Урамда буран түгел − ява муллык һәм икмәк!..
Кадерле укучылар! «Көмеш кыңгырау»ның быелгы беренче санында сезгә Равилә апагыз Шәйдуллинаның шигырьләрен тәкъдим итәбез. Ул 1949 елның 25 февральдә Теләче районының Алан авылында туган. Хәзер Казанда яши. Үзе язучы, шагыйрә һәм хәтта эшмәкәр дә. Тагын сөекле дәү әби дә! Шигырьләрендә оныклары турында яза күпчелек. Аларның маҗараларын сез дә укып белегез әле!
Урланган ай
Тыны бетеп, урамнан
Йөгереп керде Солтан −
Әллә янгын чыкканмы?
Качканмы малай уттан?
Коты чыккан бу малай
Тиз уятты бабайны:
− Әйдә, урамга чыгыйк,
Икәү коткарыйк айны!
Күрше егете Хәсән
Карак икән, хөрәсән,
Айга очып китмәкче,
Бер кырыен китмәкче,
Югары оч кызына
Айны бүләк итмәкче.
Айның инде болай да
Чиреге генә калган:
Ахрысы, кичләр җиткәч,
Хәсән кебек караклар
Ул айга менеп җитеп,
Алганнар китеп-китеп,
Югары оч кызларына
Биргәннәр бүләк итеп...
Уңган буран
− Тиздән каргалар килә! − дип,
Хәбәр китерде буран.
Кунак көткән йорт шикелле,
Актан киенде урам.
Хуҗабикә сыман, буран
Кабалана, ашыга.
Дөньяның тәрәзәсенә
Элде ап-ак кашага.
Өй кыекларына рәт-рәт
Тезде яшьле сөңгесен,
Кояшның битен сөртергә
Элде чуклы сөлгесен.
Бөтен табигать, уянып,
Сөенеп, язны көтте.
Кояш чүпләм сөлге белән
Кышның күз яшен сөртте.
Йолдыз яңгыры
Сулышын көчкә алып,
Кәрим кергән, һай, чабып −
Бабай, әйдә, тор әле!
Йолдызларны коткарырга
Берәр әмәл кор әле.
Әнә тәрәздән кара −
Йолдыз яңгыры ява.
Тизрәк бул инде, тизрәк,
Бик ашыгырга кирәк!
Әнә күкнең бер читендә
Йолдызлар калган сирәк.
Йолдызларны җыярга
Зур-зур чиләкләр кирәк
Яисә олы иләк.
Үсеп җиткәч зур булып,
Очып күккә менәрмен,
Коелган йолдызларны
Нәни ыргаклар белән
Янә күккә эләрмен.
Йолдызга тулыр күкләр,
Сөенерләр бик күпләр.
Икмәк ява
Буран улый кич буе,
Туктарга юк һич уе.
Әби әйтә: − Урамда
Әйтерсең пәри туе!
Бурый-бурый ява кар,
Мәхшәр, ди, дөньясында.
Кар астында калган ич
Акбайның оясы да.
Әллә төбе тишелгән,
Күктән кар ишә генә.
Әле шундый аяз иде
Югыйсә, кичә генә.
Бабай керде кар көрәп,
Бер көтү салкын сөйрәп.
Әйтте үзе: «Карчыгым,
Утырма юк сүз сөйләп.
Урамда буран түгел −
Ява муллык һәм икмәк.
Уҗымнар өшемичә
Кышны чыгачак, димәк.
Ап-ак кар бөртекләре
Җирнең ярасын каплый.
Киләсе ел уңышын
Җилдән, суыктан саклый.
Әгәр җирдә дым булса,
Муллык булачак илдә.
Карлар күбрәк яусын, дип,
Теләкләр телә син дә».
Юмарт сакчы
Безнең йортта бер эт яши,
Исеме аның − Яшен.
Инде күптәннән яши,
Камил белми дә яшен.
Беркөн ашарга салсак,
Яткан булган йокларга.
Табак янына төште
Саескан белән карга.
Алар янына тагын
Төште чыпчык, күгәрчен.
Селкенеп тә карамый,
Гарьлегеңнән үләрсең.
Үз телләрендә кошлар
Үзара сөйләштеләр.
Яшеннең табыныннан
Күчтәнәч өләштеләр.
Бабай әйтә: − Күр, бакчы.
Шундый буламы сакчы?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев