Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Смузи - кыш көне витаминнар чыганагы

Смузи - блендерда вакланган җиләк-җимеш яки яшелчәләрдән ясалган куе эчемлек. Аңа сөт, сок, боз, туңдырма һ.б. өстәлгән булырга мөмкин.

Әгәр смузи әзерләүнең төп кагыйдәләрен үтәсәк, коктейль организмга уңай йогынты ясар, аны витаминнар һәм энергия белән тутырыр. Шулай итеп, файдалы смузи әзерләүнең төп кагыйдәләре:

 

Витаминнарның зур өлешен смузига яшел ингредиентлар - шпинат, салат яфраклары, бөтнек, петрушка, авокадо, кыяр, киви бирә.

Шулай ук аксымнар өстәргә була, бу - сөт продуктлары,чикләвекләр.

Шикәр урынына аны алыштырырдай баллы җиләк-җимеш, мәсәлән, банан, манго, груша салырга була. Бер кашык бал өстәргә дә мөмкин.

Табиблар смузиларны көннең беренче яртысында эчәргә киңәш итә - бу очракта алар организмны энергия тутырып, организмга уңай тәэсир итәчәк. Шуны да истә тотарга кирәк: яңа әзерләнгән смузи гына файдалы, чөнки ясалып озак торса, кислород һәм яктылык тәэсирендә витаминнар үлә.

Смузины куллану буенча чикләүләр юк, әмма шуны истә тотыгыз: һәрнәрсәдә чама белү кирәк.

Кыш көне витаминнар запасын тулыландыру өчен файдалы смузи вариантлары:

мандарин+алма+банан

хөрмә+овсяные хлопья+йогурт

груша+имбирь+сөт+сироп

банан+хөрмә җимеше (финик)+корица+сөт. Яки башка үзегез теләгән ингредиентлар белән дә ясарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев