Күзләрне саклыйбыз!
Мониторга карап ун минут утыруны ун минут буе кулны алга таба сузып тору белән чагышырырга була. Шулай торып карагыз әле сез менә! Яисә, мисал өчен, көне буе кар көрәп. Көрәк белән артыгын эшләп булмый бит. Ә күзләр белән без кирәгеннән артык эшлибез. Чөнки аларның аруын сизмибез. Күздә авыртуны сиздерүче рецепторлар юк. Дөрес, күрү вакытлыча начарланып торырга, күз аллары караңгыланып алырга мөмкин. Әмма без моны күзләрнең аруы дип кабул итмибез.
Көн саен күзләргә гимнастика ясыйбыз. (Кимендә биш минут.)
Муенга шулай ук гимнастика кирәк. (Башта кан килү яхшырачак.)
Тәмәке тартырга өйрәнмибез. (Ул да кан әйләнешен акрынайта.)
Салкында баш киемсез йөрмибез. (Бу кан басымы үзгәрүгә, нәтиҗәдә күз авыруларына китерә.)
Кишер, петрушка, балык, чия, караҗиләк, камыр, дүләнә (боярышник), гөлҗимеш, кабак, кәбестә, кукуруз, бәрәңге, кавын, цитруслылар, чикләвекләр ашыйбыз. Болар барысы да күзләр өчен файдалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев