доктор Айболит нинди? (һәр бала үз герое турында сөйли. Мәсәлән: Әнисе
кызын ярата, киез итек бирә. Авыргач кызгана, докторга алып бара. Куян кызы —
иркә,шаян,шук)
Дәрестән тыш чара .
Сыйныф — 2
Тема: Абдулла Алиш «Куян кызы» әкияте
Максат:
1) Абдулла Алишның " Куян кызы" әкияте аша укучыларны текст белән
эшләргә өйрәтү;
2) Укучыларның анализ ясау, гомумиләштерү, мөстәкыйль фикерләүләренә
ирешү;
3) Укучыларны туган телнең матурлыгын күрә, тоя белергә өйрәтү,
ярдәмләшеп эшләүнең нәтиҗәле булуына төшендерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр: Укучыларны текстны өйрәнү аша татар
сөйләменә чыгару.
Эшне оештыру төрләре: Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү
Чыганаклар: төп : А.Алиш «Куян кызы» әкияте.
1. Оештыру. Мотивлаштыру.
— Исәнмесез укучылар, кәефләрегез ничек?
2. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы балаларга йомшак куян уенчыгын күрсәтә.
-Укучылар, бу нинди җәнлек?
-Куян.
Укытучы куянның башына бантик куя.
-Балалар, бу куян кызмы, малаймы?
-Куян кызы.
-Димәк безнең бүгенге темабызның герое кем булыр?
-Куян кызы.
Ә хәзер мин сезне өч төркемгә бүләчәкмен. 1 нче төркем әкиятне
тавышландырыр, 1 төркемгә ноутбук бирелә, мультфильмнан өзек карарга
тәкъдим ителә. Укучылар алларындагы текстка таянып, рольләргә бүленәләр,
текстны тавышландырырга әзерләнәләр.
ә икенче төркем сәхнәләштерер, 2 төркемгә сәхнәләштерү өчен текст бирелә.
Киемнәр, маскалар бирелә.
Өченче төркем әкият геройларына характеристика бирер. Башта текстның
башлам өлеше белән танышыйк әле.
3. Сыйныфтан тыш эшкә максат һәм бурычлар кую.
— Укучылар, әйдәгез әле А.Алишның «Куян кызы» әкиятен укыйк әле.
( башлам өлешен бер укучы укый)
Куян кызы.
1текст ( мөстәкыйль уку өчен)
Бер соры куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган.
Ул аны бик-бик ярата икән. Көннәрдән бер көнне куян иркә кызына өр-яңа киез
итекләр алып кайтып биргән. Әнисе: Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын,
сызламасын, дигән. Кызы бу бүләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр
укыган. Хәзер инде ул яңа киез итекләрне киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин
куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып
ташлаган. Әнием тапмасын дип, аларны яшереп куйган. Әнисе аларны эзләп
табып баласына кигезә, ә ул салып ташлый икән. Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә
яланаяк йөгерә икән. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк
йөргән, өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән.
Ике төркем әзерләнгән арада укытучы 3нче төркем белән эшли.
-Балалар, әлеге әкиятнең авторы кем?
-А.Алиш.
-Аның нинди әкиятләрен беләсез? ( «Чукмар белән Тукмар», «Нечкәбил»...)
-Мин сезгә Куян кызы, әнисе, тиен, доктор Айболит рәсемнәре бирәм. Сез хәзер
иптәшләрегезнең чыгышларын игътибар белән карагыз. Аннары һәрберегезгә
эләккән герой турында күргән, аңлаганнарыгызны әйтерсез.
4. Белемнәрне үзләштерү.
— Ә хәзер сүзне беренче төркемгә бирәбез.
1 төркем
2 текст ( мультфильмны тавышландырыр өчен)
Куян кызы: Әни, әни, минем аягым бик авырта!
Әнисе: Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән бит.
Әнисе: Инде ни эшләргә? Бу баланы кая алып барырга, ничек дәваларга?
Тукылдаган тавыш
Әнисе: Кем ул?
Тиен: Кайгырма, туганкай, йомшак куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп
була. Моның өчен "доктор Айболит"ка барырга, аңардан киңәш сорарга кирәк.
Әнисе: Әйдә, кызым.
— Икенче төркем үз эшчәнлеген күрсәтер.
2 төркем
3 текст (сәхнәләштерү өчен)
Автор: Барып җитсәләр, "доктор Айболит "ның эше бик күп икән, аңа урманның
төрле ерткычлары дәваланырга килгәннәр икән.( берничә җәнлек-маскасы кигән
бала чиратта утыра)
Доктор Айболит: Балаларны чиратсыз карыйм мин. Керегез.
Әни куян: Доктор, зинһар, ярдәм итегезче, кызым авырды, аяклары шеште.
Доктор: Хәзер карыйбыз аны. Аягыңа дарулар сөртәбез. Курыкма. Аягың
төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, сүзне тыңла, тагын
начар хәлгә калма!
Куян кызы: Яхшы доктор. Мин сезне тыңлармын! Башка беркайчан да аягымнан
итекләремне салмамын.
Әнисе: Доктор Айболит, рәхмәт сезгә, сау булыгыз!
5. Рефлексия.
Укытучы: Килешәм. Хәзер барыгыз өчен дә сораулар.
1) Әкият ничек тәмамланыр? (Куян кызы тазарыр)
2) Сезгә әкият ошадымы?
3) Нәрсә ошады?
4) Геройларны кайчан кызгандыгыз?
5) Текстта аңлашылмаган сүзләр очрадымы?
6) Куян кызы докторга бармаса, ни булыр иде?
7) Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз? (әниләрне тыңларга кирәк)
Укытучы: Балалар, бик зур рәхмәт сезгә. Бүгенге очрашуыбызның
истәлекле бүләген кабул итеп алыгыз.( куян формасындагы елка уенчыгы
яки шоколад бирә).

Хәйруллина Сәрия Сәйфетдин кызы, Казан шәһәренең «Адымнар-белемгә
һәм бердәмлеккә юл күптелле мәгариф комплексы» укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев