Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Укучыларга имтиханнар һәм контроль эшләр чорында күбрәк йокларга кирәк

1-4 сыйныфта бала якынча 10-10,5 сәгать йокларга тиеш, 5-7 сыйныфта — 10,5 сәгать, 6-9 сыйныфта — 9,5 сәгать, 10-11 сыйныфта — 8-9 сәгать.

Роспотребнадзор белгечләре укучыларга имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы шул хакта хәбәр итте.

 

1-4 сыйныфта бала якынча 10-10,5 сәгать йокларга тиеш, 5-7 сыйныфта — 10,5 сәгать, 6-9 сыйныфта — 9,5 сәгать, 10-11 сыйныфта — 8-9 сәгать.

 

Йокы туймаган очракта белем алуның уңышлылыгы кими. 2-2,5 сәгать йокы җитмәгән балаларда эшкә сәләтлелек дәрәҗәсе 30 процентка кими.

 

Көн саен бер үк вакытта йокларга ятарга һәм йокыдан торырга кирәк. 19 сәгатьтән соң эмоциональ йөкләнешне (шау-шулы уеннар, фильмнар карауны) чикләргә кирәк.

 

Баланың ятагы тигез булырга, салынып тормаска тиеш, ята торган мендәре артык биек булмавы мөһим. Бүлмәне яхшылап җилләтергә кирәк.

 

Укучылар өчен җәяү йөрүләр, хәрәкәтчән уеннар һәм хәрәкәт активлыгының башка төрләре озынлыгы кече яшьтәгеләр өчен ким дигәндә 3-3,5 сәгать, югары сыйныф укучыларында 2,5 сәгать булырга тиеш. Уку көне дәвамында 1-4 сыйныф укучылары өчен компьютер ярдәмендә дәресләрнең оптималь саны 1 дәрес тәшкил итә, 5-8 сыйныфларда укучылар өчен — 2 дәрес, 9-11 сыйныфларда укучылар өчен — 3 дәрес.

 

Мәктәп укучылары өчен тәүлеккә йөкләнешкә карап, 4-5 сәгатьтән соң азык кабул итү таләп ителә. Иртәнге аш 7.30 — 8.00. Аннары иртәнге кайнар аш 11.00 — 11.30, төшке аш мәктәптә 12:30–13:00 яисә өйдә –14.00 — 14.30, кичке төшке аш 16.30 — 17.00, кичке аш 19.00 — 19.30, диелә хәбәрдә.

 

 Мәгълүмат tatar-inform.tatar сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев