Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тынычлык кошлары

Рәхимә Арсланова шигырьләре.

Тынычлык кошлары

Гелдер, гелдер,

Гөлдер-гөлдер,

Күгәрченнәр гөрләшә,

Көннәр буе гөр-гөр килеп,

Алар нидер серләшә.

 

Гөлдер-гөлдер,

Гелдер-гелдер...

Ни әйтергә телиләр?

Алар шулай илебезгә

Тыныч тормыш телиләр.


 Мин бит татар баласы

Татар телендә сөйләшәм,

Мин бит татар баласы,

Киләчәккә туган телне

Миңа алып барасы!

 

Татар телендә уйлыйм мин,

Җырлыйм татар телендә.

Әти-әни татар булгач, 

Татар бит мин үзем дә.

 

Татарстан – Ватаным ул,

Башкаласы – ул Казан

Тирә-юньгә нур-ямь өстәп

Агыла моңлы азан.

 

Татар бит мин, татар каны 

Ага тамырларымда

Бабамнардан калган мирас –

Татар теле җанымда.


Якын дустым

Бик күп минем дусларым,

Иң яхшысын кем белми?

Иң яхшы  тугры дустым ул,

Иң яхшы якын  дустым ул,

Бердәнберем – ул әни.

 

Өлгерә барысына,

Булдыра барысын да,

Барыбызны  кайгырта,

Барыбызны ярата.

 

Югалтсам әйберемне,

Әнидән генә сорыйм

Кайдан барын белеп тора?

Ничек  барын күреп тора 

Шуңа мин  бик аптырыйм.


Шаян-шук, уңган малайлар

Шәвәлине беләсезме?

Шәвәли – шаян ул, шук,

Шәвәлинең шаярмаган

Бер генә көне дә юк.   

 

Кадак кагарга өйрәнә,

Чүкеч тоткан кулына,

Ә әтисе горурланып,

Карап тора улына.

 

Тирләп-пешеп бакча казый 

Күрегезче, Алмазны,

Казып бетергәч, тырмалап,

Куя ул  буразнаны.

 

Бакчадагы түтәлләргә 

Көн дә су сибә Айман,

Энесе дә читтә калмый

Булыша аңа һаман.

 

Тирләп-пешеп кар көри,

Чистарта өй сукмагын.

Азат кебек уңганны

Кайда күрдегез тагын?

 

Азамат нишли? – дисез,

Азамат утын яра.

Ул ярган утын  белән

Әнисе мунча яга.

 

Камиль белән Рамиль дә 

Тырыш, уңган малайлар.

Укуда да сынатмыйлар

Бишлегә укый алар.

 

Җәйге җылы җил исә,

Әтием  утын кисә,

Мин дә бит тик утырмыйм

Сеңлем белән уйныйм.

 

Уеннан һич туя белми,

Уйный да уйный Марат,

Уенда гел уен булса,

Маратның эше харап.


Мәрьям

Бер дә тик тормый Мәрьям,

Гел каядыр ашыга,

Бу кадәрле ашыгу 

Булыр микән яхшыга?

 

Уенны гына башлый 

Тиз туя, аны ташлый.

Апасы да кисәтә,

Аңа үрнәк күрсәтә.

 

Әти-әнисе көйли,

Әкиятләр дә  сөйли...

 

Хәтта ашаганда да 

Ул каядыр ашыга,

Мәрьямның ашыгуы 

Булыр микән яхшыга?

 

Юк икән шул... Бервакыт

Ул кыен хәлгә төшкән.

Кайнар аш ашаганда

Ашыгып ашка пешкән...

 

Ашыкмый хәзер Мәрьям,

Пешкән кулын дәвалый.

Ашыккан ашка пешкәнне 

Ул хәзер яхшы аңлый.


Гөмбәгә

– Иртәгә, диде, әти,

Барачакбыз  гөмбәгә,

– Өйрәнә торыгыз, – дип,

Китап тоттырды безгә.

Бу китапның эчендә 

Гөмбәләрнең рәсеме,

Аңлатып язып куелган

Һәрберсенең исеме.

И тырышып өйрәнәбез,  

Исемнәрен ятлыйбыз.

Барысын да исебездә 

Калдырырга уйлыйбыз.

 

Нинди генә гөмбәләр юк:

Агы да бар, карасы,

Җирән гөмбә, аллысы

Кызыл гөмбә янында

Урын алган баллысы.

Дуңгыз һәм кәҗәнеке

Монысы әтәчнеке.

Каен гөмбәсе белән

Ясалган имәннеке...

Аның янында йөнтәс,

Белгән, янында йөрмәс...

 

Агулы гөмбәләр дә 

Бар икән бит арада,

Ашый торганнарыннан

Син аларны арала.

Танымасаң, гөмбәне

Бер үк кулыңа алма...

 

Агулысы – поганка

Чебеннеке – мухомор,

Тик боларны җыярга 

Ярамаганны белеп тор.

Гөмбәләрнең барысын 

Ничек истә калдырыйк? 

Белдем! Урманга китапны

Үзебез белән алыйк!


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев