Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Туган яктан ни кадерле...

Гөлназ Нуриева шигырьләре.

МИН ТҮГЕЛ БИТ

Иртән иртүк тәрәзәдә –

Эре-эре кар ява.

Җыен, әнием, тиз-тиз, дим,

Әйдә, киттек урамга!

Мин таудан да кат-кат шудым,

Кар бабай да ясадым,

Карга ятып аунадым да

(кар бөртеген ашадым...)

Әниемә әйтәм тизрәк:

Күтәр дә күтәр, - димен, -

Күптәннән бит чыкканыма,

Юешләнде киемем.

Син уйлама, арган диеп,

Мин әле чабар идем.

Мин түгел бит,

Карны ерып,

Арыды итекләрем.

 

КҮРМИЧӘ КАЛАМ

Тюбинг дигән түгәрәкне

Бүген белми кайсыгыз? –

Һәр ял саен әти белән

Тауга барып кайтабыз.

 

Алдан апам шуып китә,

Шундый ерак тәгәри...

Озак кына тартып менә ,

Еш-еш сулый әллә ни.

 

Утырта да түгәрәккә

Сорый әтием миннән:

“Әллә куркып калдың инде,

Күзеңне йомдың нигә?”

 

“Сере бар шул, - дигән булам, -

Күзне йомып баруның.

Алай-болай төшеп калсам,

Мин күрмичә дә калам!”

 

ТУГАН ЯК

Тәрәзәдән күреп калдым:

Очты-китте кыр казлары.

Мин дә коштай очар идем,

Кайтыр идем тик язларын.

 

Бабам әйтә: “Әллә рәхәт

Мең чакрымнар юл гизүе?!

Туган яктан ни кадерле...

Итек белән кар изүе,

 

Озын кышта кич утыру,

Әбиеңнең тәмле чәе...

Язгы ташкын тынып калгач,

Җиләк биргән эссе җәе...

 

Бу нигъмәтләр кемгә дисең?

Миңа да бар, сиңа җитә.

Энеңә дә аңлатырсың,

Менә язга тәпи китәр.

 

Сез тупырдап үссен диеп

Чәчәк ата туган илем.

Китмә, балам, чит җирләргә,

Монда насыйп булсын тиңең.”

 

Бабам әйтсә, хак әйтә шул:

Уйга баттым сүзләреннән:

“Туган яклы кешеләрнең

Нур бөркелә күзләреннән”.

 

ТАТАР БУЛ!

Туган телне мин туганчы

Өйрәнгән әни әбидән.

Ә син кайдан белдең диеп

Сорап куйдым мин әтидән.

 

“Улым, - диде, - юкка гына

Анам теле димәгәннәр.

Татар телле китапларны

Ертмаганнар, тимәгәннәр.

 

Борынгыдан бишек асып,

Мөнәҗәтләр көйләгәннәр.

Ачу килсә, дәшми калып,

Йодрык кына төйнәгәннәр.

 

Җылы сүзләр – җанлы сүзләр,

Күңел аша үрелгәннәр.

Телдән телгә күчкән җырлар,

Әкиятләр сөйләгәннәр.

 

Мин телемне шуннан беләм:

Ата-бабам мирасы ул.

Сиңа әйтер сүзем, улым:

Милләтеңнең асыл затлы

Телен белгән татары  бул!”

 

“Безнең үскән Камилә”

циклыннан

МИН ҮЗЕМ

Камилә бүген йокыдан

Дәү кыз булып уянган.

Үзем ашыйм, киенәм дип

Лаф ора иртә таңнан.

“Булышыйммы, кызым?” – дия

Әнисе, чәчен сыйпап.

Камилә генә һаман да

Керпедәй тора фырлап.

“Мин үзем дә, мин үзем, – ди,

Мин инде хәзер үстем”.

Ә шулай да белми әле

Киемнең астын-өстен.

Тирләп чыкты киенгәнче,

Сер бирмәде алай да.

Бакчада да шаккатарлар

Һәрбер кыз да, малай да.

Атлыйк кына дигән мәлдә

Туктап калды Камилә:

“Күтәр, әни, мине тизрәк!

Мин бит әле бәби лә!”

“Дәү үстем дип кем әйтте соң?

Зур кызлар үзе атлый”.

Ә Камилә елый хәтта,

Күтәр диеп кабатлый.

Ни хәл итсен әнисе дә,

Бармагач тәпи-тәпи.

Колагына пышылдый кыз:

“Мин бит, әни, зур бәби!”

 

ЗУР КЫЗ

Безнең Камилә бакчага

Бик тә яратып йөри.

Рәсемен дә оста ясый,

Урамында кар көри.

 

Курчакларны рәт-рәт тезә,

Арбасында йоклата.

Пирамида җыеп куя,

Әле җырлый: тра-та-та.

 

Ашауда да өлгер инде,

Күлмәгенә түкми дә.

Барсына да җитешә шул,

Ару белми күпме дә.

 

Алырга килсә әнисе,

Камилә гел үзгәрә:

Берни эшли белми башлый,

Яше килә күзгә дә:

 

“Мин бит, әни, көне буе

Уйнап йөрим зур булып.

Син килгәч кенә җибәрәм

Зур Камиләне куып!”

 

ДУСЛЫК

Төркемдәшем шәп малай,

Исеме аның Даян.

Шуклыгы да бар инде,

Гел тиктормас һәм шаян.

 

Тагын бер егетебез бар,

Исеме матур – Раян.

Бераз гына елак үзе,

Әмма шулай да наян.

 

Дуслаштылар икәү бергә:

Машина сузды Даян.

Рәсем ясап утырганда,

Каләмен бирде Раян.

 

Сөйләшә дә белмиләр шул,

Бигрәк нәни үзләре.

Ә шулай да дус булуны

Сөйләп бирә күзләре.

 

Тәрбияче апабыз да

Малайларга гел әйтә:

Дуслыкны һич өзмәгез сез,

Татулыкка ни җитә!

 

Икесенең колагына

Мин дә бер киңәш бирдем:

Мин дә сезгә якын дус бит,

Онытмагыз гел, - дидем.

 

КУНАК КЫЗЫ

Кунакка барсам әбигә,

Чыкмыйм аш бүлмәсеннән.

Авыз итәм сыйларының

Тезелгән һәммәсеннән.

 

Токмачлы ашын яратам,

Бәлешенең катысын,

Җәймә кебек коймагын да

Пәрәмәчнең яртысын.

 

Әбием дә белеп тора

Миңа нәрсә кирәген.

Менә шуны пешер дисәм,

Кабул була теләгем.

 

Бик ярата әбием дә

Кунаклар тулы өйне.

Шуңа күрә атна саен

Көйли ул минем көйне.

 

Бер серемне сезгә ачам:

Сорыйлар: “Син кем кызы?”.

Әти белән әни әйтә:

“Син безнең кунак кызы”.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев