Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Көн саен сарымсак ашасаң нәрсә була?

Әти-әни, бигрәк тә әби-бабай, балачакта безгә сарымсак ашарга кушалар иде.

Әти-әни, бигрәк тә әби-бабай, балачакта безгә сарымсак ашарга кушалар иде. Киреләнсәк, ипинең кибән башына сарымсак ышкып, шуңа тоз сибеп бирәләр иде. Урамнан ачыгып кайтып кергәндә, шуннан да тәмле ризык булмагандыр. Ул вакытта аның ипие дә мичтә пешкән күмәч иде. Безгә сарымсак ашатып, авырмыйча, нык һәм сәламәт булып үсүебез өчен тырышканнар икән.

Сарымсак — составында аксым, углевод һәм 400дән артык биологик актив элементлар булган үзенчәлекле продукт. Алар арасында организмны тулы көченә һәм көйле эшләвен тәэмин итүче витаминнар, минераллар һәм органик кислоталар бар.

Көн саен сарымсак ашарга ярыймы? Яраса, күпме ашарга? Һәм бу нәрсәгә китерәчәк? Алда бу сорауларга җавап табарсыз.

Аллицин

Сарымсакта аллицин дигән матдә бар, ул аны кискәндә яки сытканда бүленеп чыга. Пешергәндә ул бик тиз таркала, шуңа күрә сарымсакны чи килеш ашарга кушалар.

Аллицин грамоуңайлы һәм грамотискәре (беренчеләре антибиотиклар тәэсиренә каршы тора алмый, икенчеләре исә озак вакыт антибиотикларга каршы тора алу үзлегенә ия) бактерияләргә каршы нык көрәшә, югары антисептик тәэсиргә ия, бактерияләрнең артуына һәм таралуына каршы тора.

Антибиотик таблеткалардан сарымсакның бәхәссез өстенлеге шунда — ул фәкать зарарлы бактерияләрне генә үтерә, ә аптека препаратлары зарарлы һәм файдалы микроорганизмнарны да — барысын да бергә «себереп ташлый», шулай итеп, эчәклектәге микрофлораны бозып, организмда дисбактериоз китереп чыгара.

Көн саен сарымсак ашап, сез организмыгызны хеликобактер пилори, сальмонелла, стрептокок һәм стафилококтан, шулай ук туберкулез, дизентерия, кандидоз һәм герпес кебек авыруларны китереп чыгаручы бактерияләрдән саклап калачаксыз.

Аллицин йөрәк-кан тамырлары системасы өчен дә бик файдалы.Әйтик, көн саен бер тырнак сарымсак ашау кан тамырларын ныгыта, кан әйләнешен яхшырта һәм зарарлы холестерин күләмен 10% ка киметергә ярдәм итә. Шуңа бәйле рәвештә тромблар барлыкка килү, инсульт һәм инфаркт куркынычы да кими.

Моннан тыш, сарымсак кан басымын киметә, 12 атна дәвамында көн саен сарымсак ашау кан басымын тотрыклы итәргә мөмкинлек бирә. Шикәр диабеты вакытында (бигрәк тә 2 типтагы) сарымсак куллану аеруча игътибарга лаек.

Эш шунда ки, бу яшелчә кандагы шикәр күләмен якынча 25% ка киметә һәм инсулинның бавырда таралу процессын акрынайта. Шул ук вакытта, кан тамырларына һәм артерияләргә уңай йогынты ясап, сарымсак шикәр диабеты белән авыручының йөрәген кардиомиопатия һәм атеросклероздан саклый.

Сарымсак вируслы авыруларны дәвалау, шулай ук аларга профилактика үткәрү өчен иң яхшы табигый чаралардан санала. Тикшеренүләргә караганда, бу яшелчәне көндәлек куллану салкын тиюне 60% ка киметә. Моннан тыш, сарымсак исеннән курыкмаган кешеләрнең салкын тиюдән авыру вакыты якынча 70% ка кими.

Сарымсакның вируска каршы торучанлыгы аның составында иммунитетны ныгытучы, организмның күзәнәкләренә зыян салучы ирекле радикаллар һәм токсиннарны нейтральләштерүче күкертле элементларның күп булуы белән аңлатыла.

Сарымсак — яман шешкә каршы

Бу яшелчә составында булган күкерт, диаллил сульфиды, саллил цистеин һәм селен организмнан ирекле радикалларны чыгарып кына калмыйча, яман шеш күзәнәкләрен дә үтерәләр. Тикшерүләр күрсәткәнчә, даими рәвештә сарымсак куллану онкология авыруларының (бигрәк тә юан эчәк, ашказаны, бавыр һәм сөт бизләренең яман шеше) килеп чыгу ихтималын 20% ка киметә.

Бу сарымсакны көндәлек рационга кертүгә җитди сәбәп түгелме?

Элек, гельминтларга каршы препаратлар сирәк сатылган чорда, суалчаннардан, (кайбер төбәкләрдә аларны бабасырлар дип тә атыйлар) лямблиялардан, бавыр имүчедән (печеночный сосальщик) һәм башка паразитлардан сарымсак ярдәмендә котылганнар. Аның составында чирле флорага, аерым алганда, паразитларга, үтергеч тәэсир итүче фитонцидлар бар.

Суалчаннар турында мәңгегә онытырга телисезме? Һәр көн сарымсак ашагыз!

Сарымсак ашказаны-эчәк тракты өчен дә файдалы, чөнки:

  • ашказаны согы эшләп чыгаруны көчәйтә, шуның белән тимернең яхшы үзләштерелүенә ярдәм итә;
  • азык-төлек эшкәртүне яхшырта;
  • ашказаны асты бизе эшен җайга сала;
  • эчәклектәге таркалу процессларын туктата;
  • аппетитны көчәйтә.

Әмма шуны истә тотыгыз: гастрит, уникелле эчәк һәм ашказаны җәрәхәте, панкреатит белән чирләгәндә һәм ашказаны асты бизенә зыян килгән вакытта (бигрәк тә кискенләшкән чорда) сарымсак ашау сәламәтлеккә зыянлы.

Буыннар өчен сарымсакның файдасы бәхәссез, чөнки ул:

  • буыннар авыртуга еш сәбәбче булган тоз утыруны булдырмый;
  • буыннар тукымасын һәм сеңерләрне тузудан саклый һәм аларның төзәлүенә ярдәм итә,
  • сөякләрне ныгыта;
  • остеоартрит үсешен кисәтә.

Шуңа күрә, әгәр дә сез сөяк-буыннар чиреннән котылырга (яки бу хакта сирәгрәк искә алырга) теләсәгез, сарымсак кебек файдалы яшелчә барлыгын онытмагыз.

Антиоксидантлар, флавоноидлар, В төркеме витаминнары һәм кислоталарга бик бай сарымсак тирене яшәртә, аны сыгылмалы итә, биткә бетчәләр чыгу һәм вакытыннан алда җыерчыклар барлыкка килүне кисәтә. Бит тиресен дәвалау өчен сарымсаклы битлек куллану да кирәкми, аны көненә бер-ике тырнак ашау да җитә.

Сарымсак турында сөйләгәндә, ябыгу темасын читләтеп узу мөмкин түгел. Диетологлар, шулай ук сәламәт тукланучы яки артык авырлыктан арынырга теләүчеләр, көн саен сарымсак куллану тизрәк ябыгу гына түгел, ә бәлки ирешкән нәтиҗәләрне саклап калырга да ярдәм итә, диләр. Чөнки:

  • сарымсак тырнагында нибары 3-4 калория бар;
  • сарымсак — диетик продукт;
  • тире астындагы майларны тарката һәм эретә;
  • матдәләр алмашуын тизләтә һәм азыкның эшкәртелүен яхшырта;
  • организмнан артык сыеклыкны чыгарырга ярдәм итә;

Көнгә күпме сарымсак ашарга була?

Көненә 2-5 грамм (ягъни, 1-3 тырнак) чи сарымсак ашау сәламәтлеккә зыян китерми.

Күбрәк ашалган очракта организмдагы газларның күбрәк бүленеп чыгуы, эч китү, күңел болгану, баш авырту, ашказаны спазмы, температура күтәрелүе ихтимал. Көненә 8 тырнак сарымсак ашау эчке әгъзаларда кан агуга китерүе мөмкин.

Һәм тагын берничә файдалы киңәш:

Сарымсакны ач карынга ашарга ярамый, чөнки ул ашказанының лайлалы өлешен ярсыта. Бу очракта аны көндәлек куллану ашказаны җәрәхәте китереп чыгарырга мөмкин.

Шулай ук аны төнгә каршы ашарга дә киңәш ителми, ул бәвел кудыру үзлегенә ия. Моннан тыш, сарымсак нерв системасы эшен дә активлаштыра, шуңа күрә йоклап китә алмавыгыз да ихтимал.

Игътибар! Әгәр сездә бавыр, бөер, ашказаны һәм эчәклек, геморрой, гипертиреоз авырулары бар икән, еш кына кан китү яки эпилепсиядән интегәсез икән, чи сарымсак ашау тыела!

Һәм күпләрне борчыган сорау — сарымсак исен ничек бетерергә?

Күпләр аны исе аркасында ашаудан баш тарта.

Без сезгә сарымсак исен ничек бетерү яки киметү турында берничә киңәш бирәбез.

  • Җиләк-җимеш ашагыз: виноград, алма, абрикос, слива, груша, персик, чия, кара җимеш (чернослив).
  • Үләннәр. Сарымсак исен дәфнә(лавр) яфрагы, петрушка, шпинат, шулай ук базилик һәм укроп яхшы бетерә.
  • Чикләвек һәм кофе. Сарымсак ашаганнан соң берничә кофе бөртеге чәйнәгез. Чикләвекләр дә (бигрәк тә әстерхан чикләвеге һәм мускат) сарымсак исен бетерергә ярдәм итә.
  • Сөт. Бер стакан сөт эчеп сарымсак исеннән котылырга була.
  • Тагын бер ысул — яшел чәй. Әмма ул кайнар булырга тиеш.
  • Мүк җиләге, лимон һәм грейпфрут соклары шулай ук сарымсак исен киметә.

Ниһаять, теш пастасы, авыз куышлыгы өчен чайкагычлар һәм ирригаторлар барлыгын да онытмагыз! Сезнең сарымсак яратуыгыз дусларыгыз, туганнарыгыз һәм коллегаларыгыз өчен уңайсызлык тудырырга тиеш түгел!

Игътибар! Бу тәкъдимнәрне кулланыр алдыннан табиб белән киңәшеп алыгыз! 

Төрле чыганаклардан Наил Болгарый туплады.

http://caydaq.tatar/kon-saen-sarimsak-ashasang-narsa-bula/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев