Дисграфик - надан түгел!
Дисграфик — грамматика кагыйдәләрен үзләштереп тә, аларны язуда дөрес куллана белми торган бала.
Укытучылар һәм ата-аналар андыйларны ялкаулыкта гаеплиләр яисә башлары җитәрлек эшләми дип исәплиләр. Шуңа күрә ярдәм итәсе урында төрлечә җәзага тарталар. Бу — мәгънәсезлек. Мондый хәл һич тә ялкаулыктан түгел, баш миенең шул кагыйдәләрнең үтәлеше өчен җавап бирүче өлешләренең җитәрлек үсеш алмаган булуыннан килә. Кем-кем, ә укытучылар бу хакта белергә тиеш! Юкса, кайчакта шундый балага «надан» дигән мөһер сугып куялар да аның үзен дә, әти-әнисен дә коточкыч уңайсыз хәлгә калдыралар. Әмма бу төзәтеп булмаслык хәл түгел. Бигрәк тә кешегә әле 12 яшь тә тулмаган булса. Бу яшьтә баш мие сыгылмалы була һәм төзәтмәләргә җиңел бирелә.
Язу — катлаулы процесс, гади генә әйткәндә, анда башның бөтен өлкәсе — маңгай, баш түбәсе, баш чүмече, чигә катнаша һәм чират-чират шул процессның төрле этапларына җитәкчелек итә. «Җитәкчелекнең берсе генә «аксаса» да, баланың язуы да «аксый» дигән сүз.
Дисграфикны ялкау укучыдан ничек аерырга? Моның өчен баланың дәфтәренә күз төшерегез. Ул, гадәттә, менә мондыйрак мәгънәсез хаталар ясый:
1. Сүзләр арасында ара калдырмый.
2. Дәфтәр бите читенә кереп яза, сүзне юлдан-юлга дөрес күчерми.
3. «Б», «в», «э», «з» хәрефләрен, «4», «3», «5» саннарын кире якка әйләндереп куя.
4. Бер үк хәрефне ике тапкыр кабатлый. Мәсәлән, «магазин» урынына «магазим» дип яза.
5. «Б-д», «җ-х», «и-у» хәрефләрен алыштырып яза. (Мәсәлән, «абый» урынына — «адый».)
6. Басымлы иҗекләрдә хата ясый. (Мәсәлән, «кашык» урынына — «кашик».)
7. Хәрефләрне төшереп калдыра, сүзләрне язып бетерми.
8. Сирәк кулланыла торган хәрефләрне (мәсәлән, «ъ», «ә») язарга оныта.
Бу өлкәдә ата-аналарга түбәндәге киңәшләрне тәкъдим итәбез.
■ Балагыз саф һавада күбрәк йөрсен, организмы кислородка баесын.
■ Аны ушу секциясенә бирегез. Кытай гимнастикасы дөрес язу проблемасын хәл итәргә булышачак, чөнки аның нигезендә гомуми үсешкә ярдәм итүче сулау күнекмәләре ята.
■ Музыка белән шөгыльләнүдә, ми ярымшарларының бергәләп эшләвен җайга сала һәм бу язу эшендә чагылыш таба.
■ Һәр иртәне әле кайнар, әле салкын суда коенырга, кичләрен сөлге белән муенга һәм баш артына массаж ясарга кирәк.
■ Махсус методика кирәк дип тапсагыз, нейропсихологка мөрәҗәгать итә аласыз.
Гаилә календаре, 2013.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев