Тел шомарткычлар
«Л», «Р» авазларын дөрес әйтергә өйрәнер өчен татарча күнегүләр.
«Л» авазына
Ла – ла -лампа
Ла – ла – бала бал ала.
Ли – ли — әлли — бәлли бәү итә.
Лык – лык – күлдә балык бар.
Лык – лык орлык
Ле к- лек – күзлек
Ләк – ләк — бүләк
Лан – лан – болан
Лан – лан – балан
Лы – лы – Чаллы
Лар – лар – таллар
***
Алмалар да
Алланган.
Алланган да
Балланган.
Бал кортлары
Аларны
Чәчәкләр дип
Алданган.
***
Лап – лоп атлап,
Урман яклап
Килә аю баласы.
Балның тәме
Белгән икән:
Килә бездә каласы.
***
Ла – ла – ла – ла, ла – ла – ла,
Кем матур җырлый ала,
Кем матур бии ала –
Шул булыр үрнәк бала.
***
Вак балчыкны Шәвәли
Әвәли дә әвәли.
Әллә ваза ясыйсың? – ди
Авылдан килгән Вәли.
«Р» авазына
Ра – ра – ра- ра – ромашка
Ромашкалар урманда
Ромашкалар кырларда.
Ур – ур – урман матур
Ур – ур – урак урам мин.
Ур – ур – урамнан барам.
Ра – ра – ра – ра – яратам.
Ер – ер – ер – ер — сыерчыклар
***
Ра – ра – ра – ра — ракетага
Ра – Ра – Рамил утырган.
Ра – ра – ра – ра – ракетаны
Җир тирәли очырган
***
Әти трактор кабыза:
Тр – тр – тр – тр – тр – тр.
Үзе әйтә:”Син читтәрәк
Тор – тор – тор – тор – тор – тор тор.
***
Бора – бора борауны,
Борһан тишкән бураны.
Шул тишектән бураны
Тутырган кар бураны.
***
Трак – трак – трактор,
Басуларны урап тор,
Үләннәрне тураттыр.
“Башка эшләр бармы?” — дип,
Һәрчак бездән сорап тор.
***
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев