Табигать баласына
Резеда Вәлиева шигыре
Болынның хуш исен тоясың,
Куанып чәчәкләр җыясың.
Куанма, сабыем, син бит соң
Өзгәнсең күбәләк оясын...
Чәчәкләр күп тә бит болында,
Күбәләк кайсын соң үз итәр?
Матурлык күп тә бит дөньяда,
Үз туган ояңа ни җитәр...
Күр, ничек кагына-кагына
Талпына ул синең ягыңа.
Талпына, борчылып кагына,
Күрәсең, оясын сагына...
Ашыга, йөрәге түзмидер,
Үз туган оясын эзлидер.
Кая соң? Кая соң? Кая соң?
Табалмас инде ул оясын...
Куанып хозурда йөргәндә,
Карурман куенына кергәндә,
Беркемнең каргышын алма син,
Күбәләк тә елап калмасын...
Онытма, туган җир бер генә,
Кадерләрен аның бел генә...
Дәвала аның һәр ярасын,
Соң син бит табигать баласы!
Резеда Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев