Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Йолдызлы чатыр

Бүген - шагыйрь, язучы һәм журналист, «Сагышлар да алтын була икән...» (2006), "Йолдызлы чатыр" (2015) исемле җыентыклар авторы Фидаил Мәҗитовның (1984 елның 24 мае) туган көне.

ЙОКЫСЫЗЛАР КОЯШЫ*
Ялгыз түгел ич мин...
Күктә янган

Йолдыз бар бит — ерак хыялым.

Бүген тагын аны күрергә дип,

Татлы йокым куып уяндым.
Йокысызлар өчен кояштыр ул,

Көтеп алган сихри йолдызым.

Җиргә сибелгән нурлары аның

Бирәме икән күңел җылысы?..
Төнге кояш, син һавада ялгыз,

Саф, тик никтер менә тормышсыз.

Якты, әмма бик тә еракта син,

Җитеп булмый бөек очышсыз...
Сиңа карыймын да моңланамын,

Хәтерлимен якты үткәнне.

Болытларга чумсаң, ерып чык син

Коткарырга миндәй күпләрне...
Сиңа багамын да уйланамын:

Ни сәбәпле шундый якты син,

Ялгыз бәндә синдәй бираламы

Башкаларга үзенең яктысын?!



ЙОЛДЫЗЛЫ ЧАТЫР
И тымызык август төне,

Фасылларның асыл чагы.

Төнге күктә йолдызлар да

Шаулап чәчәк аткан тагы.
Хуш ис бөрки төнге һава,

Йолдыз исе — томаннарда.

Мин мәңгегә гашыйк булдым

Шул йолдызлы болыннарга.
Йолдызлардан чатыр кордым,

Уртасына элдем айны.

Галәм кунагы булдым мин, —

Онытылды җир һәм кайгы.
Кирәк түгел гарешләре,

Йолдызларым балкыганда.

Киек Каз Юлларын күреп,

Өмет күгем яктырганда.
Калыр идем бу чатырда,

Чакырмаса таң нурлары.

Хыял — бары татлы мизгел,

Ә без исә — Җир уллары.



Елларның юлларын

Замана уллары

Елмаеп исенә төшерә.

Балачак иленең

Чәчәкле аланы

Керәдер иң матур төшенә.

Тик төштә күрергә,

Сагынып көлергә

Калган шул иң матур мизгелләр.

Балачак дусларын

Очратып күрешкәч,

Йомшыйдыр иң кырыс күңелләр.


Фидаил Мәҗитовның "Йолдызлы чатыр" китабыннан, Татарстан китап нәшрияты, 2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Бишегеңнән ләхеткәчә гыйлем өйрән" - Ошбу сүзләр борынгыдан безгә килгән. Тугачтын да кеше җыя башлый акыл Һәм дә эзли фани җирдә яшәү хакын Гыйлем белгән, әхлак сөргән бәндәләргә Белегез сез, дускайларым, Аллаһ якын! ФИДАИЛ, 2015 ел