Тынлык авазы
***
Бу тынлыкны колак салып тыңла,
Ишетелер аваз: «Мең яшә!..»
Юк, эзләмә тавыш килгән якны —
Туган ягың сиңа эндәшә.
Сукмакларда эзең калган икән —
Алар сине мәңге хәтерләр.
Ап-ак көртләр, алларыңа чыгып,
«Без — якташлар!..» — диеп әйтерләр.
Тик син саклан кинәт кычкырудан:
«Хәтерлим!—дип.—Мин дә хәтерлим!
Ватаны бу, алмаштырмас иле
Минем тәүге мәхәббәтемнең!..»
Кышка калган миләш тәлгәшләре
Йөрәгеңдә, беләм, әй дөрләр.
Ак сагышлар, юлларыңда калкып,
«Без —сердәшләр!..» — диеп әйтерләр.
Тик син саклан кинәт кычкырудан,
Тынлык гамен, берүк, онытма,—
Туган ягың — синең серләреңне
Саклый торган изге ныгытма.
Монда сине һәрбер капка таныр,
Монда сине һәр йорт хәтерләр.
Урамдагы кое сиртмәләре
«Без кардәшләр!..» — диеп әйтерләр.
Ә син тыңла, колак салып тыңла,
Ишетелер аваз: «Мең яшә!..»
«Туган ягым минем, мең яшә!» — дип,
Үз йөрәгең синең эндәшә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев