Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәтлекнең зур дошманы

Табиблар белән галимнәр бүгенге көндә бик күп сыр­хауларның сәбәбе - тавыш дигән уртак фикердә тора­лар.

Табиблар белән галимнәр бүгенге көндә бик күп сыр­хауларның сәбәбе - тавыш дигән уртак фикердә тора­лар.

Моннан йөз ел чамасы элек Нобель премиясе лау­реаты, немец галиме Роберт Кох, цивилизация ачкан та­вышлар хакында күрәзәчелек итеп: «Көннәрнең бер кө­нендә кешелек холера яисә ваба (чума) белән ничек кө­рәшсә, тавыш белән шулай ук көрәшеп җәфа чигәчәк», — дигән иде. Еллар доктор Кохның бу карашының хаклы булу­ын раслады. 

Тавыш һәр кешене бер үк рәвештә борчымас. Монда кеше колакларының сизгерлеге һәм күңелендә булган рухи халәте дә үз ролен уйный. Теләгән вакытыбызда туктата алмаган тавыш нервыларыбызга күбрәк тия.

Моннан тыш, дәвамлы тавыш адреналин гормонының артуына сәбәпче була һәм, моның нәтиҗәсе буларак, кан тамырлары тарая, басым күтәрелә, сулу алу кыенлаша, йөрәк тагын да тизрәк кага башлый.

Мәсьәләнең игътибарны җәлеп итә торган икенче ягы — колагыбызның цивилизация тавышларына үзен ияләштерә алмавы. Чамадан тыш сизгер булган ишетү органнарының күзәнәкләре кислородка, ягъни кан белән яхшы тәэмин ителүгә мохтаҗ була.

 

Колакны ял иттерү өчен, шушы киңәшләрне тоту кирәк:

а)  урамга чыкканда, тыныч җирләрдә күбрәк булырга;

б)  йокы бүлмәсе мөмкин кадәр тавышсыз булсын;

в)  радио һәм телевизор тавышын артык көчәйтмәскә кирәк;

г)  колакны массажлау файдалы. Ул кан әйләнешен арттыра һәм колакка тавыш тәэсирен киметә.

Чыганак: "Гаилә" календаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    файдалы информация

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рәхмәт