Ярдәмгә һәрчак әзер
Шагыйрә, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Казанның А.Алиш исемендәге гимназия директоры Рәхимә Арсланова шигырьләрен укыйбыз.
Ярдәмгә һәрчак әзер
Дәрес хәзерлим бер көнне
Тыныч кына утырып,
Кинәт кемдер тәрәзәгә
Куйды сак кына кагып.
Борылып карасам, песнәк
Карап тора моңаеп,
Салкын кышта җылынырга
Урын эзли, мөгаен.
Тамагы да ачыккандыр,
Шуңа тәрәз чиртәдер.
Яклаучысы юк, күрәсең,
Миннән ярдәм көтәдер.
Тиз генә туңмай алдым да
Аттым форточка ачып,
Песнәк аны эләктереп
Алды да китте очып.
Ә аннан соң кошчык көн дә
Килде тәрәз төбемә.
Ә яз җиткәч, томшыгында
Чәчәк китерде миңа.
Күрәсең, шулай песнәгем
Әйтергә булган «Рәхмәт».
Әгәр яхшылык эшләсәң,
Күңелгә шундый рәхәт!
Тауда
И куана кыш килүгә,
Шатлана бала-чага,
Чана-чаңгыларын тотып
Чабалар биек тауга.
Марат, Самат, Айсылу,
Айнур, Гөлнур, Таңсылу,
Фәнис, Фәнил һәм Һава –
Барысы чана шуа.
Әй, шуалар, шуалар,
Салкын җилне куалар,
Гүя суык кышның үзен
Куркытмакчы булалар.
Кыш бабай мыек астыннан,
Көлемсерәгән була,
Балаларның битләренән
Чеметкәләп тә ала.
Аңа карап бала-чага,
Туктамый тау шуудан,
Кызык табып буламыни
Өйдә тик утырудан?
Иң якын дустым
Бик күп минем дусларым.
Иң яхшысын кем белми?
Иң яхшы тугры дустым ул,
Иң яхшы якын дустым ул,
Бердәнберем ул – әни.
Өлгерә барысына,
Булдыра барысын да,
Җил-яңгыр тимәсен, ди,
Гаиләбез учагына.
Берәр нәрсәне югалтсам,
Әнидән генә сорыйм,
Кайдан барын белеп тора?
Ничек барын белеп тора?
Мин шуңа бик аптырыйм.
Әдилә
«Тәмлетамак» дигәнгә
Ачуланмый Әдилә.
Аның баллы яратканын
Өйдә барысы белә.
Иртәнге ашка ботка
Көн дә куя әнисе,
Ботка ашаган кызлар
Матур була, янәсе.
Матур буласы килә,
Тик ботканы яратмый,
Болгатып кына утыра,
Авызына да капмый.
Әнисе күрмәгәндә
Актәпине сыйлый ул,
Үзенең кырын эшен
Сиздермәскә уйлый ул.
Болай итеп хәйләләргә
Ярамый бит, Әдилә,
Ботканың файдасын әнә
Песи дә яхшы белә.
Булышчы
Бик иртә торды Айрат,
Уятмады беркем дә,
Йорт янындагы эшләрне
Эшлисе бар бер көндә.
Иртәнге аштан соң ул,
Йөгереп чыкты урамга,
Утыннарны рәт-рәт итеп
Булды тезеп куярга.
Ә аннан соң тырышып
Ишегалдын себерде,
Әтәч белән тавыкларга
Тары ярмасы бирде.
Велосипед алам, – диде,
Кичә аңа әтисе.
Шуңа күрә Айратның да
Килде ярдәм итәсе.
Кирлемән
Ашамыйм, эчмим, бармыйм, дип,
Киреләнә Азамат.
Аңа ни генә әйтсәң дә,
Юк, кирәкми, ди, кабат..
Менә шундый минем энем –
Сукалый гел киресен,
Кирлемән, диеп, котыртам
Кайчагында мин үзен.
«Кирлемән!» дигән сүзгә,
Ачулана, үртәлә,
Тик үзе дә әкрен генә
Яхшы якка үзгәрә.
Пәрәвез
Интернет, пәрәвез кебек,
Чорнап алды дөньяны.
Беркем дә өзәсе килми
Аның белән араны.
Челтәрләренә буталды
Олысы һәм кечесе,
Буталса да, һич чыгарга
Теләми шул һичберсе.
Сорауларга җавапларны
Тиз табып була анда.
Телевизорны да хәзер
Сукмыйлар инде санга.
Үрмәкүчтәй җепләренә
Чорнады бар җиһанны ,
Бөтереп алды эченә
Авылларны, каланы.
Иң кызыгы: бу ятьмәдән
Теләмиләр чыгарга,
Тик зыяны барлыгын да
Кирәктер ул аңларга.
Әнием
Һәркөнне сагынып кайтам
Мәктәптән әниемне,
Колач жәеп каршы ала,
Ул да сагына мине.
Әниемнең йөзләрендә
Уйный кояш нурлары,
Бар эшне жиңел башкара
Анын алтын куллары.
Бәйли, тегә, юа, чигә,
Камыр баса, кайната,
Әтине, энемне, мине –
Барыбызны кайгырта...
Иң-иң тәмле ризыкларны
Пешерә ул һәркөнне,
Чирләп китсәк, йокламыйча
Үткәрә хәтта төнне...
Ничек барына өлгерә?
Каламын шуңа сүзсез.
Әнием кебек булырмын,
Мин дә үскәч, күрерсез!
Кыш бабай
Кыш бабай, кайда яшисең?
Ерактадыр, мөгаен...
Сине көтеп, тәрәзәдән
Карап торам көн саен.
Арыгансындыр, Кыш бабай,
Бераз утырып ял ит,
Безнең жыр һәм биюләрне,
Теләкләрне кабул ит:
«Зур капчыгыңда бүләкләр
Беркайчан да бетмәсен,
Ел буена безнен белән
Бул, Кыш бабай, китмә син!»
Шук песи.
«Шаярма болай! – дип әби
Песине ачулана.
Актәпи сүткән йомгакны
Чорнарга азаплана.
Мин читтән генә күзәтәм,
Утырамын сак кына,
Чөнки бит монда минем дә
Гаебем бар чак кына.
Әбием күрмәгән чакта
Йомгак түгел ич, ул – туп,
Туп белән футбол уйнауны
Мин үзем дә күрәм хуп.
Актәпине кызгансам да
Тану авыр гаебем.
Әйттем аңа: «Бир йомгакны,
Үзем чорныйм, әбием!»
«Борчак сиптерә»
Ай-яй шартын китерә,
Марат «борчак сиптерә».
Теле йокмый телгә дә,
Сүз бирми беркемгә дә.
Ул коткарган икән кичә
Суда батучы кызны,
Ә аннан соң йолып алган
Уттан янган бер йортны...
Тоткан икән зур балык –
Ике метр чамасы!
Сөйли дә сөйли Марат,
Ничек авызын ябасы?
Туктата алмый шул аны
Беркем дә тәнәфестә,
Сүз алалмый йөди бары
Укытучы –дәрестә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев