Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сүзләр

Туры сүзнең – кыегы бар, Дөрес сүзнең – ялганы, Каты сүзнең – йомшагы бар, Яхшы сүзнең – яманы. Рәхимә Арслановадан тел турында шигырьләр.

Сүзләр

Туры сүзнең – кыегы бар,

Дөрес сүзнең – ялганы,

Каты сүзнең – йомшагы бар,

Яхшы сүзнең – яманы.

 

Тозсыз сүзләр дә булгалый,

Уйлабрак сөйләмәсәң.

Гел телсез дә калып була –

Бөтенләй сөйләшмәсәң.

 

Ни әйтәсе булсаң да син

Бер сөйлә, ике уйлап,

Артык сөйләгәннәрнең дә

Сүзе хаталы була.

 

Тәмле, татлы, матур сүзләр –

Җаннарыбызга рәхәт.

Авыр, яман, гайбәт сүзләр –

Күңелләргә җәрәхәт.

 

Канатлы сүзләр

Канатлы сүзләрне бүген

Өйрәндек без дәрестә.

Канатларын тырышсам да ,

Күрә алмадым һич тә.

 

Канатлары булса, сүзләр

Очып китәрләр иде,

Агачтан- агачка кунып,

Ял да итәрләр иде....

 

Укытучым ялгышкандыр

Канатлы дип сүзләрне,

Юк икән шул, сезгә дә мин

Ачыйм, дуслар, серләрне.

 

Зирәк, хикмәтле сүзләргә

Үсә икән канатлар,

Тапкыр сүзләрне яратып.

Бик күп кеше кабатлар.

 

Телдән-телләргә күчәләр,

Юк аларга киртәләр.

Шуңа күрә ул сүзләрне

Канатлы дип йөртәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Күңелемдә шигырь туды