Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Вәт буран бу ичмасам!

Юк-бар гына түгел инде, Вәт буран бу ичмасам!

Кыш та килмәс кебек иде,
Буран да булмас кебек.
Урамнарның чатларына
Көртләр дә тулмас кебек.
Көрәп кенә өлгер хәзер
Көн дә кар, көн дә буран.
Ап-ак чүмәләгә охшап
Калды бит бөтен урам!
Кар астыннан көчкә таптык
Кичә куйган көрәкне.
Көне буе кар көрәтеп
Бирде тагын кирәкне!
Очып китәрдәй буласың,
Өйгә кереп качмасаң.
Юк-бар гына түгел инде,
Вәт буран бу ичмасам!
Дамирә Миннебаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев