Таң
Таңда — җанның кабат балкышы...
Таң
Җан тартмаган чит якларда булсын,
Тау артыннан чыксын,
үзәннән,
Иң бәхетсез көннәремдә булсын,
Сокланмыйча барыбер түзәлмәм.
Күтәрелә!
Офыкларда кояш!
Җиргә таңнар иңеп килә бит!
Борчуларым бер чигенеп куяр,
Сулышларым китәр киңәеп.
Күрер күзгә шәфәкъ кына түгел,
Җанга шәфкать — таңның буй-сыны.
Таңда әгәр бер буйсыну булса,
Гүзәллеккә бары
буйсыну!
Иманыңны вак-төяккә бәйләп,
Бутый калса әгәр бүтәннәр,
Уйламаган уйларыңны йолкып,
Төшләреңә керер бу таңнар!
Таң — яңару,
Таңда — яңа дәвам,
Таңда — җанның кабат балкышы.
Шуңадыр ла, бәлки,
бу таңнарга
Гел таң калып карыйдыр кеше...
Учак
Без кузгалсак,
соңгы уты сүнәр,
Яңгыр юар көлен,
җил алыр.
Үзең яккан булгач,
учакны да
Ташлап китү, бәгырь,
бик авыр.
Туңган юлчы, юл читенә чыгып,
Учак ягар,
учак көйрәтер.
Тәнең түгел,
җаның туңганда да,
Учак ягып карау кирәктер.
Без бик белеп яктык бу учакны,
Кирәкмәстән түгел, кирәктән!
Без дәшмичә йөргән күпме сүзне
Сөйләп бирде бит ул беррәттән.
Сүрелгәннәр үзен сүгә белми,
Яманлыйлар һаман ятларны.
Беркем белми менә
безнең нигә
Монда килеп учак якканны.
Ә ул яна!
Яна, күрәсеңме,
Безгә карап,
безне җылытып!
Үрсәләнеп яна,
аерылышасы,
Хушлашасы барын онытып.
Ашыктырма, әйдәмә дә мине,
Син кагылма миңа бу чакта, —
Күмер түгел,
гомер яна, бәгырь,
Гомер яна бүген учакта!
Без калдырсак,
соңгы уты сүнәр,
Яңгыр юар көлен,
җил алыр.
Үзең яккан булгач,
учакны да
Ташлап китү, бәгырь, бик авыр...
Халәт
Уйна миңа,
уйна шушы көйне,
Елатырлык итеп, өздереп.
Җан түрендә йөргән ап-ак сагыш
Куйсын, әйдә,
үзен сиздереп.
Гаҗәпләнмә минем бу халәткә,
Йомшак чактыр инде, әлбәттә.
Күңел тулуын әйтеп салган чаклар
Аз булалар бездә, гадәттә.
Аңла,
кайчак алтын тавы түгел,
Бер җылы моң кирәк кешегә.
Язны читләп,
көзгә кереп киттек,
Их, өшемә, җаным,
өшемә!
Бәйрәм иде,
сабантуйлар иде,
Матур уйлар иде бу җанда.
Кемнәр аңлар мине бу халәттә,
Ялгызыммы әллә җиһанда?!
Тавыш килә,
кайтавазлар килә
Әллә кайдан шунда — үр яктан.
Мине дуслар эзләп йөри сыман
Мин булмаган яктан,
ерактан.
Килә тавыш...
Шул чагында сагыш
Куя, үзен куя сиздереп.
Уйна миңа,
уйна татар көен,
Елатырлык итеп,
өздереп!..
Туган тел
Ул мине мәхрүм итмәгән
Моңнарыннан,
җырыннан,
Мин карында чагымда ук
Аккан ул тамырымнан.
Иркәли алмас идем мин
Җирнең иң иркә гөлен, —
Белмәсәм Туган телемне,
Булмаса Туган телем.
Шатлана белмәс идем мин,
Кайгыра белмәс идем,
Ак белән караны хәтта
Аера белмәс идем.
Аера белмәс идем мин
Дөньяның көнен,
төнен —
Белмәсәм Туган телемне,
Булмаса Туган телем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев