"Сандугачлар минсез генә сайрый торгандыр инде..."
Роберт Миңнуллин туган көн бүген. Балалар өчен һәркем күңеленә якын тәмле әсәрләрен һәм соңгы елларда язылган сагышлы шигырьләрен тәкъдим итәбез. Хәтерлибез, хөрмәтлибез, юксынабыз...
ЭНЕКӘШ КИРӘК МИҢА!
Сезгә рәхәт! Берегез дә
Минем хәлдә түгел сез.
Беләсезме, өйдә миңа
Кызык түгел, күңелсез.
Елыйсы да килә кайчак,
Уйлап ятам-ятам да:
Юк шул минем абыем да,
Юк шул минем апам да,
Сеңелем дә, энем дә.
Бергә-бергә уйныйсым
Бик тә килә минем дә.
Ә күршеләр гөр килә;
Уйныйлар-шаяралар.
Алар күп шул, күмәк шул,
Шуңа да шаян алар.
Бер иптәш кирәк миңа,
Энекәш кирәк миңа!
Яратыр идем мин аны,
Хәтта елак булса да.
Бакчага да илтер идем,
Хәтта ерак булса да.
Энем белән мин урамга
Уйнарга чыгар идем.
Әгәр мине тыңламаса,
Ничек тә чыдар идем.
Әтиләр бит ничә кабат
Алабыз дип алдыйлар.
Бердәнбер малайларына
Бер энекәш алмыйлар.
Күңелсез өйдә миңа,
Уенчык нигә миңа?!
Бергәләшеп уйнарга
Бер иптәш кирәк миңа.
Берәү генә булса да,
Ямьсез генә булса да,
Елак кына булса да,
Энекәш кирәк миңа!
ӘНИ, МИН КӨЧЕК КҮРДЕМ!
Әни, мин уйнаганда
Көчек күрдем урамда.
Әни, ул туңган иде,
Урамда кунган иде.
Әни, салкын яңгырда
Ул бик күшеккән иде,
Ул бик ачыккан иде,
Ул бик талчыккан иде,
Әни, ул улый иде,
Ул шулай елый иде,
Ул чынлап елый иде,
Ул ныклап елый иде –
Үзем ишеттем, әни.
Мин үзем карап тордым,
Шуңа кичектем, әни.
Мин аны бик кызгандым –
Яшьләре ага иде,
Әни, аның яшьләре
Асфальтка тама иде.
Аны, әни, яңгырда
Кемдер ташлап калдырган,
Алдаштырып калдырган,
Адаштырып калдырган,
Әни, туңганга микән,
Ул бик дерелди иде.
Салкын тисә, ул көчек
Тышта терелми инде.
Нишләр инде ул анда,
Берьялгызы урамда?
Ул елыйдыр әле дә,
Дерелдидер тәне дә.
Иртәгә үк үләчәк,
Калдырсаң бу хәлендә.
Әнием, шул көчекне
Алып кайтыйк әле, ә?!
БАТЫРЛЫК ЭШЛӘР ИДЕМ.
Ничек эшлим
Шәп батырлык? –
Бөтен дөнья
Шаккатарлык!
Батырлыкка
Сәләт кирәк.
Сәләтем бар –
Сәбәп кирәк!
Эзләп йөрим
Шул сәбәпне,
Иң бәхетле
Шул сәгатьне.
Тик сәбәпне
Табып булмый,
Тапмыйча да
Калып булмый.
Әрәм ята батырлыгым –
Уйланам шул хакта гына.
Үч иткәндәй, җае чыкмый
Иң-иң батыр чакта гына.
Батырлыклар эшләү җиңел,
Батыр булсаң җайлы гына.
Батырлыклар эшләр идем -
Чыкмый әле җае гына.
ШУНДЫЙ МИНЕМ ТУГАН ЯГЫМ!
Ак чәчәкләр чыңлап тора,
Җырлап тора әйләнәдә.
Ак каеннар сылу-сылу
Яшь кызларга әйләнә дә,
Җыйнаулашып, тезелешеп
Төшеп китә Сөн буена.
Яп-ялангач калып кына
Су керергә төн буена.
Ә малайлар шундый монда:
Хикмәт кенә уйлап йөри,
Япь-яшь кенә яшеннәрне
Камчы итеп уйнап йөри.
Шул камчыны шаяртып бер
Шартлатсалар болгый-болгый,
Баш очында утлар уйный,
Күкләр күкри ургый-ургый...
Тайлар монда бер урында
Чыдый алмый биеп тора.
Ә басулар шундый биек –
Офыкка ук тиеп тора...
Менә шундый инде минем
Туган җирем, туган ягым.
Мин төзәлә алмам ахры –
Мактанылды менә тагын.
КАЙТЫЙК ЛА ҮЗЕБЕЗГӘ!
Диңгез матур,
Сүз дә юк.
Мондый диңгез
Бездә юк.
Ләкин теге ягына,
Ләкин теге ярына
Йөзеп тә чыгып булмый,
Төбенә чумып булмый.
Тотып булмый балык та.
Юк биредә таллык та.
Тозлы икән суы да –
Чистартмыйлар шуны да.
Эчкә үк кереп булмый,
Иркенләп йөреп булмый.
«Кермә!» -диеп торалар,
Керсәң, кире боралар.
Кайтыйк ла
Үзебезгә –
Кечкенә
Сөнебезгә!
Сандугачлар сайрар чак
Көтеп алган идем җәйнең
Сандугачлы айларын,
Ишетеп кенә булмады
Сандугачлар сайравын…
Сандугачлар моңын тыңлар
Идек тә без гел генә,
Сандугачлар сайрар чаклар
Бары бер мизгел генә.
Сандугачлар күп сайрамый,
Сайрый ләкин өздереп.
Туктаусыз сайраса, күптән
Бетәр иде биздереп…
Быел алар минсез генә
Сайрый торгандыр инде.
Мин булмагач, аларның да
Күңле тулгандыр инде…
Аларның үз вакытлары…
Мине көтмәсләр инде.
Үз җырларын җырламыйча
Җәйдән китмәсләр инде…
Күрмәсәм дә быел җәйнең
Сандугач сайрар чагын,
Сайрарга тора, сайрарга…
Сандугач тулы җаным.
13.06.2019
Исәнме, Киек Каз Юлы!
Исәнме, Киек Каз Юлы!
Таптым бит сине янә —
Авыл өстендә тын гына
Янасың икән әнә!
Мин инде сине, гафу ит,
Күптән оныткан идем.
Мин инде бүтән юлларга
Барып юлыккан идем.
Шулкадәр якын икән син,
Шулкадәр ачык икән.
Яңа аңладым — мин сиңа
Һаман да гашыйк икән.
Исәнме, Киек Каз Юлы!
Балачак истәлегем.
Әй синең биеклекләрең,
Әй синең өстәлегең!
Барыбер дә минем сиңа
Буйларым җитә иде.
Уйларым, сиңа карасам,
Дерт итеп китә иде.
Исәнме, Киек Каз Юлы! —
Йолдыз Юлы, Ай Юлы…
Син бит — Бөек Галәм Юлы,
Син — Бөек Ходай Юлы!
Мин карыйм сиңа сокланып,
Карыйм куркып, шикләнеп.
Әмма кала алмас җаным
Шушы җирдә чикләнеп.
Исәнме, Киек Каз Юлы!
Син мине көтәсеңме? —
Киек Каз Юлыннан беркөн
Төнге күккә күтәрелеп
Бер генә кара икән:
Якты юлдан йолдыз-йолдыз
Юлчылар бара микән?..
Әнкәемне сагынганда
И әнкәем, син әле дә
Кайтканымны көтәр идең.
Кайтып керсәм, чал башымнан
Сыйпап-сыйпап китәр идең…
идең… идең…
Миңа гына җырлый торган
Бишек җырын җырлар идең.
Безнең балачакны уйлап,
Җырлый-җырлый елар идең…
идең… идең…
Сине тыңлап, мин үзем дә
Тып-тын гына сыктар идем.
Синең җырың тынгач кына
Сытавымнан туктар идем…
идем… идем…
Төнлә авыр суласам да,
Тизрәк килеп җитәр идең.
Шуып төшкән юрганымны
Өскә ябып китәр идең…
идең… идең…
Киткәндә, элекке кебек,
Озатырга чыгар идең.
Озатканда син ничек тә
Еламыйча чыдар идең…
идең… идең…
29.02.2020
И йөрәгем…
И йөрәгем… Эчеп карыйм
Салкын чишмә суларын…
Берничек тә баса алмыйм
Йөрәкнең ярсуларын!
И йөрәгем… Белмисез лә
Моңланып йөргәнемне…
Мин дә белмим нишләтергә
Моң тулы йөрәгемне.
И йөрәгем… Санап йөрим
Йөрәкнең кагышларын.
Кая куярга да белмим
Йөрәгем сагышларын…
И йөрәгем… Баса алмыйм
Йөрәкнең сызлауларын.
Аңламыйм ул сызлауларның
Ник һаман узмауларын.
И йөрәгем… Юатмагыз
Сез мине, йә елармын…
Берничек тә баса алмыйм,
Берничек тә баса алмыйм
Йөрәкнең януларын…
02.02.2020
Эчке дөньям
И эчкерсез эчке дөньям!
Серледән серле бит ул.
Көн саен үзгәреп тора,
Төрледән төрле бит ул…
Иксез-чиксез эчке дөньям!
Кемгәдер чикле дә ул,
Кемгәдер ачык дөньям ул,
Кемгәдер бикле дә ул…
Әллә күпме канун анда,
Әллә күпме кагыйдә.
Ул кануннар, кагыйдәләр
Катлаулы да, гади дә.
Әйе, минем эчке дөньям —
Гадилек дөньясы ул.
Шәфкатьлелек дөньясы ул,
Гаделлек дөньясы ул.
Әйе, минем эчке дөньям —
Яхшылык дөньясы ул.
Матурлыклар дөньясы ул,
Яктылык дөньясы ул.
Беләм эчке дөньямның мин
Бәясен, дәрәҗәсен.
Кайчакта сезгә дә ачам
Дөньямның тәрәзәсен…
29.01.2020
Теләү белән мени ул
Кешеләрнең мәхәббәтле
Булуларын телим мин,
Кешеләрнең мәрхәмәтле
Булуларын телим мин,
Кешеләрнең якты йөзле
Булуларын телим мин,
Кешеләрнең татлы сүзле
Булуларын телим мин,
Кешеләрнең кечелекле
Булуларын тели мин,
Кешеләрнең кешелекле
Булуларын тели мин…
Әмма ләкин минем генә
Теләү белән мени ул…
Кеше үз-үзенә бәя
Бирә беләмени ул…
Шушыларны уйлый-уйлый
Йөрәк әле мең янар.
Ах, мин теләгәнчә генә
Булса икән дөньялар…
06.11.2019
Шагыйрь җаны
Бураннары да бурады,
Давылы да дулады!..
Дулады шул, шагыйрь җаны
Җил-давылсыз буламы?
Яшеннәре дә яшьнәде,
Күкләре дә күкрәде!
Барсын да сыйдырды, барсына
Түзде шагыйрь күкрәге!
Дөнья булгач, булып тора
Агы да, карасы да…
Тарихтан калган яралар –
Ул шагыйрь ярасы да.
Кагылды да, сугылды да
Минем газиз милләтем…
Шагыйрь җаны гына аңлый
Милләтнең чын кыйммәтен.
Кемдер анда милләтемне
Телсез итмәкче тагын.
Туган телнең ачы яше
Сызлата шагыйрь җанын.
Беркем дә белми шагыйрьнең
Ниләр уйлап йөргәнен.
Учына кысып ята ул
Бәргәләнгән йөрәген.
20.07.2019
Татарча көрәш
Көрәшкән татар, көрәшкән
Ук белән, сөңге белән!
Хәзерге татар көрәше —
Билбау да сөлге белән…
Татар ул көрәш ярата!
Бер-берсе белән көрәш…
Һәр татар җиңәргә тиеш!
Татар — татарга көндәш…
Авыр чакта бер-берсенә
Татар ул терәк түгел.
Үз татарыбыз бар чакта
Дошман да кирәк түгел…
Көрәшә ул үзе белән! –
Татарның дошманы юк.
Шуңа микән милләт өчен
Татарның пошканы юк…
Татарны татар яратмый,
Ярата ул ятларны.
Ятларны яраткан татар
Татарлыгын яклармы?
Көрәшсә дә көрәшә ул
Дан өчен йә мал өчен.
Аның бөтен тырышканы –
Патша өчен, хан өчен…
Бер-берсе белән көрәшү
Татарга кулаерак!
Татарча көрәш…
Татарның
Эшләре шулаерак…
08.03.2019
Очып калырга кирәк…
Кеше заты – талантлы.
Безнең күңел, безнең хисләр,
Безнең уйлар канатлы.
Кемдә – сандугач канаты,
Ә кемдә – бөркетнеке…
Без җирнеке генә түгел,
Без шулай ук күкнеке!
Башны югары тотыйк та
Без күкләргә тартылыйк!
Биеклекләргә омтылыйк
Һәм кош булып талпыныйк!
Гомереңдә бер булса да
Очып калырга кирәк!
Чиксезлекне бер булса да
Кочып калырга кирәк!
Хәят кануны үзгәрми:
Хәзер дә шул, элек тә.
Безнең җаннар барыбер бер
Очачак мәңгелеккә…
02.09.2019
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев