Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әйтерсең лә, безгә күчкән бөтен җәй...

Арча районы Наласа авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Гөлчирә Нәҗметдиновадан җәйге шигырьләр бәйләме.

Җиләктә

Беркөн энем белән икәү
Бардык җиләк җыярга.
Җиләк бик  күп, чиләк тулды,
Кая гына куярга.

Сыймаганын икебез дә
Кесәләргә тутырдык.
Кабарып чыкты кесәләр,
Түп-түгәрәк, туп булдык.

Өйгә кайткач, кесәләрдән
Бушаттык бер табакка.
Ботка булганын аңладык,
Табакка бер карап та.

Җиләк суы  күлмәк аша,
Тәнгә дә агып чыккан.
Кесәсен бушаткач, энем
Берәм-берәмләп сыккан.

Матур иде күлмәгебез,
Бетмәде җиләк табы.
Кеше көлкесенә калмыйк
Сезгә дә сөйләп тагы.

 

Сары мәтрүшкә

Әби белән болыннан
Җыйдык сары мәтрүшкә.
Җыя торгач, күп булган,
Күтәреп кайттык көчкә.

Киптерергә элеп куйдык
Чормага бәйләп-бәйләп.
Әби әйтә, авырганда
Сәламәтлеккә әйбәт.

Күршегә дә бераз бирдек,
Ул да күрсен файдасын.
Үләннәрдән дә яхшырак
Дарулар бар кайда соң?

Сез дә килегез кунакка,
Эчертербез чәйләрен.
Җыярсыз аннан соң сез дә
Мәтрүшкәне җәйләрен.

Яңгыр ява

Яңгыр ява, яшен яшьни,
Бар җир ялт та йолт итә.
Дөбер-шатыр күк күкри,
Әйтерсең, дөнья бетә.

Яшен камчылары ярып,
Һаваны кисеп үтә.
Бер караңгы, бер яктыра,
Карыйм да, исем китә.

Шундый көчле яңгырдан соң
Һава үзгәреп китте.
Ялт иттереп кояш чыкты,
Яшен яшьнәү дә бетте.

Әйтерсең, берни булмаган
Хәтта яңгыр яумаган.
Кояш барысын киптерде,
Бар пычракны бетерде.

Бер көн яңгыр, бер көн кояш,
Бер көн исеп китә җил.
Чыгарга мөмкин давыл да,
Шулай безнең авылда.

 

Симфония

Тау башында утырам
Чишмә  чыңлавын тыңлап:
Бик матур бер көйгә салып,
Челтерәп ага җырлап.

Чишмә җырына кушыла
Кошларның сайраулары.
Җилнең талгын тавышы,
Агачның шаулаулары.

Бар тавыш бергә кушылып,
Симфония агыла.
Табигать тудырган көйне
Тыңлыйм тагы, тагы да.

Монда юк бернинди нота;
До, ре, ми, фа, соль, ля , си,
Табигать үзе могҗиза,
Үзе матур көй ясый.

 

Каен җиләге

Каен җиләге уңган, ди,
Җыеп кайткан күршеләр.
Дүрт-биш чиләк җыйдык, диеп,
Мактаныша кешеләр.

Иртә таңнан шыпырт кына,
Кулыма алып чиләк,
Киттем әле каенлыкка
Мин дә җыярга җиләк.

Һәрбер каенның яфрагын
Күтәреп чыктым карап.
Бер җиләкне дә калдырмый,
Җыйганнар бит, вәт харап!

Каенда җиләк тапмагач,
Киттем җир җиләгенә.
Эреләрен, тәмлеләрен
Тутырдым чиләгемә.

 

Җәй көне әбидә

Кунакка кайттым авылга
Әбигә.
Сиңа сөйлим, тыңламыйсың,
Ә нигә?

Җиләкле чәй, өчпочмаклар,
Мәтрүшкә.
Авызыңнан су килдеме
Әйтешкә?

Тагын безгә ул пешерде
Бавырсак.
Балан, юкә чәчәкләре
Авырсак.

Кыстыбыйлар, кош телләре
Өстәлдә.
Ашасак та, бер дә бетми,
Өстәлә.

Алма, чия , җиләкләрдән
Тәмле чәй.
Әйтерсең лә, безгә күчкән
Бөтен җәй.

Иң тәмлесе көлдә пешкән
Бәрәңге.
Кабыгы да хайванннарга
Әрәмме?

Сизмибез дә, ашаганбыз
Кабыгын.
Ашаган күк
Ипи салган кабыгын

Бар нәрсә дә бигрәк тәмле
Авылда.
Ни капсак та эреп бетә
Авызда.

Рәхәтләнеп ятабыз без
Кунакта.
Мондый бәхет эләкмәс шул
Юрап та.


Бака туе

Су  буенда карап торсаң,
Бакалардан оркестр.
Искитәрлек бу бакалар,
Барысы да артисттыр.

Берсен-берсе уздырышып,
Төрле-төрле тавышка.
Бакылдыйлар, әйтерсең лә
Чыкканнар бер ярышка.

Озаграк тыңлап торсаң,
Колагың тонып бетә.
Бу кадәр озак җырласа,
Кемнең дә тыны бетә.

Ә аларның һич кенә дә
Китеп тормый исләре.
Шулай каты кычкырганга
Яшелләнгән төсләре.

Бака туен тыңлый, тыңлый,
Тонып бетте башларым.
Өйдә дә колакка шундый
Тавыш килә башлады.


Шагыйрә Гөлчирә Мәхмүт кызы Нәҗметдинова Арча районы Наласа авылында туган. Шигырьләрне мәктәптә укыганда ук яза башлый.  Шигырьләре район, республика газета-журналларында дөнья күрә.

"Бәхетләрне язмыш кисмәсен", "Кәнфит тавы", "Ак тәлинкә сары май", "Кара квадрат" дигән китаплары басылган. "Без бит Арча яклары" дигән өч томлы хрестоматиянең ике томына шигырьләре  кергән һәм бик күп җыентыкларда да дөнья күргән.
Татарстан Язучылар Берлеге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев