Шәүкәт Галиев шигырьләре
Балалар өчен Шәүкәт Галиев шигырьләре.
ОЧАМ, ОЧАМ!
Кулларымны кагынам да,
Талпынам да күтәреләм —
Нинди җиңел очып киләм,
Нинди иркен күккә менәм!
Өстәрәк мин йортлардан да,
Өстәрәк мин таулардан да,
Тау башында үсеп торган
Җилфердәгән таллардан да!
Тирбәләм дә очып барам,
Кош тойган рәхәтне тоям,
Салмак кына, җайлап кына
Кул-канатны кагып куям.
Аска карыйм, бигрәк биек...
Куркуны да җиңү рәхәт!
Кыр, болыннар өсләреннән
Йөзеп кенә килү рәхәт!
...Уянгач та — очармын күк!
Әни әйтә: — Үсүең бу,
Күңелеңнең кошларгарак,
Биеккәрәк күчүе бу.
Нинди җиңел атлап киләм,
Иңнәремдә канат тоям.
Ымсындырган, кызыктырган
Киләчәккә карап куям...
ШУНДЫЙ ЗУР ТУГАН ҖИРЕБЕЗ!
Шундый зур
Туган җиребез,
Шундый киң
Туган илебез!
Зурлыгын
Шуннан белегез,
Киңлеген
Шуннан күрегез —
Көньякта —
кызыл карбызлар,
Төньякта —
зәңгәр кар, бозлар!
ЧЕБИЛЕ ӘКИЯТ
Кычыткан арасыннан
Бер күкәй тапкан идем,
Кайта торгачтын шуны
Төшереп ваткан идем,
Йөгереп кергәнмени —
Сикереп чыкты чеби!
Куа киттем чебешне,
Ул чаба шундый көчле,
Ике кунды, бер очты —
Зур тавык булып үсте:
Салып калдырды күкәй,
Мине алдады бит, әй...
Күкәйдән чыкты чеби —
Бусы үзгәрәк кеби.
Ни булыр икән, карыйм,
Тагын берәр ай чабыйм...
Күрәмен чеби үскәч —
Бусы бит аның... әтәч!
Әтәч күкәй салмады —
Сөйләргә җай калмады...
....Йөгерә-чаба торгач,
Мин дә зур булып җиттем —
Әкияттән чыктым да
Киң дөнья буйлап киттем...
ТЕЛЛӘР БЕЛҮЧЕ КАЛӘМ
Үзем дә сизми калам —
Татарча яза каләм.
Русчасын да ким белми —
Хәзер русча кем белми!
Артекта исем китте,
Чит телдә сырлап үтте:
Француз алгач кулына —
Французча яза каләм!
Немец алгач кулына -
Немецча яза каләм!
Инглизчә дә йөгерә,
Испанча да өлгерә,
Вьетнамча, гарәпчә,
Әллә ничә тел белә!
Язды каләм истәлек,
Бер үк булды эчтәлек:
Тынычлык диеп язды,
Һәм дуслык диеп язды!
...Татарча язган каләм,
Русча да язган каләм,
Шулай бик тиз көйләнеп,
Дөньяларны әйләнеп,
Кайтты телләр өйрәнеп!
ШӘВӘЛИ АЧЫШЫ
Глобуска карыйм да
Тагын бер кат ышанам
Ел да ике полюслы,
Ул да Җиргә охшаган!
Башлануы — январьда —
Әттә-тә-тә биетә!
Декабрьда кабат кыш —
Салкын белән ел бетә.
Зәһәр ике полюсның
Уртасында экватор —
Июнь, июль пешерә,
Экваторда бик матур!
Мәктәп белән ел да без
Шул сызыкка җитәбез,.
Иң-иң әйбәт урында
Бергәләп ял итәбез.
...Көз укырга барганда
Тагын бер кат ышанам, —
Ел ул ике полюслы,
Глобуска охшаган!
ТАУ ЯГЫ ИМӘННӘРЕ
Имән урманына киләм,
Чын әкияткә керәм,
Имән баһадирның башы
Йолдызларга ук тигән.
Тере ракета шикелле
Үсә-үсә менгән ул,
Боларның бит күбесенә
Йөзәр яшь тә меңәр ел!
Вакыт манарасы кебек
Бу имәннең һәрбере —
Баксаң, егерме гасыр тик...
Ике имән гомере!
Тау ягы — туган ягымда
Горур имәннәр үсә,
Ахрысы, баһадир рухы
Ир-егетләрдән күчә.
Имән-ракеталар саклый
Урманнар иминлеген! —
Шуларга карап аңлыйм мин
Илемнең ниндилеген.
ЧИШМӘЛӘР МӘҢГЕ ЯШИ...
Апас районының Урта Балтай мәктәбе укучылары үзләре ачкан, чишмәләргә сугышта һәлак булган авылдашлары исемен куштылар.
Яр өстендә һәйкәл тора —
Син тынып кал,
Яр астында чишмә сөйли —
Кил, колак сал.
Эзтабарлар эзләп тапкан
Якты эзен —
Чирмешәндә күпме чишмә
Ачкан күзен!
Кайтмый калган солдатлар ул
Төбәп карый,
Белми калган оныкларын
Күреп таный...
Мәңге көткән әткәйләр ул,
Урап кайтып,
Әйтелмәгән сүзен сөйли,
Ярга ятып...
Чишмә сөйли, таллар көйли,
Тыңлый белсәң;
Югалганнар табылалар,
Аңлый белсәң.
Авып калган солдатлар да
Торып баса,
Чишмәләр ул мәңге яши —
Онытмасаң!..
СӘГАТЬ ТӨЗӘТТЕМ
Бар минем бик күп
Карап үткәнем
Осталар ничек
Сәгать сүткәнен;
Ача капкачын,
Карый тикшереп —
Ничек, дип, кылы,
Ничек, дип, шөреп.
Аннары, азрак
Тамак кыргалап,
Берәм-берәм ул
Ала боргалап...
Шактый йөргәчтен
Читтән күзәтеп,
Карамак булдым
Мин дә төзәтеп.
Будильнигыбыз
Түгел дә бозык,
Төзәтеп карау
Барыбер кызык!
Бик җәһәт кенә
Сүттем дә аттым!
Җыя алмый гына
Бераз баш ваттым.
Күп кисәкләре
Артты, сыймады...
Берүзем сүттем,
Әткәй җыйнады.
ЧИШМӘ ЯЗМЫШЫ
Чишмәләр туа
Туган туфракта,
Үтәр юллары
Ерак-еракта...
Җырлап кузгала,
Моңаеп бара:
«Туган төбәкләр
Гомергә кала...
Илдә яшәгән
Күлләргә рәхәт...»
Чишмә язмышы
Мәңге хәрәкәт.
Хәтерли һаман
Илдә чагын ул,
Чишмә язмышы —
Мәңге сагыну...
Әмма ышана:
«Ерак-еракта
Чыганак исән
Туган туфракта!»
РӘСЕМ ЯСАДЫМ
— Рәсем ясадым, әткәй!
— Килештергәнсең бит, әй,
— Тәрәзләре бик матур.
— Аларын сызды Мансур.
— Рәшәткә дә ошады.
— Ансын Рәшит ясады.
— Кирпечләре тип-тигез.
— Ансын ясашты Илгиз.
— Чын шикелле морҗасы.
— Мортаза эше ансы.
— Шулаймыни? Ә кран?
— Ясап бирде Әкрам.
— Ә нишләде соң Марат?
— Без икәү тордык карап.
КАР БӨРТЕГЕ, КУН КУЛГА
Кар бөртеге,
Кун кулга,
Азрак ял ит
Син шунда..
Бер карасам
Гел боз син,
Бер карасам
Йолдыз син!
Искитәрлек
Матур син,
Ничек җирдә
Ятарсың?
Ашыкмачы,
Очынма!
...Кар бөртеге
Учыма
Төште дә
Бөтерелеп,
Мактаудан
Бетте эреп!..
РУС КАЗЛАРЫ: ГА-ГА, ДИ...
Русларда да бар казлар,
Татарда да бар казлар.
Рус казлары: га-га, ди,
Татар казы: кыйгак, ди.
Русларда да бар әтәч,
Татарда да бар әтәч.
Русларның: кукареку!
Татарның: кикерикүк!
Русларда да бар маэмай,
Татарда да бар маэмай.
Рустагысы: гав, гав, ди,
Татардагы: hay, hay, ди.
«Гав, гав»ларга юлыксам мин
Русча гына эндәшәм.
«Һау-һау»ларны күргән чакта
Гел татарча сөйләшәм.
Урамда, ишек алдында
Алар да очрашалар.
Ничек хәл сорашалар,
Үзара аңлашалар?
Русча мәче: мияу, ди,
Татарча да, мияу, ди,
Анда, монда йөри мәче,
Шул мәллә тәрҗемәче?
БЕР ШӨРЕП
Әрле-бирле урындык,
Алай-болай утырдык...
Карасаң күз төшереп —
Төшкән икән бер шөреп...
«Бер шөреп?!» — дип, кул селтәп,
Көлеп кенә карама,
Бер шөребен — бер шөреп,
Ә урындык тарала...
Бер шөрепкә иренгәч,
Биш шөрепне кем бора —
Аягыннан тота да
Чүплеккә үк тондыра!
Велосипед та шундый, —
Бер шөребе бушаган;
Бусының да язмышы
Тегесенә охшаган...
Машинага утырсаң,
Ракетага-фәләнгә —
Мәңгелеккә китәрсең
Бик тә ерак галәмгә...
Хәер, андый төшләргә
Алалар бик тикшереп.
Төшәсең дә каласың,
Җитешмәсә… бер шөреп!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев