Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Шигърият

Ул кызык көннәр... (Шәүкәт Галиев)

Балалар өчен Шәүкәт Галиев шигырьләре.

Ул кызык көннәр...
Бозауны башта
Малай саклаган.
Тик вакытында
Алар беркайчан
Өйгә кайтмаган.

«Беттеләр тәмам
Шаярып, азып!»
Дигән дә абзый,
Тәртип булсын дип,
Каккан нык казык.

Казыкны йолкып,
Мунчакны чөеп,
Әй киткән бозау,
Киткән уйнаклап,
Чирәмдә биеп!

...Ул кызык көннәр
Инде үттеләр:
Малай - укуда,
Бозау - көтүдә,
Бик тәртиплеләр!


Өйгә бирелгән эш
Кызып кайткан Шәвәли,
Шәвәлидән пар чыга -
Төтенләнеп янгандай,
Әнисенең каршында…

- Чыгасың да югаласың,
Син гел урамда, бала,
Дәресләрең тагын бит
Әзерләнмичә кала.

- Уйнап йөрмәдем лә, - ди,-
Күрәмсең, тирләп-пештем.
Бу бит физкультурадан
Өйгә бирелгән эшем!


Әбидә кунакта

Коймагы да коймагы,
Агып тора каймагы.
Табада пешеп тора,
Табынга тешеп тора.

Кайнар! - яланкул тотма,
Тәмле! - телеңне йотма.
Син телең йотсаң, Нәбирә,
Кем рәхмәт әйтер әбигә?


Хоккейчы
Стенага шап-шап бәреп,
Көннәр буе күнегә -
Ахры, аның күзенә гел
Шайба гына күренә.

Оныта ул вакытында
Кайтуларын өйгә дә -
Үзен җиңә-җиңә, малай
Җиңелмәскә өйрәнә!


Авылча, бабайча ял…
Авылда торып китим,
Тазарып, ныгып китим,
Спорт яратам бит мин!
Алып кайттым шәһәрдән
Бадминтонны, теннисны,
Эспандерны, гантельне
Һәм ике потлы герне!

Бабай боларны күрде,
Бабай кеткелдәп көлде:
- Үсәр бездә мускулың,
Булмас бер дә буш кулың…
Қуй боларны читкәрәк,
Менә сәнәк тә көрәк,
Менә балта да чалгы -
Без авылча, бабайча
Оештырырбыз ялны!


Тавыклар көлә…
Үрдәк йөзә белә,
Казлар йөзә белә.

Сыер йөзә генә!
Сарык йөзә генә…
Ат та йөзә белә,
Эт тә йөзә белә!
Мәче йөзә белә!

Ничек шулай булган,
Ничек бар да белгән,
Ничек белеп туган?

Белмим икән бер мин,
Тик мин генә белмим,
Ярда гына йөрим…

Минем арттан кыр-р-кыр-р
Тавык җырлап килә.
Үзе йөзә белми,
Үзе миннән көлә!…


Телевизор булды баш
Әти-әни кунакта,
Калдык та без аулакта,
Әй карадык киноны!
Кинонымы, киноны
Бик яратам мин аны!

Карый торгач каралган,
Тәмам зиһен таралган
Төш узганда кич булган,
Инде сәгать биш булган!

Ашарга да онытылган,
Эчәргә дә онытылган,
Торып китеп карасам -
Йөрергә дә онытылган!

Телевизор шикелле
Баш үзе гүләп тора.
Авыз йомык, күз йомык -
Күрсәтеп, сөйләп тора…
Кино белән тулды баш,
Телевизор булды баш!


Дуслык балы
Дустым миңа алып килгән
Күчтәнәчкә «Башкорт балы»,
Янәшәгә мин дә куям —
Җыйган татар бал кортлары.
Гәрәбәдәй якты икән,
Икесе дә татлы икән:
Синең бал да кәттә икән,
Минем бал да яхшы икән!
Кысташабыз алмаш-тилмәш,
Макташабыз алмаш-тилмәш,
Очрашабыз алмаш-тилмәш —
Бик күңелле дустың килгәч!
Кыр-болыннар янәшәләр,
Гөл-чәчәкләр янәшәдер,
Бал кортлары әрле-бирле
Шәт кунакка йөрешәләр?
Син дип, мин дип бүлешергә
Гөл илендә чикләр юк бит,
Касәләре көнгә ачык,
Гел дә ачык — бикләр юк бит.
Синең балкорт, минем чәчәк
Күптән инде кушылгандыр,
Синең көйме, минем җырмы —
Җан уртаклык шушындадыр?
«Сезнең бал шәп!», «Сезнеке!»— дип,
Макташыйк без бергә килеп,
Туганнарча йөрик шулай,
Сезгә барып, безгә килеп.
Бозылмый да, картаймый да
Безнең татар-башкорт балы —
Гәрәбәдәй якты булсын,
Мәңге булсын дуслык балы!


Бөтерчекләр
Бөтерчекне бөтерәм,
Бөтергечне бөтерәм,
Бөтерәм бергә-бергә,
Бөтерәм берәм-берәм,
Бөтергәләп бетерәм.
Үзем дә бөтереләм -
Мин бөтерелә беләм.

Бөтереләм дә торам,
Бөтереләм дә торам,
Бөтереләм дә торам -
Әйләнеп бөтен дөньям,
Шап идәнгә утырам…

Мин үзем тик утырам,
Әйләнә бөтен дөньям,
Әйләнә бөтен дөньям.
Әйләнә бөтен деньям,
Тотынып кына торам.

Бөтергечне бөтермим,
Бетерчекне бөтермим,
Нигә һаман бөтерим.
Бераз ял да иттерим.
Артыграк бәйләнгәнмен -
Башлары әйләнгәндер!…


Бугай...
Басуга чыкты бабай,
Кулына алды курай,
Кушылды аңа тургай.
Уйнап торгачтын шулай
Тургайга уңай бугай…

Вәли сөйләде болай:
Басуга чыктым, малай,
Алдым кулыма тургай,
Кушылды аңа курай.
Ник көләсең? Нәкъ шулай!
Нәкъ шулай иде бугай…


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырьләр шәүкәт галиев балалар өчен шигырьләр ул кызык көннәр дуслык балы шәүкәт галиев шигырьләре