Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәбәп - башыбызда!

Проблемаларның сәбәбен үзебезнең баштан эзләргә кирәк

Притча

Остаз кулына  сулы касә алган да шәкертләреннән:

- Әйтегез әле, сезнеңчә, бу касә авырмы?- дип сораган.

- Якынча 200 граммнардыр, - дигән  шәкертләре.

- Күреп торасыз, авырлыгы бик аз аның,- дигән Остаз һәм сорап куйган:

- Әгәр мин аны берничә минут кулымда тотсам, ни булыр?

- Әллә ни булмастыр.

- Әйе. Әгәр мин аны шулай берәр сәгать  тотып торсам?

- Кулыгыз арыр.

- Әгәр берничә сәгать буе кулымда шул касә булса?

-  Кулыгыз авырта башлар.

- Дөрес.Әгәр мин шул рәвешле бу касәне көне буена тотып торсам?

- Сезнең кулыгыз оер, хәтта кулсыз  калырга мөмкинсез, паралич булырга мөмкин, - дигән шәкертләрнең берсе.

-  Бик әйбәт,- дип дәвам иткән Остаз, - ә касәнең авырлыгы үзгәрдеме соң?

- Юк.

- Алайса, кулга авырлык каян төште соң?

- Озак вакыт киеренке хәлдә торганнан, - дип җавап бирә шәкертләр.

- Ә бу авыртудан котылу өчен нишләргә кирәк миңа?

- Касәне куярга.

-Дөрес! Тормыштагы проблемалар  белән дә нәкъ шулай ук, - дигән Остаз.- Әгәр ул проблемаларны башыгызда берничә минут кына тотсагыз, бу – нормаль хәл. Сәгатьләр буе шул турыда уйлый башласагыз, авырлык тоя башларсыз.Ә көннәр буе үзегезне борчыган нәрсәләр турында гына уйлап торсагыз, алар  сезне шулкадәр биләп алыр, параличланган  кебек, башка нәрсә турында уйлый да алмассыз, кулыгыздан эш төшәр. Башларыбызда озак вакытка калган борчу-проблемалар җан һәм тән чиренә  китерергә мөмкин. Җибәрегез аларны, тотмагыз үзегездә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев