Сүзне сүз ашаган
Вәсимә Хәйруллинаның «Шәп бабай, тәти әби» китабыннан берничә шигырь.
Сүзне сүз ашаган
БАЛ һәм ЫК бар балыкта,
САРЫ кергән сарыкка.
Иләк ИЛне иләгән,
Өйне кӨЙләр көйләгән.
Кармакны КАР каптырган,
Сату АТны саттырган.
КАЗылыктан каз оча,
Таба ТАБАкны коча.
Читек ИТЕКне кигән,
Әти ник ТИгә тигән?
Чәчкеч ник ЧӘЧү чәчә,
СарУТ нигә ут чәчә?
Кулның УЛ ы буламы,
Башыңа АШ туламы?
Кемнәр шулай ясаган:
Сүзләрне сүз ашаган.
Китаплар әнкәсе
Бер хәреф тә танымыйча
Ачкан идем битеңне.
Әй, Әлифба, менә бүген
Укый беләм бит инде!
Җепкә сәйлән тезгән кебек,
Хәрефләрне тездердең.
Аваз, иҗек һәм сүзләрнең
Диңгезендә йөздердең.
Әй, Әлифба! Белем серен
Ачмыйсың кемгә генә!
Өйрәтәсең безне бөек
Зур уку һөнәренә.
Дөньядагы бер могҗиза,
Иң-иң гаҗәп китап син.
Китапларның әнкәсе син,
Галиҗәнап китап син!
Дуслык кадере
Дустым белән бер-беребезне
Кайчак ачуланабыз.
Үпкәләшеп тә алабыз,
Тагын татуланабыз.
Җәй дә җитте, уку бетте,
Хәзер без каникулда.
Дустым авылда кунакта,
Сагына микән ул да?
Ә мин аны бик сагындым,
Килә шундый күрәсем.
Дуслык кадерен, ахрысы,
Аерылгач беләсең.
Сулагай
Безнең сыйныф кына түгел,
Бөтен мәктәп уңагай.
Ничек булды микән алай?
Мин берүзем сулагай.
Ничек кенә тырышсам да,
Сул кулым йөри алдан.
Үртәсәләр дә малайлар,
Уңагай була алмам.
- Сулагай султык, - диләр, -
Син сыңар култык, - диләр, -
Армиягә баргач кулың
Тоталмас мылтык, - диләр.
Еласам, әти юата:
- Улым, мин дә сулагай,
Уңагайлардан калышмыйм,
Эшләсәң - һәр эш уңай!
Без - укучы
Бакчабыз белән хушлаштык,
Без укучы бүгеннән.
Мәктәпнең ишегалдына
Бәхет, шатлык түгелгән.
Чәчәк бәйләмнәре йөзә,
Без әйтәсе сүз кебек.
Кояш көлә көзге күктән
Безнең көләч йөз кебек.
Хәерле юл
Мәктәптә һәрбер көнегез
Үтсен бер бәйрәм булып.
Күңелегез кайтсын аннан
Якты нур белән тулып.
Хәерле юл, Белем юлы
Күтәрсен сезне биек.
Горурлансын авылдашлар,
Чураш баласы, диеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев