Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тау гына шуган идем...

Кыш көне балаларның имгәнү куркынычы аеруча зур. Ишегалды мәйданчыкларында уйныйлар,чана-чаңгы, тимераякта шуалар. Уенга бирелеп, бала егылырга, бәрелергә, имгәнергә мөмкин. Аяк-кул сеңерен тарттыру, каймыгып китү кебек диагноз билгеләрен ата-аналар да белергә тиеш.

Балаларның травма алуларына уен мәйданчыкларының таләпләргә җавап бирмәве, юлларның тайгак булуы да сәбәпче булырга мөмкин. Җәрәхәтләнгәндә, сынулар булганда,травманың авырлыгын махсус диагностик җиһазларсыз гына бәяләп булмый. Бу очракта кичекмәстән травмпунктка барып рентген ясатырга кирәк. Кыш өчен аеруча компрессион сынулар хас.

Ба­лалар таудан шуып төшкәндә җиргә кисәк кенә бәрелә. Бу очракта умыртка баганасына каты басым ясала, аның компрессион сынуына да китерә ала.

Умыртканың компрессион сыну билгеләре түбәндәге: балага сулыш алу кыенлаша, ике калак сөяге арасында көчле авырту барлыкка килә, бил умырткалары тирәсендә дә авырту хасил була. Бала әлеге авыртулардан зарланган очракта кичекмәстән рентген ясатырга һәм табибка барырга кирәк. Белгеч сөяк патологиясе юк дип белдергән очракта, авырткан урынга массаж ясарга, ялкынсынуга каршы мазь сыларга мөмкин. Инде авырту һаман бетмәсә, тагын бер кат табибка күренеп алу мөһим.

Сеңер тарттыру һәм каймыгулар нинди очракта була соң? Әйтик, әнисе сабыен кулыннан җитәкләп бара. Бала кинәт кенә таеп китә. Аңа ярдәм итәм дип, әнисе аны кисәк кенә кулыннан тарта. Нәтиҗәдә, баланың кулы каймыга.

Әлеге авыруныңтөп билгеләре - каймыккан (чыккан) аяк-кулны хәрәкәтләндереп булмый башлый, бала көчле авырту тоя, әлеге урын шешеп чыга, кайчак кан да китәргә мөмкин. Баланы кичекмәстән табибка күрсәтергә,табиб киңәше буенча бу урынга махсус эластик бәйләвеч бәйләргә, спиртлы компресслар ясарга, ялкынсынуга каршы мазь сыларга була.

Кайбер балалар салкынга аллергиядән интегә. Аларның ике битендә дә инфильтрат - каты кызгылт «алмалар» барлыкка килә. Шуның өстенә алар нык авырта да әле. Аллергияне дәвалау биш көн дәвамында урамга чыкмау, антигистамин препаратлар эчү һәм шешне киметүче мазь сылаудан тора.

Владислав Лобашов, Республика балалар клиник хастаханәсенең табиб-травматологы, ортопед

 

Чыганак: 2015-2016 уку елына “Гаилә һәм мәктәп календаре”

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X